Үзбәкстанның Аксак Тимергә һәйкәл кую тәкъдименә Самара татарлары каршы чыкты

tashkent-g9d9313f0a_1920Самара галиме Шамил Галимов Алтын Урда дәүләте җирлегендә Аксак Тимергә һәйкәл куюны Гитлерга һәйкәл кую белән тиңли.

Самара өлкәсендә яшәүче татарлар Самара Губернаторы Дмитрий Азаров исеменә Урта Азия дәүләте әмире Аксак Тимергә һәйкәл куюга каршы булулары турында хат юлларга җыена. Хат текстын Самара өлкәсе галиме, туган якны өйрәнүче Шамил Галимов әзерләячәк.

Үзбәкстан хакимияте Кондырча җирлегендә Аксак Тимергә (Тамерлан, Амир Темур) һәйкәл куюга конкурс үткәрергә ниятләве хакында хәбәр итте. Бу хакта Үзбәкстан Министрлар Кабинетының турындагы карары чыккан. Монумент моделен сайлаганнан соң, проект 2024 елга кадәр Россия Тышкы эшләр министрлыгы һәм Мәдәният министрлыгы белән бергә тормышка ашырылырга тиеш.
«Хатны Самарадагы өч татар үзәге дә (Татар милли-мәдәни автономиясе, „Туган тел“ һәм „Дуслык“ оешмалары) имзалаячак. Самарада Аксак Тимергә һәйкәл кую дөрес булмас, ул безнең өчен Адольф Гитлер кебек. Аксак Тимер әсирләрне үтергән, балаларны тереләй күмдергән, Алтын Урда шәһәрләрен җимергән. Сәяси корректлыкның чиге булырга тиеш», — диде Самара өкәсеннән Шамил Галимов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның фикеренчә, Кондырча елгасы янындагы сугышка багышланган һәйкәл куелса, дөресрәк булыр. «Аксак Тимернең Туктамыш хан белән сугышуы татарлар өчен аяныч хәл. Совет чорында ук берничә галим — Мөхәммәтҗан Сәфәргалиев, Борис Греков, Александр Якубовский, Герман Федеров-Давыдов Алтын Урданың Аксак Тимер һөҗүменнән таркала башлавын күп язды», — ди Шамил Галимов.

Шамил Галимовның сүзләрен КФУ профессоры, Алтын Урда чорын тикшергән галим, борынгы татар әдәбияты белгече Хатыйп Миңнегулов хуплады. «Ул Урта Азиядә үзбәкләр өчен шактый эшләгән шәхес. Сәмәрканд, Бохара шәһәрләрен күтәрә. Ләкин Алтын Урда шәһәрләре җимерелүенең төп сәбәпчесе — Аксак Тимер һөҗүмнәре. Аның бу гамәлләрен берничек тә аклап булмый. Аны канкойгыч һөҗүмнәрдә замандашлары да гаепләгән», — ди галим.

Профессор сүзләренчә, Аксак Тимер татар халкына, аның төп дәүләте — Алтын Урдага бик нык зыян китергән шәхес. «XIV йөзнең II яртысында яшәгән сукыр шагыйрь Әхмәт Үргәнчи дә Аксак Тимергә багышлап сатира жанрында шигырь яза. Ул шигырендә „кан эчүче“, „залим“, „гаделсез“, „кан агызучы“, „Аллаһы Тәгалә синең шушы явызлыкларың өчен тәмугка салыр, дөньяда безгә гаделлек, дуслык калыр“, дип яза», — диде Хатыйп Миңнегулов.

Урта Азия әмире Аксак Тимернең (1336-1405) иң мәшһүр сугышларының берсе — Кондырча елгасы янындагы сугыш. Бу сугыш 1391 елның 18 июнендә, хәзерге Самара өлкәсенең Шентала районы җирендә, Иделнең сул ягында була. Анда Аксак Тимер ягыннан 300-400 мең, Алтын Урда ханы Туктамыш ягыннан 200-300 мең сугышчы катнашкан, дип фаразлана. Ике як та йөзәр мең сугышчысын югалта, дигән фаразлар бар. Бу сугышны Урта гасырның иң зур сугышы дип тә атыйлар. Бу сугышта Аксак Тимер җиңә. Туктамыш хан ягында Алтын Урда ханлыгында яшәүче хәзерге татарларның бабалары, Аксак Тимер ягында чагатайлар — хәзерге Үзбәкстан җирлеге халыклары сугышкан, дип фаразларга була, ди Алтын Урда тарихын өйрәнүче галим Илнур Миргалиев.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 724

Комментирование запрещено