“Бүре дусларымы”, әллә “умартачылар”мы?

Камила СизяковаРоссия, шәхсән алганда, Самара өлкәсе дә төрле милләт кешеләре дуслыкта яши торган зур йорт ул. Башкорт туганнарыбыз да шушы зур гаиләнең бер баласы. Кайдан килеп чыккан алар, хәзер ничек яшиләр? Бу сорауны Самараның “Башкорт Королтае” иҗтимагый оешмасы рәисе Камилә Сизяковага бирдек.

- Камилә Шиһабетдиновна, “башкорт” сүзенең килеп чы­гышы турында сөйләшеп алыйк әле.

- Чыннан да, башкорт сүзен төрләчә әйләндерүчеләр бар. Минемчә, аның килеп чыгышын әле ныграк өйрәнергә кирәктер. Кайбер чыганакларда атама нигезендә “баш бүре”, икенчеләрендә “умартачылар”, өченчеләрендә  “биш ыру” сүзләре ята, дип фаразлыйлар. Шулай да, тарихчыларның күпчелеге башкорт этнонимын бүреләр күп булган җирләрдә яшәүләре белән бәйлиләр. Хәтта үткән гасырның 40нчы елларына кадәр яңа туган баланы су белән юмаганнар, ә атып үтерелгән бүре карыны аша үткәргәннәр, дип сөйлиләр.

- Башкортларда этник төр­кемнәр, нәселләр күп дип беләм…

- Әйе. Ләкин без Самара якларында яшәүче төркемнәр турында сөйләшербез. Большая Черниговка һәм Большая Глушица якларында яшәүчеләрне ыргыз-кәмәлек башкортлары дип атыйлар. Профессор Рима Янгузина фикеренчә, хәзерге заман башкортлары  күпсанлы бөрйән, үсергән, түңгәуер, кыпсак, катай, табын, мин ыруларыннан чыкканнар.  Безнең як башкортлары Самара һәм Саратов башкортларына бүленә. Һәр токымның үз тамгасы булган. Аны милеккә, малларга, умарта ояларына, чик баганаларына сукканнар.  1989 елда бу якларда — 7495, 2002 елда – 7885, 2010 елда 7290 башкорт исәпләнгән.

- Ыргыз-кәмәлек ырулары Самара якларына ничек килеп чыкканнар?

- Безнең гасырның беренче меңьеллыгында аларның биләмәләре көньякта — Эмба елгасы, төньякта — Кондурча елгасы, көнбатышта — Чиж һәм Үзән елгалары һәм көнчыгышта Бозаулык елгасы белән чикләнгән. XIII гасырда башкортлар — Алтын Урда, XV гасырда Әстерхан һәм Ногай Урдасына кергәннәр. Ә Башкортстан Россиягә кушылгач, башкорт җирләре рәсмиләштерелгән, вотчина чикләре билгеләнгән. 1897 елда Самара өлкәсендә 27,5 мең башкорт яшәгән. Үткән гасырның 20нче елларында ыргыз-кәммәлек баш­кортларының күбесе Казахстанга, Оренбург өлкәсенә, Башкортстанга күчеп киткәннәр.

- Элек алар ничек кәсеп иткәннәр?

- Башлыча мал асраганнар — атлар һәм сарыклар, җир эшкәртеп бодай, арыш, арпа, солы чәчкәннәр, бал суыртканнар, балыкчылык һәм аучылык белән көн күргәннәр. Хатын-кызлар тегү-чигү, киез-паласлар сугу, тал чыбыктан кәрзиннәр үрү, тире эшкәртү белән шөгыльләнгәннәр. Күчмә тормыш белән яшәгәндә аларның берничә кышлау урыны булган. Ә инде утрак тормышка күчкәч, авыл-авыл булып урнаша башлаганнар. Саман кирпечтән өй салып, түбәсен камыш белән ябып сылап куя булганнар. Өй­дә бер пич һәм сәке генә булган.

- Башкорт фольклор кол­лективлары чыгышын күр­гәнем бар. Костюмнары бик матур.

- Әйе, бик матур. Элек күлмәкләрне мех һәм тире белән бизәп, җитен, ефәк, мамык тукымадан теккәннәр. Өске киемнәрдән җилән, кам­зол, чикмән, казакин кебек әйберләрне атарга була. Ирләр бүрек, түбәтәй кисәләр, хатын-кызлар яулык, тас­тар, шәл бәйләгәннәр. Шунысы игътибарга лаек, алар беркайчан да агач башмак киеп йөрмәгәннәр, тиредән эшләнгән читекләрендә дә ыру тамгасын чигеп куйганнар…

- Мондый матур киемнәр­не бәйрәмгә генә кигәннәрдер инде?

- Әлбәттә, бәйрәмнәр дә булган. Шулар арасында иң зурлары – Каргатуй һәм Йыйын. Соңгысында, чәчү эшләре тәмамлангач, ыру башлыклары җыелып, көнүзәк темаларны хәл иткәннәр, аннары зур бәйрәм башланган. Әлбәттә, җыр- бию, көрәш һәм ат чабышлары белән уралып барган.

- Сезнең оешмага 20 еллар чамасы бардыр инде. Нинди эшләр башкарып киләсез?

- Безнең бурыч — җирле башкортларны берләштерү. Яшьләр табышсын, милли гаиләләр корсын, балалар башкорт җыр-моңнарын, башкорт биюләрен, гореф-гадәтләрен белеп үссеннәр, дигән максатта эшлибез. Моның өчен “Ыргыз” газетасын, “Башкортлар” журналын чыгарып киләбез. “Ләйсән” халык бию коллективы да күп еллар буе эшләп килә.

Оешма Башкортостан белән элемтәләр булдырды, алар – безгә, без – Башкортостан үткәргән чараларга йөрешеп, ярдәмләшеп торабыз. Безнең оешма тәкъдиме буенча анда талантлы милләттәшләребезгә багышланган  “Радуга талантов” чарасы уздырылып тора. 2019 елда ул безнең тынгысыз якташыбыз Фатыйма Шагаевага багышланган булса, быелгы май аенда – минем юбилеема. Шулай ук Самарада һәм Самара өлкәсендә театральләштерелгән чаралар уздырып торабыз.

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Камилә ханым. Изге эш­лә­регездә уңышлар теләп ка­лабыз!

Тилав РАСУЛ-ЗАДЕ.  

 «Бердәмлек».

Просмотров: 917

Комментирование запрещено