Гали авылының үткен һәм тапкыр яшьләре

LV2WG6hJND8Бөтендөнья татар кон­грессының мәгълүмат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи шалтыратып: “Кәүсәр апа, сезне ТНВ каналының “Башваткыч” ташыруында катнашырга чакырабыз”, – дигәч, бераз икеләнеп тордым. Кемне дәшәргә, кем безнең авылда иң тапкыр һәм үткен кеше? Уйлый торгач, югары уку йортларында укып кайткан татар теле һәм әдәбияты укытучысы Искәндәр Латыйпов һәм рус теле укытучысы Гүзәл Гозәерова, авы­лы­бызның йөзек кашы булган Нәсимә ханым Кәлимуллина сынатмаслар, дип уйладым һәм ялгышмадым да.

Искәндәр Әбүбәкер улы әле 2014 елда ук мәктәптә өстәмә белем бирү буенча “Тирә-як тарихын өйрәнү” түгәрәген җитәкләгән иде. Балалар белән эзләнү эшләре алып бардылар, төрле чараларда катнашып, дип­ломнар белән бү­ләкләнделәр, мәктәптә театр түгәрәге оештырып җибәрде,  2018 елдан мәктәбебездә татар теле һәм әдәбиятын укыта.

Гомумән, Искәндәр бик актив кеше:  “Ел укытучысы” һәм Бөтенроссия күләмендә Казанда оештырылган мастер-класста катнашты, Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы, “Халкым минем” конкурсында икенче дәрәҗә дип­лом белән бүләкләнде.

Гүзәл Гомәр кызы да мәктәптә укыган елларында ук шигырьләр язуы, төрле чараларда катнашуы белән аерылып тора иде.

Нәсимә ханым Кәли­мул­линаның да тавышы моңлы, та­тар телендә матур итеп сөй­ләшә, шигырьләр яза…

Без, шушы командабыз белән җыелып, авылыбыз, хал­кыбыз һәм күренекле шә­хесләребез, төбәгебез хакында нәрсә сөйләргә – барысын да барладык һәм юлга чыктык. Әйтергә кирәк, “Башваткыч”та катнашучыларым ышанычымны акладылар, бөтен сорауларга да төгәл җавап бирделәр, әзерләп килгән шигырьләре дә темасына туры килде. Ә Нәсимә Кәлимуллина Пәйгамбәребезгә (с.г.с.) багышланган мөнәҗәтен укып, йөрәкләребезгә рәхәтлек бирде. Шунысы шәп – экрандагы кроссворд биремнәре безнең авылга бәйле иде. Һәр җаваптан соң тапшыруның алып баручысы Рафил Җә­ләлиев, сораша-сораша, Га­ли авылы көнкүрешен күзал­ларлык мәгълүмат җыя алды. Мәктәп-мәдрәсә, мәдәни тор­мыш, милләт, Сабантуйлар һәм ат чабышлары, авылыбызның асыл затлары булган эшкуарлар эшчәнлеге һәм хәйриячелеге чагылыш тапты тапшыруда. Без алып килгән күчтәнәчләр дә шуны ук күрсәтеп тора — хәләл иттән ясалган казылык-колбасалар, күпереп пешкән бавырсаклар, Саимә апа Морзаханованың китаплары да авылыбызның кайнап торган тормышын тасвирларга мөмкинлек бирде.

Конкурста катнашу мөм­кинлекләре булдырган эшкуарларыбыз Мөдәррис Латыйповка, Гөлсем Баһаутдинова гаиләсенә, Гөлчәчәк Исхаковага һәм рухи ярдәм биреп торган барлык авылдашларыбызга рәхмәт әйтәсебез килә.

Динебез югары дәрәҗәгә җитсен, матур телебез, гореф-гадәтләребез саклансын, дигән теләк белән яшәргә һәм барыбызга да аларның үсеше өстендә эшләргә, көч куярга насыйп булсын.

Гали авылының “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Кәүсәр ШӘЙХЕТДИНОВА.

«Бердәмлек».

 

 

Просмотров: 602

Комментирование запрещено