Саимә Ибраһимова: Сөембикәнең бөеклеген күтәрә алмаучылар, пычратырга тырышучылар бар

MZH_1497Саимә Ибраһимованың «Сөембикә» журналында 2003 елда чыккан язмасын тәкъдим итәбез. Ул әлеге әңгәмәдә «Сөембикә ханбикә» җыентыгын әзерләгәндә тупланган материаллар турында сөйләде. 

Ханбикә Сөембикә турында китап чыгару өчен материал туплый башлагач, шаклар каттым: Сөембикә фаҗигасе ничә гасырлар буе кешеләр күңелендә яши икән ләбаса! Күпме риваять, әдәби әсәр, күпме фәнни язма таралып яткан. Шуларны җыя-җыя мин Сөембикәгә гашыйк булдым. Ничә гасырлар элек яшәгән бу затның бөеклеген күтәрә алмаучылар, аны пычратырга тырышучылар да бар.

2001 елда «Сөембикә»ле милләтпәрвәрләр җыелышып, «Сөембикә ханбикә» китабын дөньяга чыгардык. Җыентыкка әсәрләре кергән авторлар гонорар да таләп итмәде. Аларга Аллаһның рәхмәте яусын.

Материаллар туплаганда мин шуңа игътибар иттем: рус әдәбияты да Сөембикә турында шактый язган. Дөрес, Иван Грозный уңай герой, ә Сөембикә, әлбәттә, тискәре герой итеп сурәтләнә, аңа әллә нинди ялалар ягыла.

Материал туплаганда тагын бер нәрсә йөрәкне әрнетте. Татарстан Президентын өченче срокка сайлатыргамы-юкмы дип, Россия бәхәс куерта, татарларга каршы төрле басымнар ясый. XVI гасырда Казан мәликәсе Сөембикәне изеп-сытып ташлыйлар. Ире үлә, Казан ханлыгында низаг бара, янәсе, ханлыкны коткарып калу бәрабәренә ханбикәләрен Мәскәүгә әсирлеккә биреп җибәрәләр, анда аның улы Үтәмешгәрәйне чукындыралар. Бу гамәлләр җанымны ертып, минем күңелемдә параллель бара бит!..

Бу нигә шулай? Татарларга каршы биш гасырга сузылган һөҗүм очраклымы? Әллә гасырлар буе сынап, Аллаһы Тәгалә милләт кармасын шулай чистартамы?

Әмирхан ага Еникинең «үз патшасын үз кулы белән дошманга биреп җибәргән халык җирдә бүтән юк» дигән сүзләре йөрәк түрендә тора.

«Сөембикә» журналыннан алынды (2003 ел, март саны) 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 738

Комментирование запрещено