Индус Таһиров: Мин шикләнмим: татарның саны һич кимемәячәк, бәлки артыр да

9dd119d7db7fdca87e173f1d[1]«Татар — мәңгелек халык, ул беркайчан бетмәячәк», — диде тарих фәннәре докторы. 

Тарих фәннәре докторы Индус Таһиров Бөтенроссия халык санын алу нәтиҗәләре буенча, татарның саны артачагына ышанычын белдерде.

«Татарларның саны берничек тә кимемәячәк, бәлки, артыр да, чөнки кайбер урыннарда милли оешмалар үз статистикасын булдырды. Мәсәлән, ике халык санын алу арасында Самара татарлары 30 меңгә арткан. Мин шикләнмим: татарның саны һич кимемәячәк, бәлки артыр да. Татар — мәңгелек халык, ул беркайчан бетмәячәк», — диде Индус Таһиров «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Син татар, синдә татар теле, татар моңы, татар гореф-гадәтләре, шуңа күрә син, һичшиксез, татар булып язылырга тиешсең. Монда бернинди шик-шөбһә булырга тиеш түгел», — дип өндәде тарих фәннәре докторы.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 701

Один комментарий

  1. Дорес эйтэсез Сезне хормэтлибез Исэнлек СЕЗГЭ