Төрек галиме онлайн-җыенда XIX–XX гасырда татар зыялыларының көрәше турында сөйләде

WhatsApp+Image+2021-11-20+at+16.03.32Исмәгыйль Түркоглу татарларның вакытлы матбугаты тарихын анализлаганда «Вакыт» газетасын чорның иң яхшы басмасы дип атады.

Төркиянең Мимар Синан университеты галиме Исмәгыйль Түркоглу Анкара университеты оештырган онлайн җыенда «XIX гасыр ахыры — XX гасыр башы татар зыялыларының көрәше» дигән темага чыгыш ясады.

Төрек профессоры Казанның 1911 елга кадәр тюркологиянең үзәге булуы, җәдитчелек агымының барлыкка килү сәбәпләре һәм этаплары, патша хөкүмәтенең татарларга карашы, милләтнең аң-белемен күтәрүдә актив эшчәнлек күрсәткән шәхесләр турында сөйләде.

Исмәгыйль Түркоглу татар зыялыларының үткән гасырлардагы милли көрәш темасын «Беренчеләр», «Төркиягә китеп урнашучылар», «Ватаннарында калып көрәшүчеләр» дигән өч башисем белән анализлады. Татар мәгърифәтчеләренең башка төрки халыкларга тәэсирен ачыклады.

«Татарлар Төркестан туфракларындагы кардәш халыкларның милли үсешенә, мәгарифенә зур өлеш керткән милләт буларак тарихта аерым урын били. Төркестанда татарлар зур абруй казанган. Бу хәлдән патша хөкүмәте канәгать калмый, алга таба татар муллаларының Төркестанда мәгърифәт таратуларына каршы көрәш башлата. Ләкин ул якларда рус теле, мәдәниятенең танылуында да татарлар әйдәп баручы булалар«, — дип сөйләде.

Төрек тарих галиме татар вакытлы матбугаты тарихын анализлаганда «Вакыт» газетасына аерым игътибар юнәлтте, аны чорның иң яхшы басмасы дип атады. Бу газетаның иганәчеләре Рәмиевләрнең һәм баш мөхәррире Фатих Кәриминең татар җәмгыятендә тоткан рольләрен ачыклады, Кәриминең әлеге газетада басылган «Истанбул мәктүбләре» н Балкан сугышын иң яхшы яктыртучы әсәр итеп бәяләде.

Исмәгыйль Түркоглу басмачылар хәрәкәтен дә, гомерләрен Төркиядә үткәргән һәм Төркия дәүләте үсешенә зур өлеш керткән шәхесләрне дә искә алды, Габдерәшит Ибраһим, Ризаэтдин Фәхретдин хезмәтләренә аеруча тукталды, чит илләрдә җирләнгән һәм каберләре билгеле булмаган татар зыялылары Курсави, Акъегетзадә, Бигиевләрнең эшчәнлекләрен телгә китерде.

«XIX гасыр ахыры — XX гасыр башы татар зыялыларының көрәше» темасы Анкара университеты тел, тарих, география факультеты «Бердәмлек өчен очрашулар» җәмгыяте тарафыннан зум платформасында онлайн яктыртылды. Әлеге җәмгыять Анкара университеты тел, тарих, география факультетын тәмамлаган һәм төрки дөнья мәсьәләләре белән кызыксынучы зыялылар тарафыннан 2003 елда корылган. Аның алтмышынчы җыены татар зыялыларының көрәшенә багышланды.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 776

Комментирование запрещено