Алина Кабаева «Оскар» алган

news_34970Нәфис гимнастика буенча 2004 елгы Олимпия чемпионы Алина Кабаева Халыкара спорт киносы һәм телевидение федерациясе — Sport Movies & TV 2021 39 нчы фестиваленең бүләгенә лаек булды, дип хәбәр ителә оештыручылар сайтында.

Бүләк спорт киносы һәм телевидение дөньясында «Оскар»ның аналогы булып тора. Бүләкләрне тапшыру тантанасы сишәмбе көнне Миланда узган. Кабаева иң абруйлы премияләрнең берсен — «Венок почета» — спортны популярлаштыруда, мәдәни һәм этик кыйммәтләрне алга җибәрүдә сизелерлек роль уйнаганы өчен алган.  

Sport Movies & TV 2021 Халыкара спорт киносы һәм телевидениесе федерациясе тарафыннан оештырыла, аңа 125 ил карый. Оешма президенты Франко Аскани, Халыкара олимпия комитетының мәдәният һәм олимпия мирасы буенча комиссиясе әгъзасы. Фестивальнең бөтен тарихында бүләккә ия булучылар планетаның күп кенә күренекле спортчылары, шул исәптән ике тапкыр олимпия чемпионы Елена Исинбаева, Олимпия чемпионы Сергей Бубка, футбол буенча өч тапкыр дөнья чемпионы Пеле, бокс буенча элеккеге абсолют дөнья чемпионы Майк Тайсон булган.  

Кабаева күп тапкыр Европа һәм дөнья чемпионы, ике тапкыр абсолют дөнья чемпионы һәм 2004 елда Афинада узган Олимпиадада җиңүче. Ул 2007 елда спорт карьерасын тәмамлаган. 

matbugat.ru

Просмотров: 752

Комментирование запрещено