«Миңа Татарстан берлегендә бик комфортно»: язучылар Мәскәү астына керергә теләми

IMG_4014Татарстан Язучылар берлеге идарәсе Россия язучылар берлеге белән арадашлык турында фикер алышты 

Моннан бер ай элек Казанда Россия язучылар берлеге вәкилләре булып киткән иде. Татарстан язучылары бүген, киң итеп әйткәндә, башка төбәкләрдәге иҗат берлекләре белән хезмәттәшлек турында фикер алышты, ә җыйнак кына итеп әйтсәк, Россия язучылар берлеге тәкъдиме турында фикерләрен республика җитәкчелегенә җиткерделәр.

Россия язучылар берлегенең Татарстан язучылар берлеге белән кызыксынуы артында нәрсә ята? Татарстан язучылар берлеге бу берләшүләрдән отам-оттырамы — бүген язучылар шул мәсьәләне уртага салып сөйләште.

Татарстан язучылар берлеге идарәсе әгъзалары белән очрашырга ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Президенты карамагындагы татар телен саклау комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов килгән иде. Утырышта ТР Дәүләт Советы депутаты, Мәгариф, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, ТР Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, министрлыкның иҗат берлекләре белән хезмәттәшлек итү бүлеге мөдире Айрат Фәйзрахманов, Берлек аппараты һәм идарә әгъзалары катнашты.

Утырышны ТР Язучылар берлеге рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла алып барды. Ул Казанга Россия язучылар берлеге вәкилләре килгәндә, авыру сәбәпле, алар белән очраша алмаган иде. Кунаклар Казанда иҗат кичәсе үткәрделәр, түгәрәк өстәл утырышы узды, иң мөһиме — алар мәдәният министры Ирада Әюпова белән очрашты.

ТР Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин: «Очрашуда хезмәттәшлек турында фикер алыштык. Кунаклар Казан визитыннан бик канәгать иде — соңыннан безгә Иванов исеменнән рәхмәт хаты килде. Очрашу вакытында Казанда Россия язучылар берлеге бүлекчәсен булдыру теләге дә яңгырады».

2016-2021 елларда Татарстан язучылар берлегенең рус язучылары секциясен җитәкләгән язучы Алексей Остудин Россия язучылар берлегенә керүнең зур бәхет булачагын аңлатырга тырышты. Сүз уңаеннан, ул вакыттагы идарә рәисе Данил Салихов та үзе рәислек иткән чорда беркем белән киңәшми-нитми Мәскәүгә барып Россия язучылар берлеге рәисе Иванов белән очрашып кайткан иде.

Алексей Остудин: «Мин 2013 елда Путинның иҗади интеллигенция белән очрашуында булган идем. Ул аерым гына кайсыдыр берлек белән эшләргә теләмәде: „Берләшегез. Бер берлек булса, булышырмын“, диде. Чөнки берсенә булышса, икенчесе үпкәли. Хәзер алар юридик яктан язучылар һәм наширләр ассоциациясен төзеделәр, литфонд урынына Кайгыртучылар советы төзелде. Бу финанс ярдәме — финанс мендәре. Язучыларның акчасы барлыкка киләчәк. Хакимияттән теләнеп йөрисе булмый — акча булачак! Кайсы берлеккә керсәк тә ярый, аермасы юк — чөнки алар бер ассоциациягә берләшкән. Аларның региональ берлекләрне үзләренә аласы килүнең дә бер начарлыгы да юк. Аларга күбрәк булу гына кирәк. Берлеккә керү — ассоциациягә эләгүнең җиңел юлы. Аның кайсысына керүдән аерма юк. Бергә булу начармыни? Бу безгә мөстәкыйльлек бирә. Безне үз оешмаларына керергә чакырган „Союз писателей России“ үз мәнфәгатьләрен кайгыртмый, аларга масса гына кирәк».

Рус телле язучы, Татарстан язучылар берлеге аппараты хезмәткәре Галина Зәйнуллина Россия язучылар берлегенең икенчесен — Союз российских писателей дигәнен өстен күрүче язучылар булуын искәртте.

Галина Зәйнуллина: «Безнең күп язучылар болай да Россия язучылар берлегендә бит. Миңа Эдуард Учаров әйтүенчә, бу ике оешма үзара конкурентлар. Союз российских писателей үз әгъзаларын бик кайгырта. Безнең Язучылар берлеге Союз Писателей Россиига керсә, бер өлеш әгъзаларыбыз Татарстан язучылар берлегеннән китәчәк. Кушылып без көчле язучыларыбызны югалтырга мөмкинбез».

Әхәт Мушинский: «Россия язучылар берлегенә керсәк, без андагы туксан берлекнең туксан беренчесе булачакбыз. Ә кергән кеше анда болай да керә ала. Хезмәттәшлек итсәк, ассоциация белән генә эш итик».

Марат Әхмәтов рус язучыларына: «Татарстан язучылар берлеге эчендә сезгә никадәр комфорт?»

Алексей Остудин: »Бер дә комфорт түгел».

Марат Әхмәтов: »Россия берлегенә керергә теләүчеләр җыелса, андыйларны анда алалармы?»

Алексей Остудин: «Алар бөтенесен ала. Без Россия язучылары ассоциациясенә керергә телибез икән, аңа Россия берлеге аша керү җиңелрәк».

Марат Әхмәтов: «Иң мөһиме — тере аралашу булсын. Россия язучылар берлеге эчендә булу файдалы булса — финанс ресурслары булса, таяныч, статус, авторитет булса, бер хәл. Ә инде бу хәлдә бераз шик уята шул».

Алексей Остудин: «Финанс ярдәме вәгъдә ителгән. Дәүләт нәшрияты һәм дәүләт китап кибетләре турында сүз бара».

Ркаил Зәйдулла: «Кем вәгъдә итте?»

Алексей Остудин: «Путин».

Ркаил Зәйдулла: »Кайчан?»

Алексей Остудин: «2013 елда».

Марат Әхмәтовтан сораулар:

1.   Ассоциация де-факто бармы?

2.   Россиянең төп ике берлеге үзара ничек аралаша?

3.   Бу ике берлек нинди финансларга көн күрә?

4.   Россия берлегенең региональ берлекләр белән эше ничек корылган?

Белешмә: Язучылар һәм наширләр ассоциациясе 2020 елның декабрендә гамәлгә куелган. Рәисе — Сергей Шаргунов. Ассоциациянең инициаторлары биш эре берләшмә: Союз писателей России, Союз российских писателей, Мәскәү язучылар берлеге, Санкт-Петербург язучылар берлеге һәм Россия китап берлеге. Ассоциациянең штабы итеп Ростовлар йорты тәгаенләнгән һәм оешма Поварская урамы, 52 нче йорты адресы белән теркәлгән. Ассоциациянең иҗат советына күренекле рус язучылары, әдәби журналлар бөш мөхәррирләре, нәшрият җитәкчеләре кергән. Исемлектә татар чыгышлы язучы Гүзәл Яхина да бар.

Дамир Натфуллин: «Россия язучылар берлегендә 8 мең әгъза һәм регионнарда 90 сегменты бар. Безнең 85 регион бар икән — 90 яхшыдыр, ә инде меңнән артык шәһәр бар дип алсак, 90 бик күп түгел».

Ркаил Зәйдулла: «Без ассоциациясе әгъзасы булырга каршы түгелбез. Ләкин гамәлгә куючы буларак. Гамәлгә куючыларның вето хокукы бар. Шаргунов әйтүе буенча, Союз писателей России безнең тигез хокуклы булып керүебезгә каршы булачак. Алар безнең бүлекчә булуыбызны тели.

Без Башкортстан, Чувашия, Якутия берлекләренең ничек яшәвен беләбез, федераль үзәктән ниндидер ярдәм юк. Мәскәү нәшриятлары белән элемтәләр булдырырга дә ярдәм бар димәс идем. Без Алена Кәримова ярдәмендә ул элемтәләрне үзебез булдыра башладык. Мин ниндидер файдасын күрмим».

Сүзне халык язучылар алды.

Равил Фәйзуллин: Мин 1965 елдан бирле СССР Язучылар берлеге әгъзасы. «Татарстан Язучылар берлеге» китабыннан бер цитата гына китерәсем килә.

«1991 елның октябрендә «РСФСР Язучылар берлеге белән Татарстан язучылар берлеге арасында хезмәттәшлек килешүе төзелде. Килешүнең беренче җөмләсендә «РСФСР Язучылар берлеге белән Татарстан язучылар берлеге тигез хокуклылык шартларында һәръяклап хезмәттәшлек итәргә килеште диелә. (Соңгы вакытта бәгъзе иптәшләрнең Татарстан оешмасын янә Россия язучылар оешмасына буйсынулы итәргә омтылышлары булды. Күрәсең, амбицияле кайбер кемсәләргә Татарстан язучысы саналу аз, Россия язучысы дию күбрәк эффектлы, дәрәҗәле булып тоела торгандыр. Бигрәк тә аның идарә үзәге тирәсенә дә эләксәң!

Ах бу фонетик, дөресрәге, сәяси яңгыраш!

Алайга китсә, безнең өлкән буыннаң таныклыкларында «СССР язучылар берлеге әгъзасы» диелгән. Масштаблырак түгелме соң? Нинди генә документ кисәге йөртсәң дә син асылда, барыбер аерым бер халык баласы, аерым бер халыкның иҗатчысы — язучысы, җырчысы, рәссамы… Яхшы, булдыра алсаң, даһи әсәрләр генә иҗат ит — исемең зураер, ерак киңлекләргә таралыр…

Минемчә, ашыгырга кирәкми, буйсынулы булырга беркайчан да соң түгел. иң әүвәл Россия язучылары үзара аңлашып, оешып бетсен, кануни хокукларын урнаштырсын. Әлегә аларда хаос: Россия язучылары үзләре әллә ничә төркемгә бүленеп, таралып беткән… Икенчедән, иске үзәккә кайтуның безнең өчен әлегә бернинди файдасы күренми. Чөнки Мәскәүдәге нәшриятлар һәм басма органнар Язучылар союзына карамый, элеккечә Үзәктә китап чыгару мөмкинлеге юк дәрәҗәсендә. Иҗат эше сәнәгать тармагы түгел, безнең эш иреклеккә, демократик тигезлеккә корылган. Гомумән, чын дуслык, хезмәттәшлек тигезләр арасында гына була ала.

Безнең Татарстан язучылар берлеге 1934 елда I Бөтенсоюз оештыру съездында дүртенче булып сүз алды — доклад белән Кави Нәҗми чыгыш ясады. Башта — рус әдәбияты, аннары украин әдәбияты… дүртенче без булганбыз. Ул съездда Татарстан делегатларыннан дүрт кеше чыгыш ясаган. Союз бетәр алдыннан булган соңгы съездда безнең делегациягә хәтта сүз дә бирмәделәр. Туфан Миңнуллин биш-алты сүз әйтергә өлгерде. СССР чорында безгә автономияле өлкә әдәбияты итеп карамадылар, безгә тулы хокуклы татар әдәбияты вәкилләре итеп карадылар.

Ассоциация турында уйларга ярый, ләкин бүлек булып керү кирәкми. Шуны да онытмыйк — безнең статус юк, язучы дигән профессия юк. Без — оешма, балыкчылар оешмасы, марка җыючылар оешмасы… Безнең хокуклар юк. Россия иҗат кешеләре белән санлаша икән, статусы булырга тиеш. Безнең иҗатыбыз эш стажы булып саналмый».

Разил Вәлиев: «Равил абый тәфсилләп сөйләде. Бу язучылар берлегенә генә кагыла торган проблема түгел, илкүләм проблема. Бу — үзәкләштерүнең бер почмагы. Шушы процесс башланган икән, безне дә кертмәкче булалар. Әмма ләкин без дәүләти оешма түгел, без иҗтимагый оешма. Безне басым белән, әмер белән каядыр кертү катлаулырак булыр. Ә инде министрларны да үзәктән билгеләп куя башлыйлар икән, ул басым безгә дә булачак. Безнең уставта бу мәсьәләне бары тик съезд гына хәл итә дип язылган. Без бары тик фикер генә алыша алабыз, карар кабул итә алмыйбыз. Бердәнбер юл — хезмәттәшлек турында килешүне яңартырга була. Бүтән юл юк».

Марсель Галиев: «Элек язучыларның иҗат йортлары бар иде — Комаровода, Ялта, Коктебель, Гагра, Пицунда, Переделкино… Мин аларның һәрберсендә булган кеше. Коктебельдә Максимилиан Волошин 5 га җире, җимеш бакчалары белән мәңгелеккә язучыларга мирас калдырып киткән. Шуны кемнәрдер таркатып бетергән. Рус язучылары оешмалары нишләп шуларны кире кайтару хакында сүз кузгатмый?»

Нәбирә Гыйматдинова: «Мин бик каты эмоцияләргә бирелеп утырам. Рус язучысы „Некомфортно“, ди. Минемчә аларга бик уңайлы, Союз аларга бик игътибарлы, хәтта алар арасында Тукай премиясе дә алучылар да бар. Әлбәттә, инде рус язучысының ике күзе дә Мәскәүгә төбәлгән. Аларга анда комфортно, үз телендә аңлаша. Ә мин — татар язучысы Нәбирә Гыйматдинованың Мәскәүгә бөтенләй кирәгем юк. Миңа биредә бик комфортны һәм мин үземнең Татарстан язучылар берлеге әгъзасы дигән исемем белән бик горурланам. Шундыйрак тәкъдимем — үзләре аңлашып, төзисен төзеп бетерсеннәр, шуннан бу мәсьәләгә әйләнеп кайтырбыз. Анда ди тиң булып кына керә алабыз».

Халык язучыларыа идарәнең башка әгъзалары җөпләде

Рифат Җамал: «Без ни өчен җыелдык? Безнең берләшү-берләшмәүне съезд гына хәл итә ала. Билгеле, без съезд җыю турында карар кабул итә алабыз, ләкин бүгенге көндә алда бу сорау тормый. Бу без бүгенге вазгыятьтә ничек яшәргә тиеш дигән уйлану гына. Бөтен өлкәләрдә дә вертикаль төзергә тырышу бара. Җитәкчелек язучының фикерен белергә тели дип аңлыйм. Әлегә шул гына. Господин Остудин Путин сүзләрне бик дөрес китерде, башта үзара аңлашып бетсеннәр, анда бердәм союз булса, бездән сорап та тормаячаклар. Мөгаен әле Россиядә язучы һава торышын ясый алмаса да, боза ала дигән караш юктыр. Анда әле конкуренция көрәше бара.

Россия язучылар берлеге, безне үз карамагына алып, көчәергә тели. Биредәге ике рус телле язучы — Алексей Остудин белән Галина Зәйнуллина икесе ике берлек яклы — без рус телле язучылар арасында да уртак фикер булмавын күрдек. Шуңа бу уеннарда катнашуның кирәге юк. Фатих Сибгатуллин да кайсыдыр Россия берлеге әгъзасы бугай, кайсыныкы икәнен белмим. Кайсыдыр бер берлекнең әгъзасы булган бер кеше дача участогы, ел саен ял йорты вәгъдә иттеләр дип сөйләгән иде. Берсен дә күргәне юк.

Ә хезмәттәшлектән баш тартмабыз. Җитәкчелекнең безнең фикеребез белән кызыксынуы мине сөендерә».

Хәбир Ибраһим: «Татарстанда ТАИС дигән оешма бар. Авторларны яклаучы бердәнбер милли оешма. Башка милли республикаларның берсендә дә ул юк, барысы да РАОның филиалына әйләнде. Безне дә бетерергә тырыштылар, ләкин без бирешмәдек. Туфан Миңнуллиннар аны саклап калды. Язучылар берлеге дә шушы хәлгә калмасын дип әйтәсем килә. Остудинга шуны әйтәм — сезгә дискомфорт булса, монда утырмас идегез».

Ркаил Зәйдулладан афоризм булырлык нәтиҗә: «Язучыга һәрвакыт дискомфорт булырга тиеш — язмышы шул».

Нәтиҗә ясап Марат Әхмәтовтан язучыларга өндәмә: «Иҗтимагый активлык сорыйм. Комиссия телгә ихтыяҗның рухи вакуумын тутырырга тырыша. Без язучыларның актив ярдәм көтәбез. Халык белән очрашыгыз, мәктәпләргә, балалар бакчаларына йөрегез! Әлегә бу активлык тоелмый. Ковидка сылтап калдырырга гына ярамый. Районнарга барасыгыз килмәсә, Казанда очрашыгыз! Шәһәрләрдә очрашулар кирәк. 330 кешенең бөтенесе дә аякта да түгелдер, ләкин бит йөри алган 100 язучы бардыр.

Тел ул Миңнеханов белән Мөхәммәтшинга һәи миңа гына кирәк дип уйламагыз! Ул сезгә кирәк! Үпкәләмәгез! Телне саклау өчен сөйләшү кирәк. Үзегезне алар белән чагыштырмагыз. Сез үзегезне мәктәптәге татар теле укытучысы белән чагыштырыгыз!»

intertat.tatar

Просмотров: 935

Один комментарий

  1. Комфортно-ун,айлы, нигэ сон, безнен, татар телендэ дереслэп татарча язсан, ан,ларга авыр. Болай да куп сузлэребез урысча, яки ино. Куп миллэтлэрнен, бер сузе дэ ан,лашылмый.