Илдар Ягъфәровның «Исәнмесез?» фильмы Татарстан прокатына чыга

29_n2029451_bigФильм Казанның «Мир» кинотеатрында һәм республиканың 27 районындагы кинотеатрларда барачак. 

Илдар Ягъфәровның «Исәнмесез?» фильмы 18 ноябрьдән Татарстан прокатына чыга.

Фильм Казанның «Мир» кинотеатрында һәм республиканың 27 районындагы кинотеатрларда барачак, дип хәбәр итә «Татаркино». Беренче атнада ул көн саен барса, алга таба даимилеге тамашачы ихтыяҗына бәйле.

«Исәнмесез?» фильмы Мансур Гыйләҗев сценарие буенча эшләнгән. Режиссер аны Татарстанның Зәй районында төшергән.

Авторлар бу фильм белән без исәнме әле, бер-беребезгә ярдәм итәргә әзерме дигән җитди темаларны күтәрә. Илдар Ягъфәров бу фильмны бөтен күңелен салып төшергәнен әйтә.

Быел Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә фильм Татарстан Президентының «Кино сәнгатендә гуманизм өчен» призын һәм тамашачы мәхәббәте призын алды.  

tatar-inform.tatar

Просмотров: 593

Комментирование запрещено