Алтай татары Артём Зиннәтуллин: Татар булуыңнан оялудан туктарга вакыт

a25c9bb87853c9cb3f159c7f«Без — татарлар, без акыллы, матур һәм сәләтле халык», — диде «Дулкын» татар Мәдәният үзәге вәкиле. 

Алтайның «Дулкын» татар Мәдәният үзәге җитәкчесе урынбасары Артём Зиннәтуллин милләттәшләребез татар булуларыннан оялмасыннар иде дигән фикердә.

«Бер яктан, татарлар үз милләтеннән ояла. Икенче яктан, барлык милләттәшләребез дә җаны-тәне белән татар булулары белән горурлана. Шуңа күрә горурлана торган татарлар күбрәк булсын иде, татар булудан оялудан туктарга вакыт. Без — татарлар, без акыллы, матур һәм сәләтле халык. Бу югары планкадан төшәргә ярамый», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның сүзләренчә, 2010 елдагы җанисәп нәтиҗәләре буенча, Алтайда җиде меңләп татар яши. «Кызганыч, без кими барабыз. Шулай да, бездә татар мәдәни мохит булмаганга күрә татарлар белән актив хезмәттәшлек итәбез, аларны тупларга тырышабыз. Чит ил татарлары белән күмәкләшеп җыелу, аралашу да безнең төбәктәге татарларга үз тарихын, телен өйрәнергә, татар телен танытырга этәргеч бирә», — ди ул.

«Мәсәлән, быел без татар телен параллель рәвештә башка телләр белән өйрәнү программасын башлыйбыз. Безнең төбәктә авторлык методикасы бар. Әйтик, кытай яки гарәп теле белән бергә татар телен дә өйрәнеп була. Шул рәвешле, җирле халыкны туган телебезне, мәдәниятебезне өйрәнүгә җәлеп итәрбез дип уйлыйм», — диде Артём Зиннәтуллин.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 720

Комментирование запрещено