Әдилә Сәфәрова: «Татар телен шәһәрдә саклап калучылар беләсезме кемнәр?»

news_35034 (1)Журналист, «Манзара» тапшыруын алып баручы Әдилә Сәфәрова үзенең инстаграмында тел, милләткә кагылышлы уй-фикерләре белән уртаклаша. Болай дип яза ул:

«Бүген балалар поликлиникасында: —  Иди, садись, сейчас наша очередь. …Да нет, не переживай, это не больно будет, как комарик укусил. Даже не заметишь, я с тобой, улым…»

Менә шул җөмлә ахырындагы бер татар сүзе аша гына мин бу ананың татар икәнен аңладым. 

  Улымка, кызымка… Аника, атика, абика, даватика…  

Шәһәр җирендә татар теле менә шундый дәрәҗәдә. Замана ата-аналары татар телен кирәк санамый, кызганыч. Репетитор яллап, инглиз телен өйрәтәләр. Аннары балалары чит илгә чыгып китә. Анда француз, алман, инглиз кешеләре белән гаилә коралар. Бер заман бу яшь гаилә авылга кунакка кайта. Кияү, килен татарча белми. Тәрҗемәче аша сөйләшкән кебек уллары, кызлары аша әби-бабай әңгәмә кормакчы була кунак белән. Оныкларының исемнәре дә тел әйләнмәслек… Нинди анда җанлылык, якынлык, ихласлык…  

Җәмәгать, бу әкият түгел, мин үз күләрем белән күргән нәрсәләр. Безнең буында тел юкка чыгып бара. Минем яшьтәшләрем телне кирәксенми. Балаларына олы мирас буларак аны тапшырмый.  

Татар телен шәһәрдә саклап калучылар беләсезме кемнәр? Артистлар, театр актерлары, телевидение, радио хезмәткәрләре, журналист, язучылар, дәүләт эшлеклеләре, укытучлар, өлкән буын кешеләре һәм мөселманнар. Шөкер, безнең сыйныфта ата-аналар йөз процент татар һәм без ватсапта да үзара татарча аралашабыз. Балаларга да татар телен һәм русчаны бертөрле өйрәтәбез. Безнең сыйныфта балалар камил итеп ике телдә җөмлә төзи ала. Өстәп, инглиз телен өйрәнә. Гарәп, төрек, кытай телләре буенча да түгәрәкләр эшли.  

Мин татар мохитендә үстем. Әни миңа гел рус телендәге китапларны укыта иде. Чөнки үз вакытында аңа аны укытучы булмаган. Шәһәргә килгәч, русча начар белгәнгә, кыенга туры килгән. Ә безгә, киресенчә, балаларыбызга татарча китаплар алырга кирәк. Чөнки шәһәр балалары болай да рус мохитендә үсә.  

Әйтергә теләгән фикерем шул иде: безнең буында ана телебез югалып калмасын”, — дип яза Әдилә Сәфәрова. 

matbugat.ru

Просмотров: 838

Комментирование запрещено