«Каз өмәсе» бәйгесе җиңүчесе: Каз өмәсен оныкларыбыз күреп үссен дип уздырабыз

KSF09356Беренче Бөтенроссия «Каз өмәсе» фестиваль-бәйгесе җиңүчеләре билгеле. Гали авылыннан Гөлшат Хәйруллина — өченче урында!

Беренче Бөтенроссия «Каз өмәсе» фестиваленең гран-при иясе Хәмдия Гыйзамова каз өмәләрен оныклары, балалары белән бергә үткәрүе турында сөйләде.

«Шәһәр җирендә торуга карамастан, без озак еллар казлар асрыйбыз. Алты оныгым бар, алтысы да кыз. Алар да күреп, белеп үссен өчен каз өмәләре уздырам. Инкубаторда чебиләр чыгара башладык. Быел 50 баш каз үстердек, биш ай карадык. Барысы да исән-имин, берсе дә биш-алты килограммнан ким түгел», — диде Минзәләдән Хәмдия Гыйзамова.

Аның сүзләренчә, «Каз өмәсе» йолаларны саклауда роль уйный. «Кечкенә чагымда әниләр һәрвакыт каз ала иде, мендәрләребез дә каз мамыгыннан иде. Әниләрдән калган гореф-гадәтләрне без дәвам итәбез. Кызларым да казны чистарта белә. Гаиләбездә кеше күп, өмәләргә кеше чакырмыйбыз. Оныкларым, кызларым ярдәм итә», — диде гран-при иясе.

Җыр номинациясендә өченче урын алган Гөлфәрия Латыйпова каз турында җырларның аз булуын әйтте. «Шагыйрьләр, композиторлар казлар турында яңа җырлар иҗат итсен иде. Мин номинациядә „Каз канаты“ дигән җырны башкардым», — ди ул.

Җиңүчеләр исемле

Гран-при иясе — Хәмдия Гыйзамова (Минзәлә районы)

I. Каз өмәләренә багышланган видеоматериаллар, шигырь һәм җырлар, бию һәм сәхнәләштерелгән композицияләр номинациясе:

I урын — Булат Ибраһимов (Казан шәһәре);
I урын — Люиза Нәбиуллина (ТР, Тәтеш районы);
II урын — Гөлнур Газизҗанова (ТР, Саба районы);
II урын — Альбина Фәсхиева (ТР, Балтач районы);
III урын — Гөлфәрия Латыйпова (Ульян өлкәсе, Сенгилей районы);
III урын– Сәлимә Габделхакова (ТР, Балтач районы);
III урын — Фәимә Гатина (ТР, Аксубай районы);
II. Каз-үрдәктән пешерелгән татар халык ашлары:

I урын — Бәшировлар гаилә фермасы (ТР, Мөслим районы);
II урын — Лидия Имашева (Оренбург өлкәсе, Саракташ районы);
II урын — Флүрә Нуретдинова (БР, Туймазы районы);
III урын — Гөлшат Хәйруллина (Самара өлкәсе, Гали авылы);
III урын — Мөслим политехник техникумы (ТР, Мөслим районы);
III. Каз-үрдәк мамыгыннан ястык-мендәрләр тутыру һәм матур итеп чигелеш белән тәэмин итү:

I урын — Фатыйма Абдрахманова (Оренбург өлкәсе, Саракташ районы);
II урын — Сәһирә Абдуллина (ТР, Мөслим районы);
IV. Каз-үрдәк каурый һәм канатларыннан эшләнелгән халык кәсепләре эшләнмәләре:

II урын — Вәсилә Мотыйгуллина (ТР, Арча районы)
V. Каз һәм үрдәк продукцияләрен яңа дизайн форматта халыкка тәкъдим итү ысуллары:

I урын — Кама сәнгать һәм дизайн институты (укытучы: Абызова Ю.А.) (ТР, Яр Чаллы шәһәре);
II урын — Кама сәнгать һәм дизайн институты (укытучы: Букина Л.Р.) (ТР, Яр Чаллы шәһәре);
VI. Яңа технологияләр нигезендә эшкәртелгән каз-үрдәк продукциясе конкурсы:

I урын — Ирек Хәмәдишин (ТР, Мөслим районы);
II урын — Исмегөл Зәйнуллина (ТР, Саба районы);
III урын — Минзәлә Гайнуллина (Оренбург өлкәсе, Переволот районы);
VII. Күпләп каз-үрдәк асраучы гаилә һәм фермерларның туй казларын, тере ата һәм ана казларны милли киемгә киендерү бәйгесе: (Бу номинациядә I, II урыннар бирелмәгән)

III урын — Хант-Манси — Югра автономияле округы Советский шәһәре татарлар автономиясенең «Сердәшләр» төркеме

Кызыксындыру бүләге:

Төбән өлкәсе Ялутор районы Аслана Татар мәдәният үзәгенең фольклор-этногрфик «Тамаша» коллективы;
Фәиз Нигъмәтҗанов (ТР, Саба районы).

tatar-inform.tatar

Просмотров: 937

Один комментарий

  1. Ул омэдэ Ак калфак оешммасыда Самарадан катнашканы бар эфэрин Кызлар Сезгэ бик куп сэлямнарыбызны жибэрэбез Унышлар