«Бердәмлек» — минем сердәшем

fITgq78sCG8- Исәнмесез, кызларым! Мин «Бердәмлек»кә беренче саныннан язылып, алып киләм, — дип башлады сүзен редакция ишеген ачып кергән бер мөлаем йөзле апа. — Яшем олы инде, миңа 83 яшь, шуңа күрә, үзем йөри алганда, яраткан газетамны чыгаручылар белән тагын бер очрашасым килде.

Тумышым белән мин Татарстанның Сарман районы, Юлтимер авылыннан. Куйбышевка 1956 елда күчеп килгән идем. 1990 елда «Бердәмлек» газетасы чыга башлагач, минем туган телемә сусаган күңелемә дәва тапкандай булдым. Ул, Самарада яшәүче татарларны үз тирәсенә җыеп, берләштерүче учак сыман. Без, бер төркем газета укучылары, яшь чакта «Бердәмлек» оештырган чараларда актив катнаша идек. Газетаның беренче редакторы Рәфгать Әһлиуллин безне танып белә, яныбызга килеп сөйләшеп тора иде.

Бүгенге көндә дә газетаны бик яратып укыйм, һәр санын түземсезлек белән көтеп алам, кабат-кабат укып чыгам. Ул үзенең актуальлеген әле дә югалтмый, елдан-ел тулылана, яхшы якка үзгәрә бара. Мин Саимә Морзаханованың язмаларын аеруча яратып укыйм. Алар авыл тормышы турында, халыкчан, гади итеп язылган.

Балаларым инде күптән үз тормышлары белән яшиләр, ә мин ялгыз. Шуңа күрә «Бер­дәмлек» — минем сердәшем дә, йөрәк дустым да. 30 елдан артык ул халкым, туган телем, Татарстаным белән тоташтыручы күпер булып тора. Минем яраткан газетама нигез салучыларга, аның беренче җитәкчесе Рәфгать Әһлиуллинга, хәзерге мөхәррире Эльмира Варфоломеевага, барлык редакция хезмәткәрләренә чын кү­ңелемнән иң зур рәх­мәт­ләремне җиткерәсем килә. Шундый изге эш башкарган өчен Алланың рәхмәте яусын сезгә! Барыгызга да исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, иҗади уңышлар телим, — дип тәмамлады сүзен Гамбәрия апа Фәхретдинова.

Безне хөрмәт итеп кунакка килүегез, бүләкләрегез, матур теләкләрегез өчен зур рәхмәт сезгә, Гамбәрия апа! Шундый рәхмәтле газета укучыларыбыз барлыгын белү безгә алга таба тагын да тырышыбрак эшләргә көч-куәт өсти.

«Бердәмлек» газетасы хезмәткәрләре.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 971

Один комментарий

  1. Бар шул безнен Бердэмлек газетабыз белэн серлэшеп торучы укучыларыбыз