Салават Фәтхетдинов: «Алар яшәмәгән гомерне безгә яшәргә язсын…»

news_35122Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов якты дөньядан киткән сәнгать әһелләре рухына багышлап Коръән ашы үткәрде. Мәрҗани мәчетендә узган мәҗлестә җырчының гаиләсе, якын дуслары, театр һәм эстрада артистлары бар иде.

“Татар сәнгате, милләте үсешенә зур өлеш керткән шәхесләребезне искә алабыз. Ай саен булмаса да, елга 3-4 тапкыр искә алырга иде аларны. Кызганыч, әлеге исемлек озыная бара, шәп кешеләр белән тулылана. Кичә спектакль уйнап йөргән Айдар Хафизов, Хәлим Җәләловлар бүген арабызда юк. Калганнарыбыз исән-сау булыйк. Алар яшәмәгән гомерне безгә яшәргә, алар эшләп өлгермәгән эшләрне безгә эшләргә насыйп булсын”, — диде Салават Фәтхетдинов.  

Мәчет имамы Мансур хәзрәт Җәләлетдин Коръән укыганнан соң, килгән кунаклар мәшһүр шәхесләрне — Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Хәния Фәрхи, Хәмдүнә Тимергалиева, Шамил Закиров һәм башка күренекле сәнгать әһелләрен искә алып, якты хәтирәләре белән уртаклашты.  

Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев: “Сәхнәгә Илһам белән Әлфия чыккач, татар җыры дөньясы үзгәрде. Мәскәүдәге концертларын тамашачылар мөкиббән китеп караган иде. Милләт өчен зур күтәрелеш булды ул. Алар милләтне яшәтүдә зур эш башкарды. Салаватны популярлаштыруда театрыбызның җитәкчесе Шамил Закиров та зур роль уйнады. Ул Салаватны бик ярата иде. Чаллыдагы беренче концерты шулкадәр гөрләп узды. Шамил Зиннуровичның сәхнә артында Салават өчен куанып карап торган иде. Шуннан соң Салават күтәрелеп китте”.

Татарстанның халык артисты Җәвит Шакиров: “Салават савап эшләргә күнеккән, ул ансыз яши алмый. Кылган гамәлләре үзенә, хәләл җефетенә, балаларына, оныкларына, якыннарына сәламәтлек булып кайтсын. Ә шәхесләр дигәннән, без бер казанда кайнадык, азмы-күпме бергә эшләп калдык. Заманында авыр булгандыр, ләкин шуңа да карамастан, алар Ходай тарафыннан биргән сәләтләрен халыкка җиткереп, зур дәрәҗәләргә ирешеп якты дөньядан китте. Һәм бүген дә алар – хөрмәткә лаек шәхесләр. Алар белән бер сәхнәдә эшләү – үзе бер бәхет иде. Юктан да сәбәп табып көләләр иде. Безнең буын кешеләре белән хәзерге яшьләр нык аерыла. Очрашканда безнең сөйләшер сүзләр бар, ә яшьләр гел каядыр чаба, үзара ярыша. Бу ак көнләшүме икән инде? Ә Шамил Зиннуровичка килгәндә, ул мине Камал театрына эшкә алды. Беркайчан да ярдәменнән ташламады. Хәтта бер бүлмәле фатирын да биреп торды”.  

Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова (Әлфия Авзалованың кызы): “Салават үзенең игътибары белән әниемнең тормышын озайтты. Халык белгәнчә, әни 84 яшькә кадәр яшәде. Әмма аның чын яшен Салават белән үзебез генә беләбез. Әни Салаватның хәләл җефете Ләйсәнне дә ярата иде. Мин Америкадан кайтуга, әни Салаватларга җыенып чыгып китә иде дә, 3-4 көннән соң гына кайта иде. “Ник үз кызың, оныкларың белән тормыйсың?” — дип үпкә дә белдерә идем. Салават та әнине үз әнисен яраткан кебек яратты”.  

Коръән ашында Салават Фәтхетдиновның укучылары да бар иде: Данир Сабиров, Рифат Зарипов, Әбри Хәбриев, Вадим Фәтхинуров, Раяз Фасыйхов, Филүс Каһиров һ.б. Салават Зәкиевич аларга бүгенге гамәлне, ягъни мәрхүмнәрне искә алуны дәвам итәргә киңәш итте. “Вакыт юк, димәгез. Аның өчен вакыт табыла. Бер күрешү үзегез өчен дә файдалы булыр”, — диде остазлары.    

matbugat.ru

Просмотров: 1132

2 комментариев

  1. Салават абый бик якшы кеше! Чын мусульман!

  2. Акыллыда инде ИсэнлекСЕЗГЭ