Игелеклелек орлыклары җимеш бирер

Нурания Абзалова11Минем балачагым 1960 — 1970 елларга туры килде. Салам башлы өйләр, юллар юк, су кермәгән, телевизор турында күбебез ишетеп кенә белә. Авылның иң зур байлыгы — балалар иде. Һәр гаиләдә диярлек өчәр — бишәр бала ул елларда гадәти күренеш иде. Әти-әниләр дә, мәктәп тә безне балачактан ярдәмчел, эш сөючән итеп тәрбияләделәр. Шуңа күрә мәктәпләрдә оештырылган тимурчылар командасына без бик теләп языла идек.

Авылда картлар да күп иде. Без аларга чишмәдән су китерәбез, кышын кар чистартабыз, утын кисәбез… Әби-бабайлар безне шатланып каршы алалар, эш бетүгә кайнар чәй салып бирәләр, коймак белән сыйлыйлар. Шәйхулла бабай, Гөлмиҗан әби, Әсма әбиләр әле дә исемдә. Урыннары оҗмах түрендә булсын!

Чишмәләр чистартуда да, макулатура җыюда да без алдынгылар булдык. Җәен көтүдән кайткан терлекләрне каршы алышырга дисеңме, сыер савырга дисеңме — без һәрвакыт әзер. Бу безне бер-беребезгә ярдәм итешеп яшәргә, бәладә ташламаска, кеше кайгысын уртаклашырга өйрәтте. Күңелләргә бала чакта чәчелгән игелек орлыгын гомер буе кадерләп үстерәбез.

Ә хәзерге дөньяда барысы да башкача шул. Кешеләр бер-берсе белән бик аз аралаша: балаларны мәктәпкә машина белән генә йөртәләр, асфальт юллар салынган, һәр йортка су, газ кергән, ә ялгыз картларга социаль хезмәткәрләр булыша. Барысы да шәп! Әмма балаларыбыз кем булып үсәр? Бу сорау миңа тынгы бирми. Хәзерге мәктәпләргә «балаларны эшләтергә ярамый» дигән фәрман бирелгән. Алай булгач,  яшьләрне кешелекле, ярдәм­чел, эш сөючән итеп ничек тәр­бияләргә соң?

Мин җитәкләгән «Әлифба» музее тирәсенә чәчәкләр утыртырга авылыбыз мәктәбендә инглиз телен укытучы Елена Шәһидулла кызы Сәйдәшева ел саен килә. Быел ул үзе белән бер төркем укучы кызлар да алып килгән иде. Кызларның тырышып эшләгәннәрен күреп, бәлки тимурчылар хәрәкәте эшчәнлеген яңартырга кирәктер дип уйлап куйдым. Мәктәп балалары башкарырлык эшләр бик күп бит, ә дуслары, сыйныфташлары белән бергәләп башкарган игелекле гамәлләрне алар үсеп җиткәч тә искә алачаклар, минемчә. Үз балаларына да өйрәтәчәкләр, сагынып сөйләргә матур хатирәләр булыр, киләчәк яшьләре дә үз балаларын яхшылыкка үз үрнәкләрендә өйрәтә алырлар. Игелеклелек орлыклары чәчәк атарга, җимеш бирергә тиеш.

Нурания АБЗАЛОВА,

Рус Байтуганы авылы, Камышлы районы.

(«Социальная газета»)

«Бердәмлек».

Просмотров: 880

Комментирование запрещено