Төрек авторының «Казан татарлары бәетләре» китабы чыккан

b65a50589c0bbbac25d5a276Төрек авторы Омәр Аксойның «Казан татарлары бәетләре» китабы дөнья күргән.

Аның тышлыгына татар орнаментларын сайлауда Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Алсу Шәмсутова ярдәм иткән. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

«Хезмәттәшләрем Төркия, Казахстан, Үзбәкстан университетларында эшлиләр, без һәрвакыт үзара элемтәдә, хәбәрләшеп торабыз. Бервакыт миңа китап авторы Омәр Аксой язды һәм китапның тышлыгын ясауда ярдәм сорады. Шушы китап аннары чит илләргә дә китәр дигән максатларны күздә тотып, татар мәдәнияте асылы булган рәсемнәрне караштыра башладым», — дип сөйләде Алсу Шәмсутова.

Ул 2019 елда Кол Шәрифтә Татар шамаилләре галереясында Мөдәррис Минһаҗевның татар орнаментлары күргәзмәсе оештырылганын искәртте. «Казан татарлары бәетләре» китабына Мөдәррис Минһаҗевның татар орнаментлары рәсемнәренең бирсен бирергә уйладым, һәм китапның тышлыгына шул рәсемне куйганнар», — диде.

«Бу китап Татарстанның бер өлеше буларак Төркиядә яшәячәк һәм республиканы танытачак. Әлеге китап укучыларны да, галимнәрне дә Казанга килергә җәлеп итәчәк», — дип белдерде Алсу Шәмсутова. 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 665

Комментирование запрещено