Балаларыгыз китап укырга яратамы?

IMG_20211111_065054

4нче сыйныф укучысы Камилә Арсланова.

Кызганычка, китап укырга яратучылар саны азая бара. Хәзер китап уку түгел, озын видеоязма да карамый башлады халык. Үземнең блог буенча күреп торам — текстны язасың-язасың, ләкин яхшы фотография яки видео урнаштырмасаң, ачып караучы сирәк.

Ә бит матур әдәбият укымаган бала дөньяны, тирән мәхәббәт хисләрен, кешеләр арасында булган мөнәсәбәтләр палитрасын белә алмый. Бигрәк тә туган телендә китап уку, шигырь сөйләү, сөйләшү культурасын балачактан тәрбияләргә кирәк. Ә бүгенге көндә бу күпкә катлаулырак. Әле 90нчы елларда гына баланы йоклатыр өчен әти-әнисе китап укыган булса, бүген мультфильм куялар да, үз гаджетына кереп чумалар.

Әйе, интернетның балалар өчен зыянлы булуы турында күп сөйлибез. Ләкин файдалы яклары да шактый күп, коронавирус сәбәпле дистанцион укулар, конкурслар, видеодәресләр үткәрелә башлады. Андый эш Самараның «Яктылык» татар мәктәбендә дә даими алып барыла. Менә көзге каникуллар да юкка үтмәде, укытучылар Айгөл Хәкимова, Рәхимә Хәйрова, Радмила Дёминова, Рәмзия Зарипова, Галия Тупасова, Роза Биктимирова, Рәмзия Лазюк, Гөлфия Глушкова һәм Румия Исмәгыйлева дистанцион рәвештә «Каникуллар китап белән» акциясен үткәрделәр. Аны балаларның әти-әниләре дә хуплап каршы алдылар. Акциядә башлангыч сыйныфларда укучы 42 укучы катнашты. Кемдер шигырьләр, кемдер прозаны сайлады, кайберләре хәтта энциклопедия дә укыдылар. Барысы да зачетка китте.  Әмма акциянең мәгънәсе татар телендә китап укуда гына түгел иде, баланы уйлануга этәрү, нәтиҗә ясарга өйрәтү мөһимлеге ассызыкланды.

Акциядә катнашучыларның күбесе Габдулла Тукай әсәрләрен сайлаганнар, ахырда һәрберсе зур булмаган эссе язганнар, кемдер хәтта видео да яздырып җибәргән. Без аларны Инстаграм-каналының agliulin63berdemlek битенә урнаштырдык. Карагыз һәм үзегезнең балаларны да китап укырга өйрәтегез.

Тәнзилә ӘҺЛИУЛЛИНА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 814

Комментирование запрещено