XII Дөньякүләм “Белем җәүһәрләре” татар интернет-проектлары бәйгесенең финалистлар исемлеге билгеле булды

r-3«Белем җәүһәрләре» бәйгесе финалистлары арасында «Камышлы хәбәрләре» газетасының Инстаграм аккаунты  да бар. 

XII Дөньякүләм “Белем җәүһәрләре” татар интернет-проектлары бәйгесенең жюри әгъзалары үз эшен тәмамлады һәм тантана үткәрү датасы / урыны да билгеле булды.
Финалистларны бүләкләү тантанасы 6 нчы декабрь көнне ТР Фәннәр Академиясенең (Казан шәһәре, Бауман урамы, 20) актлар залында үткәрелә. Башлану вакыты: 11:00 сәг.

Финалистлар исемлеге белән әлеге Дөньякүләм татарча IT-бәйгенең нәтиҗәләре белән бәйгенең рәсми сайтында http://konkurs.belem.ru/node/1009 адресы буенча күчеп танышырга мөмкин.

Барлык интернет-проект авторларын да чын күңелдән дөньякүләм бәйгенең финалына чыгулары белән тәбриклибез һәм тантанада көтеп калабыз! Тантанага Википедия, ВКонтакте вәкилләре дә чакырулы.

tatar-congress.org

Просмотров: 715

Комментирование запрещено