Япон егете Юто Хишияма татар телен өйрәнү тәҗрибәсе белән уртаклашачак

img_3611Укытучылар семинарда татар телен укытуда инде эшләп килгән алдынгы дәреслек-технологияләр белән таныша алачак. 

Бүген сәгать 15.00дә Казанның «Унбер» лицеенда «Татар телен укытуда заманча һәм нәтиҗәле ысуллар» дип исемләнгән семинар узачак. Семинарда онлайн форматта япон егете Юто Хишияма үзенең татар телен өйрәнү һәм Токиода аны укыту тәҗрибәсе белән уртаклашачак.

Семинарда «Бала-сити» мәктәбенең халыкара уку программасы җитәкчесе Шеймус Колл укытучыларны Кембридж халыкара укыту системасы нигезләре белән таныштырачак (аның чыгышы инглиз теленнән синхрон татарчага тәрҗемә ителәчәк). «Унбер» лицееның инглиз теле укытучысы, чит илләрдә укыту тәҗрибәсе булган Айрат Хәбибуллин заманча балалар белән эш алымнары турында сөйләячәк, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат үзәге.

Чара оештыручылары укытучыларны татар телен укытуда инде эшләп килгән алдынгы дәреслек-технологияләр белән таныштыру максатын куйган, чарада «Сәлам» дәреслеге соавторы Эльвира Маркова һәм Мещярекова системасы тьюторы Фәния Гаязова чыгыш ясаячак.

Семинарга Казан шәһәре мәктәпләренең татар теле мөгаллимнәре һәм татар телен заманча укыту белән кызыксынучылар чакырыла.

Семинарның кураторы — «Унбер» лицееның татар теле мөгаллиме, «Сәлам» дәреслеге авторларының берсе Рашат Якупов.

Казан мэриясе һәм Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе семинарлар циклын Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан үткәрә. Беренче семинар 28 октябрь көнне «Унбер» лицеенда узды, анда 280гә якын мөгаллим катнашты. Семинарда күтәрелгән темалар киң җәмәгатьчелек, мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре тарафыннан хупланды, матбугатта резонанслы булды.  

tatar-inform.tatar

Просмотров: 801

Комментирование запрещено