Миңнеханов: «Россия тәмнәре» конкурсы милли продуктларга кызыксыну артуына ярдәм итә

c5ba5e361447e1d7776faef50e1efa56[1]«Безне сайлыйлар» номинациясендә Казан чәк-чәге җиңү яулады. 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә аша «Россия тәмнәре»төбәк азык-төлек брендлары милли конкурсы финалистларын һәм җиңүчеләрен игълан итү тантанасында катнашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгына конкурсны оештырган һәм Татарстан конкурсантларының берсен югары бәяләгән өчен рәхмәт белдерде. Исегезгә төшерәбез, «Безне сайлыйлар» номинациясендә Казан чәк-чәге җиңде.

«Әлеге мәйданчык төрле милли продуктларга һәм аларның тарихына карата кызыксыну артуга ярдәм итә. Чәк-чәк — татар милли ризыгы. Аның тарихы инде 1000 елдан артык, — диде ТР Президенты. — Әмма Татарстанда башка милли ашлар да күп, һәм без барыгызны да аларны бәяләү өчен безнең республикага чакырабыз».

Дмитрий Патрушев чәк-чәк продукциясенең экспорт потенциалын югары бәяләде.

Бәйге икенче тапкыр үткәрелде. 2021 елда илнең 84 төбәгеннән 720 бренд тәкъдим ителгән. Онлайн-тавыш бирүдә 1,16 миллионнан артык кеше катнаша. Татарстан 17 гариза биргән иде.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 644

Комментирование запрещено