Рөстәм Ямалиев: Дөньяны татар халкыннан башка күз алдына китереп булмый

068«Татарлар — тырыш, эшчән халык», — диде Мәскәү татарлары штабы җитәкчесе. 

Мәскәү татарлары штабы җитәкчесе Рөстәм Ямалиев татар халкын дөнья буйлап сибелгән бриллиант белән чагыштырды һәм дөньяны татарлардан башка күз алдына китереп булмавын әйтте.

«Татарны бары тик түбәтәй, чәкчәк һәм Сабантуй сүзләре аша гына күрергә гадәтләнгәннәр. Чынлыкта, татар халкы галимнәре, генераллары һ.б. күренекле шәхесләре белән данлыклы. Татарлар — тырыш, эшчән халык. Йөз елдан халкыбыз, туган телебез белән ни булыр? Әйдәгез, барыбыз да җанисәптә татар булып язылыйк. Дөньяны татарлардан башка күз алдына китерү мөмкин түгел», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Рөстәм Ямалиев җанисәптә татар булып язылырга теләмәгән милләттәшләребезгә халкыбызның тарихы, мәдәнияте турында йөз кат, кирәк булса, йөз дә бер тапкыр сөйләргә әзер булуын әйтте. «Киләчәгебез турында уйлагыз», — диде ул.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 642

Один комментарий