Равил Гайнетдин: «Мир-Гарәп» мәдрәсәсе — ислам дөньясындагы гыйлем таҗының асылташы

f2cd8862f4a08ba2ff6e2b95Мөфти шәех Равил Гайнетдин мәдрәсәне 500 еллык юбилее белән тәбрикләде. 

Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе шәех Равил Гайнетдин Бохарадагы «Мир-Гарәп» мәдрәсәсен Ислам дөньясындагы гыйлем таҗының асылташы дип атады.

Равил Гайнетдин үзенең шул мәдрәсәдә укыган елларын искә алды.

«Анда ел саен Советлар Союзыннан ун шәкертне генә җибәрәләр иде. Безне Урта Азия һәм Казахстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Йосыфхон хәзрәт Шакиров котлады, мөфти шәех Зияуддинхан Ибн Эшон Бабахан безгә Изге Коръәнне тапшырды. Ул Советлар Союзында, атеизмы елларында басылган беренче төп нөсхә иде», — ди ул.

Ул бүгенге көндә дә остазларын ихтирам белән искә алуын әйтте.

«Анда укыганда без мең еллык традицияләрнең рухын һәркөнне тоя идек. Аны Мөхәммәтҗан хәзрәт Хөсәен, Шиһабетдин хәзрәт Мәрҗани үзенә туплаган», — диде ул мәдрәсәнең 500 еллыгына багышланган онлайн конференциядә.

Мөфти сүзләренчә, Бөек Ватан сугышыннан соң 30 ел дәвамында тулы җиде еллык уку курсын Россиядән тугыз кеше генә узган. «Бары тик тугыз кеше! Алар Шиһабетдин хәзрәт Мәрҗани һәм аның кебек башка бөек шәехләрнең дәвамчысы булып кала», — ди ул.

Бохарада урнашкан «Мир-Гарәп» мәдрәсәсендә ислам дөньясындагы мәшһүр галимнәр белем алган. 1845—1849 елларда анда Шиһабетдин Мәрҗани укыган. Хәзерге вакытта мөфти вазифасында булган һәм ислам дөньясында билгеле булган дин әһелләре дә анда белем алган. Алар арасында Равил Гайнетдин, Россиянең Югары мөфтие Тәлгать Таҗетдин, Әзәрбайҗан, Казахстан мөфтиләре, Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 737

Комментирование запрещено