Рәмис Сафин, Ульяновск өлкәсенең төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе:
– Хәзер мин сөйлисе хәлләр кызык та, кызганыч та тоелыр. Безнең гаиләне ике мәртәбә санадылар. Башта эштә, соңыннан өйгә килеп. Үземне, тормыш иптәшем һәм ике балабызны икесендә дә «татар» дип яздырттым. Әле балаларыбызны Казанда өченче мәртәбә санаганнар. Шулай итеп, дүрт татардан ун татар ясадылар. Бу инде системаның җайга салынмавын күрсәтә. Читать полностью