Гали уңганнары Бөтенроссия каз өмәсендә

Каз өмәсе Мөслимдә

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында.

Бөтендөнья татар кон­грессы беренче тапкыр онлайн рәвештә Бөтенроссия “Каз өмәсе” фестивален оештырды.

Фестиваль Мөслимдә үтәргә тиеш иде. Кызганычка, пандемия сәбәпле, әлеге масштаблы чара бер елга кичектерелде. Ә онлайн бәйгедә татарлар яши торган барлык төбәкләрдән дә, шул исәптән, Похвистнево районыннан да катнашырга теләүчеләр табылды.

Конкурсантлар бәйгегә каз-үрдәк үстерү, каз өмәләренә багышланган видеоматериаллар, шигырь һәм җырлар, бию һәм сәхнәләштерелгән ком­позицияләр тәкъдим иттеләр. Каз-үрдәк каурый-канат­ла­рыннан халык кәсепләре эш­ләнмәләре, каз һәм үрдәкне халыкка яңача тәкъдим итү ысуллары күрсәтелде. Шулай ук каз каклау, каз итеннән тәмле итеп бәлеш пешерү, каз продукциясен инновацион эшкәртү алымнары серләре белән уртаклашучылар булды.

- Билгеле, авылда каз өмә­ләре кар төшкәч кенә үткәрелә.  Чөнки каз шул вакытка маен җыя, өлгереп җитә, чиста да була. Өмәне шул вакыт җиткәч кенә оештырырбыз дигән киңәшкә килдек. Ә нигезләмә белән танышкач, конкурсның кайбер номинацияләрендә катнашырга булдык, — дип сөйли Гали авылының “Ак калфак” җәмгыяте рәисе Кәүсәр Шәй­хетдинова. — Мәсәлән, тегүчебез Флюра апа Низамова ата һәм ана казны киендерде, Гөлшат Хәйруллина үрдәк башлары һәм тәпиләреннән кыйка (холодец) ясады, Саимә апа Морзаханова шигырь язды, Гөлчәчәк Исхакова яңа технология буенча үрдәк чистартты. Барысын да видеога төшереп бардык һәм фестивальне оештыручыларга җи­бәрдек. Җиңүчеләр, бүләкләнү өчен, конгресска чакырылдылар.

Очрашу бик ямьле үтте. Татарстан Республикасы премьер-министры урынба­са­ры, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев, Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмалары җитәкчесе, региональ “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Рәис кызы Идрисова, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Фәнис улы Шакиров һәм Бөтендөнья татар конгрессының Татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Яскәр улы Уразаев татар халкының каз асрау традицияләре сакланып килүенең мөһимлеге, каз продукциясен бренд итәргә кирәклеге хакында сөйләделәр. Алдагы елларда фестивальне киңәйтеп үткәрергә, ни­гезләмәсен шушы көннәрдә үк төзеп, халыкка җиткерергә дигән теләк белдерделәр.

Очрашуның иң күңелле өлеше — бүләкләү иде, әлбәттә. Конкурска 200дән артык эш килгән. Җюри әгъзаларына видеоязмаларны карап чыгып, нәтиҗә ясарга, сайлап алырга да читен булган. Үрдәк башлары һәм тәпиләреннән кыйка (холодец) ясаган Гөлшатыбыз өченче урынга лаек булган. Җиңүчеләргә  яңа гына бастырылып чыккан “Татар халык ашлары” һәм “Татар халкы тарихы” исемле китаплар, Кукмарада эшләнгән савыт-саба, ә Гран-при ияләренә самавырлар тапшырылды.

Әйе, халкыбызның гореф-гадәтләре бик күркәм. Гомер-гомергә татар хатын-кызлары аш-суга оста булган­нар, ризыкны әрәм итмә­гәннәр, эшкәрткәндә төрле ысуллар кулланганнар. Видеолар аша без каз өмәсенең матур мизгелләрен күреп сок­ландык.  Сау-сәламәт булып, тату яшәргә, телебезне, татарлыгыбызны саклап калырга насыйп булсын. Очрашырбыз, күләмле каз өмәләре дә, фестивальләр һәм Сабан туйлары да уздырырбыз, исән генә булыйк, — дип тәмамлады сүзен Кәүсәр Шәйхетдинова.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1120

Один комментарий

  1. Мэчэлэй авылында да каз омэсе уздырган идек Ак калфак Разия