Милли телләр өчен клавиатура ясаган Мөхәммәд Идрисигә багышланган китап чыкты

1-DSC04316Мөхәммәд Идриси яза торган машинада 35 милли тел өчен клавиатура проектын әзерләгән. 

Татар китабы йортында татар полиграфисты һәм каллиграфы Мөхәммәд Идриси һәм Ибраһимовлар нәселенә багышланган «Ибраһимовлар шәҗәрәсе һәм Нәсхе Мөхәммәд Идриси» китабы тәкъдим ителде. Китапны Оренбургта яшәүче хәрби Сәгыйть Хәммәтханов әзерләгән.

Китап авторы билгеләп үткәнчә, Мөхәммәд Идрисов 1935-1936 елларда яза торган машинада 35 милли тел өчен клавиатура проектын әзерли. Алар арасында каракалпак, кыргыз, карачай-балкар, төркмән, үзбәк, уйгыр, хакас, якут, осетин-иран, осетин-туал, талыш, тат, абхаз, адыгей, ингуш, чечен, табасаран, бурят-монгол, коми-пермяк, көрд, кабардин, дунган, таҗик, авар, даргин, лакс, лезгин, кумык, ногай телләре була.

«Ата-бабаларыбыз 1700 елдан төзелгән шәҗәрәбезне саклап калган. Анда Мөхәммәд Идрисинең дә исеме бар. Ул безгә кияү тиешле кеше. Мөхәммәд Идрисовның иптәшләре аның соңгы мәкаләсен вафатыннан соң бастырып чыгара. Бөтен дөнья Мөхәммәд Идриси төзегән сызымнар буенча эшләнгән клавиатура куллана. Инде күптәннән вафат булса да, аның хезмәтләреннән миллионлаган халык файдалана», — диде Сәгыйть әфәнде.

Моннан тыш, 1929 елда фәнни хезмәт нигезендә язу баса торган клавиатура машинасында татар, башкорт, казах, кыргыз, үзбәк, төркмән, азәрбайҗан һәм кырым татарлары телендә клавиатура схемасын эшли. «Төркия, Германиядә укып кайта. 35тән артык тел белә. Мин аның таланты алдында баш иям. Ул Советлар союзында булган барлык милләтләргә хезмәт итә», — ди Сәгыйт Хәммәтханов.

Татар китабы йорты директоры Айдар Шәйхин Мөхәммәд аганың татар тарихы һәм дөньякүләм типография тарихында күренекле шәхес булуын әйтте. «Моңа кадәр аны бик искә алучы да булмады. Безнең музейда Мөхәммәд Идриси белән бәйле экспонатлар, ТР Милли музеенда коллекция бар. Киләсе елда 140 еллыгы кысаларында күргәзмәсен эшләргә планлаштырабыз», — диде ул.

Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев сүзләренчә, Мөхәммәд Идриси исеме галим Әбрар Кәримуллинның китабында искә алынган. «Мөхәммәд абый шәхесе белән студент елларында нәкъ шушы хезмәтләрдән укып белдем», — диде ул.

«Мәскәүдә 1979-1982 елларда аспирантурада укыганда тарихчы Шамил Мөхәммәдьяров Мөхәммәд аганың хатыны Рабига Идрисова янына барырга киңәш итте. Үкенәм, бернәрсә дә язып калмаганым. Рабига апа берүзе коммуналь фатирда яши иде. Бердәнбер уллары Наил Бөек Ватан сугышында вафат булган», — диде Искәндәр Гыйләҗев.

Искәндәр Гыйләҗев Берлин университетында Ингеборг Бальдауф дигән профессор турында сөйләде. «Аның бер китабы СССРда төрки халыкларының тарихында шрифт реформаларына багышланган. Ул 1880 елдан башлап Совет чорын тикшерә. Проектлар, әлифбаларны өйрәнгән. Татарча бик матур сөйләшә, үзбәкчә яхшырак аралаша. Китабында ул Мөхәммәд Идрисине дә зурлап искә ала», — диде галим.

Галимнәр Мөхәммәт Идрисинең басмаханәләрдә китап бастыру эшендә иң алдынгысы булуын, аның кайбер галимнәр генә белүен искәрттеләр. Китап тәкъдим итү кичәсендә КФУның Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе студентлары, китапның фәнни консультанты Нурия Мифтахетдинова, Милли китапханә директорының урынбасары Ирек Һадиев та катнашты.

Мөхәммәд Идриси — 1882 елда Казанда мулла гаиләсендә туа. 1907 елдан татар телендә географик уку карталарын төзү һәм каллиграфик язу белән шөгыльләнә, полиграфия сәнәгате өлкәсендә эшли. 1927 елда татар алфавитының икеурынлы гадиләштерелгән системасы проекты өчен беренче премия ала. Ул континентларның күптөрле географик карталарын әзерли, шулай ук татар һәм казах мәктәпләре өчен глобуслар ясый.

1929 елда Мәскәүгә күченә. 43 ел буе шәрык шрифтларының полиграфиясе өлкәсендә гарәп шрифтлары остасы була, Советлар союзында яшәүче халыклар өчен язу баса торган клавиатура машинасында милли телләрнең клавиатурасы схемасын уйлап таба. 35тән артык тел белә. Бердәнбер улы Наил Бөек Ватан сугышында һәлак була. 1948 елда авырып вафат була. 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 686

Комментирование запрещено