Финляндиядә татар имамы: Татар мәдәнияте дөньядан артта калган

Ramil2«Безгә яңа платформалар, яңа уй-фикерләр белән мәдәниятебезне үстереп, алга таба барасы иде», — диде Финляндиянең татар мәхәлләсе имамы Рамил Беляев. 

Финляндиянең татар мәхәлләсе имамы Рамил Беляев Санкт-Петербургның татар медиафорумында татар мәдәнияте дөньядан артта калган дигән фикерен белдерде.

«Бүгенгесе көндә безгә, ягъни татарларга, вакыт буенча яшәргә кирәк. Татар мәдәниятенә карасак, без әле дөньядан артта калганбыз. Безгә яңа платформалар, яңа уй-фикерләр белән мәдәниятебезне үстереп, алга таба барасы иде. Әгәр мәдәниятебезне заманча итеп яшьләребезгә тәкъдим итә алсак, без уңышка ирешәчәкбез һәм киләсе буыннарыбыз да татар, мөселман булып калачак», — диде Рамил Беляев.

Онлайн форматта узган медиафорумда Рамил Беляев кыскача гына Финляндия татарларының тарихы белән дә таныштырды. Аның сүзләренчә, рәсми мәгълүматлар буенча, Финляндиядә татарлар 150 еллар элек яши башлаган. Татар мәхәлләсенең 96 еллык тарихы бар икән.

«96 ел эчендә мәхәлләбез зур казанышларга иреште. Иң беренче, телне саклауда. Фин култыгында урнашкан Зеленогрск шәһәрендә 1900 еллар башында татар телле лагерьлар оешкан булган. Татар гаиләләреннән бик күп балалар җыелып, ике айга шунда барганнар. Анда укыган исән кешеләребез бүгенге көндә дә бар әле», — диде Рамил Беляев.

Финляндия мөстәкыйльлеккә ирешкәч тә мәхәллә тарафыннан татар телен һәм ислам динен үстерү мәсьәләсе күздә тотылган. Муса Бигиевның тырышлыгы белән 1948 елда Хельсинкида башлангыч татар мәктәбе ачылган һәм мәктәп 1969 елга кадәр эшләгән. Дүрт ел татарча белем алган балалар укуларын фин мәктәпләрендә дәвам иткәннәр. Татар мәктәбе ябылганнан соң татар телен укытуны курслар рәвешендә мәхәллә оештырып җибәргән. Бүгенге көндә дә бу эш дәвам итә икән. 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 699

Комментирование запрещено