Ни чәчсәң, шуны урырсың

Гульчира МунироваРим императоры Диоклетиан, тәхетен ташлап, яшелчә бакчасын үстерә башлаганнан соң, хакимияткә кайтырга теләмәгән, дигән риваять бар. «Бөтен дөнья белән идарә итүгә караганда, бакча үстерү миңа күбрәк бәхет китерә», — дип җавап биргән ул яңадан тәхеткә менеп утырырга кыстап килгән вәкилләренә һәм кәбестәләренә су сибүен дәвам иткән.

Миңа бакчачылар белән күп аралашырга туры килә. Алар барысы да тыныч күңелле һәм игелекле кешеләр. Начар кешенең түтәлендә хәтта чүп үләне дә үсмәячәк. Үсемлекләр барысын да сизәләр бит.

Татар Байтуганы авылында яшәүче Гөлчирә Мөнированың бакчасында яшелчә, җиләк-җимеш, чәчәкләр — барысы да гөрләп үсә, тик уңышны җыеп алырга гына өлгер. Андый алтын куллы кешеләр турында «җиргә таяк тыкса да үсеп китә», диләр. Әмма орлык үсеп, яшелчә, җиләк-җимешкә әверелсен өчен, күпме көч куярга кирәклеген бакчачылар үзләре генә беләләр.

Гөлчирә гомер буе зур хуҗалык турында хыялланган. Ләкин элек моңа вакыты җитмәгән. Кая инде алты бала анасына тагын бакча да үстерү! Шулай да һәр буш минутын ул нәрсә дә булса үстерүгә багышлаган. Ә балалары үсеп җиткәч, ә үзе лаеклы ялга чыккач, ул бөтен вакытын яраткан бакчасына багышлый. Ире әле бер төрле теплица ясый, әле икенчесен — ә Гөлчирәгә һаман урын аз. Ел әйләнәсе уңыш бирә торган теплица булсын иде, дип хыяллана хуҗабикә.

Шулай бер көнне Гөлчирә «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты кысаларында эшләп килүче «Агростартап» программасы буенча грант алу мөмкинлеге булуын белеп ала һәм бәхетен сынап карарга була.

- Беренче гаризам уңышсыз булды, — дип сөйли фермер. — Анда таләпләр бик катгый иде, комиссиядә 25 кеше уты­ра, өстәвенә, алдан берничә сайлап алу этабын узарга кирәк. Ләкин беренче тапкыр булдыра алмасаң, икенчесендә өйрәнерсең дип юкка гына әйтми бит халык. Барлык хаталарымны төзәтеп, икенче елны грантка кабат гариза бирдем һәм узган елның язында өч миллион сум акча алдым.

Шулай итеп, Мөнировлар участогында Европада эш­ләнгән яңа, заманча теплица пәйда була. Җылытылган 700 квадрат метр мәйданда вентиляция, климатны контрольдә тоту һәм тамчылап сугару системалары ярдәмендә поми­дор, кыяр һәм яшел тәмләт­кечләр өлгерә. Фермерлар химикатлардан башка гына, экологик яктан чиста продукция җитештерәләр.

- Химияне болай да бар нәрсәгә дә кушалар, — ди хуҗа ханым. — Химикатлар кулланмаганда яшелчәләр ике-өч атнага соңрак өлгерә, аның каравы, безнең продукциябезнең сыйфаты югары. Табыш артыннан кумыйбыз, сыйфат мөһимрәк.

Һәм бу дөрестән дә шулай. Һәркемнең үз хуҗалыгы, күбесенең бәләкәй генә теп­лицалары да бар, әмма Мө­нировларга яшелчәләр алырга бөтен Камышлы районы халкы килә. Гөлчирә үстергән кыяр — ул инде танылган брендка әйләнгән. Даими клиентлары да бар. Яшелчәләрнең популярлыгына без үзебез күреп ышандык. Интервью алу өчен чиратка басарга туры килде — сатып алучылар бер-бер артлы килеп кенә тордылар.

- Минем дустым диабет белән авырый, ул көн саен миннән кыяр алырга килә, — дип елмая Гөлчирә. — Шикәрне төшерә, ди. Башкалар да ишеткәннәр, күрәсең, чөнки кыяр алырга Усманнан ала киләләр. Ә күптән түгел генә без эксперимент өчен озын Кытай кыярлары утырттык, алар да бик тәмле. Күрше авылдан бер ир-ат алар артыннан даими килә, оныкларына бик ошый икән. Ышанасызмы, оныклары йокыдан уянган вакытка өстәлдә яраткан кыярлары булсын дип, иртәнге алтыда ук килеп җитә, — дип елмая Гөлчирә.

Теплицада үсемлекләрнең күбесе үз-үзләрен серкәли, ләкин серкәләндерү өчен махсус төклетуралары да бар. Яшел үләннәр арасында бал кортлары тавышы бер моң булып ишетелә. Фермерлар үзләре дә бал кортлары кебек бертуктаусыз эшлиләр. Тормыш иптәше Мәҗит Таһирович Гөлчирәнең уң кулы, аңардан башка берни дә барып чыкмас иде. Аның ярдәме белән фермер ханымның хыялы чынга ашкан. Алар пар алмалар кебек, бик тату яшиләр.

Грант шартлары буенча теплицада өч хезмәткәр эшкә урнаштырылырга тиеш. Гөлчирәгә авылдашлары Надя, Катя һәм Марина ярдәм итә. «Минем кызларым», дип атый аларны әңгәмәдәшебез.

Кояшны түбәтәй белән кап­лап булмый

Гөлчирә Мөнированың даны туган авылыннан еракка таралган. Аның турында газеталарда да язалар, телесюжетлар да төшерделәр инде. Тик ул бик тыйнак һәм үзе турында сөйләргә яратмый торган кеше. Ул егерме ел буе социаль хезмәткәр булып эшләгән. Берьюлы җиде-сигез кеше карарга туры килгән аңа. Күбесе түшәк өстендә ятучы авырулар, ялгыз әбиләр һәм бабайлар, аларны кечкенә балалар караган кебек карарга туры килә. Ел әйләнәсе, теләсә нинди һава торышы булуына карамастан, коедан су, сарайдан утын да ташый ул.

Хәзер инде ике уллары Татарстанда, ике кызлары — Усман авылында, бер улы — күршедә, ә иң кечесе Ильяс әти-әниләре белән яши. Ярдәм итәргә кирәк икән, өлкән балалар шунда ук килеп җитәләр.

Кешенең яхшылыгы үзен­нән алда йөгерә, диләр. Гөлчирәнең киң күңелле, олы йөрәкле кеше икәнен авыл халкы ишетеп кенә белми. Авыр хәлдә калган авылдашларына ул беренчеләрдән булып ярдәм кулы суза. 2007 елда, тумыштан инвалид булган Фәрит Шәфигуллинның ата-анасы үлеп киткәч, ул бө­тәнләй ятим кала. Шул вакытта Мөнировлар гаиләсе аны үз канаты астына алып, кайгыртып яши башлыйлар. Фәрит үзен туганнары арасында сыман хис итә. Алар Самара өлкәсендә өлкән яшьтәге инвалидларны тәрбиягә алган беренче гаилә.

Гөлчирә — социаль хез­мәткәрдән, шәфкать туташыннан һәм психологтан торган «мобиль бригадалар» оештыручы активист та әле. Алар районның ерак авылларына барып, инвалидларга һәм өлкән яшьтәге кешеләргә хезмәт күр­сәтәләр. Үз авылында «Безнең бакча» клубы оештырган. Ул анда уңышлы бакчачы булу серләре белән уртаклаша.

2009 елның июлендә Мө­нировлар гаиләсе Россиягә «Дуслык күпере» проекты буенча тәҗрибә уртаклашу өчен килгән Германия волонтерларын кабул итә. Ә 2011 елда ул «Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренең иң яхшы хезмәткәре» Бөтенроссия конкурсында «Иң яхшы социаль хезмәткәр» номинациясендә җиңә. Бүләкне аңа президент Дмитрий Медведев тапшыра. Менә нинди икән ул тыйнак кына Гөлчирәбез!

Алма агачыннан ерак төшми

Башлаган эше өчен Гөлчи­рә бер дә кайгырмый, чөнки аның агроном ярдәмчсе бар. Мөнировларның кече уллары Ильяс Самара аграр университетында агрономия факультетында укый. Укудан буш вакытта хуҗалыкта әти-әнисенә булыша. Ильяс чын экзотик җимеш агачлары — маракуйя, авокадо, имбирь, гинкго-билоба үстергән. Бу ят үсемлекләр арасында кенәри кошы дә очып йөри. Нәкъ менә джунгли урманында кебек.

Егет балачактан экспериментлар куярга ярата икән.

- Мин балачактан агроном булырга хыялландым. Иң беренче итеп нәрсә үстергәнемне хәтерләмим, бик бәләкәй булганмын әле. Ә бүген мин киләчәктә ярат­кан һөнәрем белән шөгыль­ләнәчәкмен дип әйтә алам. Укуымны тәмамлау белән туган авылыма кайтачакмын.

- Икенче тапкыр грант алырга баргач, миннән ни өчен бу хәтле үҗәтләнүем турында сорадылар, — дип искә ала Гөлчирә. — Мин улымның агрономга укуын һәм аның туган авылында калуын телим, дип аңлаттым. Ә теп­лицаны, авылда эш юк дип әйтмәсен­нәр өчен булдырырга телим, — дидем.

Эш бар! Чәчәкләр дә, рассада да — өлгер генә, кул кушырып утырма һәм җиңел акча көтмә. Авыл хуҗалыгы белгечләре алтын бәясенә, хәзер аларны һәр районда көтәләр.

Буш вакытында Ильяс ландшафтный дизайн дигән яңа юнәлеш белән шөгыльләнә икән. Балачактан чәчәкләр ярат­канлыктан, хәзер ул аларны матур клумбалар итеп формалаштырырга өйрәнә. Әнисе белән икәү алар иске теплицаны тутырып петуния чәчәкләре утыртканнар. Җәен бу чәчәкләр Камышлы район үзәгендә, тирә-юньгә ямь өстәп, аллы-гөлле тере картина булып үсеп утырды. Клумбалар өчен дизайнны Ильяс тәкъдим иткән. Ул да әнисе кебек үк, нәрсә генә утыртса да, барысы да үсә һәм чәчәк ата. Алма агачыннан ерак төшмәгән, димәк.

Мөнировлар кебек алтын кул­лы кешеләр эшкә алынганда, җир уңышны икеләтә рәхмәт бе­лән кайтара. Иренмәскә генә кирәк.

 

Татьяна ТУЗОВСКАЯ.

(«Социальная газета»)

«Бердәмлек».

Просмотров: 1051

Один комментарий

  1. Спасибо ей, целое лето у неё овощи закупали. Здорово!