Йортыбыз чәчәкләргә күмелеп утырсын

АкировыСамараның Волгарь бистәсендә төзелгән этнографик ком­плекс 12 сентябрьдә, Халыклар дуслыгы көнендә, ачылды

Билгеле булганча, ике дистә милли өйләр һәр милләт үзенчәлеген күрсәтеп, үзенә күрә милләт музее булып хезмәт итәләр. Әле ике ай элек кенә ачылган комплекстагы өйләрнең эчке ягы бизәлгән, хәзер инде иң уңганнары йорт-каралтыларны җиренә җиткерүгә, бакча эшләренә керешкәннәр.

Башкортлар беренчеләрдән булып җимеш һәм декоратив агач-куаклар утырта башлаганнар. 23 сентябрьдә үк Рәшит һәм Светлана Акировлар ун еллык чыршы һәм берничә алмагач китереп утыртканнар. Бу башлангыч башкаларга да үрнәк булды.

- Акировларга ияреп, без дә йортыбызны яшелләндерү эшенә үз өлешебезне кертергә булдык, — ди Камилә Сизякова. — Дусларым, оныкларым белән бергә килеп, кура җиләге, карлыган, слива куаклары, күпъеллык чәчәкләр утырттык. Кунаклар килгәндә чәй эчәргә ярап куярлар. Уртак йортыбыз чәчәкләргә күмелеп утырсын, дидек.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 665

Комментирование запрещено