Бүген Ләбиб Леронга 60 яшь — чын исемен беләсезме?

news_34972«Безнең мирас» журналы баш мөхәррире, шагыйрь, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ләбиб Леронның бүген туган көне. 11.11 санында туган әдип бүген 60 яшьлек юбилеен бәйрәм итә. Рәхәтләнеп иҗат итәр чагы!

Ләбиб Леронның чын исеме — Леронов Лемон Леронович. Тормыш иптәше Фидания белән ике баланы үстергәннәр, оныклары да бар.

Ләбиб абый 1961 елның 11 ноябрендә Татарстан Республикасының Мөслим районы Түреш авылында дөньяга килә. Балачагы Актаныш районының Олы Имән авылында уза.  

Университетта укыган елларында ук «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасы редакциясендә эшли башлый. 1986-1988 елларда Татарстан Язучылар берлегендә СССР Әдәби фондының Татарстан бүлеге директоры вазыйфасын башкара. Берара янә «Яшь ленинчы» газетасы редакциясендә әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире, Татарстан телевидениесенең балалар өчен тапшырулар редакциясендә мөхәррир булып эшләп ала. 1989 елдан бирле ул — балалар өчен яңа чыга башлаган «Салават күпере» журналында әдәбият-сәнгать бүлеге мөхәррире хезмәтендә.  

Ләбиб Лерон — Татарстан Язучылар берлегенең Шәйхи Маннур исемендәге (1994), Абдулла Алиш (2000) һәм Фатих Хөсни (2006) исемендәге әдәби премияләр лауреаты. Татар әдәбиятын һәм сәнгатен үстерү юлында күрсәткән иҗади хезмәтләре өчен 2002 елда аңа Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелде.  

2007 елда шагыйрь Республикабызның Муса Җәлил исемендәге премиясенә лаек булды. Ул — 1990 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.   

matbugat.ru

Просмотров: 872

Один комментарий

  1. Айсылу Леронны белэм биктэ эшчэн кыз сезненкызыгыз дип уйлыйм Юбилей унаеннан котлыйбыз Сезне ин изгетелэклэр белэн Ак калфак Самара Разия Аюпова