Мансур Гыйләҗев: Татар киносына йөрү гадәтен барлыкка китерергә кирәк

???????????????????????????????????????????????????????????????Драматург фикеренчә, ул театрга йөрү кебек булырга тиеш. 

Драматург, «Исәнмесез?» фильмының сценарий авторы Мансур Гыйләҗев татар киносына йөрү гадәтен барлыкка китерергә өнди.

«Бездә театрга йөрү гадәте бар. Казанга килгән кунакларны без сауна, ресторанга түгел, ә театрга алып барабыз. Бездә кинога йөрү гадәте барлыкка китерергә кирәк. Гаилә, дуслар, туганнар белән кинога бару, милли татар фильмнарын карау гадәте барлыкка килсә, ул зур алга китеш булыр иде. Ул гадәт ныклап урнашсын өчен без бик тырышырга тиеш», — ди ул.

«Татаркино» оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова биш ел дәвамында ул юнәлештә үзгәрешләр булуын әйтте. «Биш ел элек булганны һәм хәзергесен чагыштырсак, ул — җир белән күк арасы. Кешеләр кинога тартыла башлады», — ди ул.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 689

Комментирование запрещено