Ел саен ноябрьнең соңгы якшәмбесендә иң матур бәйрәмнәрнең берсен – Әниләр көнен билгеләп үтәбез!

i7 Хөрмәтле хатын-кызлар, кадерле әниләр!

Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте, өлкә татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе, “Самар татарлары” медиа-проектлары һәм шәхсән үз исемемнән  сезне чын күңелемнән иң якты бәйрәм — Әниләр көне белән котлыйм.

Ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә уздырыла торган бу бәйрәм – балаларның әниләренә булган хөрмәтен, мәхәббәтен белдерү генә түгел, ә җәмгыять тормышында аналарның тоткан урынын, дәүләтебезне ныгытуга, аны әхлакый сәламәтләндерүгә керткән хезмәтләрен тану да. Без һәммәбез әниләр алдында бурычлы.

Кадерле аналар, сезне бәйрәм белән тәбрикләп, сәламәтлек, ана бәхете, иминлек, муллык, балаларыгызга, оныкларыгызга, якыннарыгызга һәм туганнарыгызга уңышлар телим!

Ильяс ШӘКҮРОВ, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты, өлкә татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе рәисе.

Самар өлкә «Туган тел» татар оешмасы әгъзасы Ильдар Наил улы ИВАЕВка!

665405f1d5b4Сезне туган көнегез белән  котлап, исәнлек, иминлек, кайгы-хәсрәтсез тор­мыш телибез. Аллаһы Тәгалә җан тынычлыгы, хәерле озын гомер, чиксез шатлыклар насыйп итсен.

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.