Сәйдә Мөхәммәтҗанова: Рөстәм Миңнеханов миңа бүләкне үзе тапшырды

news_35157Җырчы Сәйдә Мөхәммәтҗанова тамашачыга кечкенәдән яхшы таныш. 5 яшьтән “Ак калфак” фольклор ансамблендә җырлаган ул. Моңлы тавышы белән республика данын яклап, кайларда гына чыгыш ясамый. Укый, Казан шәһәр филармониясендә эшли, туктаусыз иҗат итә… Ничек өлгерә?! Күрешеп, барысы хакында үзеннән сораштык.

— Кәеф Аллага шөкер. Әле явып киткән ап-ак кар күңелне тагын да күтәрде. Яңгыр яки салкын дип, күңелсезләнеп утырганым юк. Һәр ел фасылы үзенчә матур, — дип сүз башлады Сәйдә. — Әүһәдиев исемендәге музыка көллиятендә һәм КФУның Көнчыгышны өйрәнү һәм халыкара мөнәсәбәтләр институтында белем алам. Икесендә дә III курста укыйм. Үзем шул юлны сайлагач, авыр булса да, өлгерергә тырышам. Укытучыларга рәхмәт, аңлыйлар.  

— Сәйдә, кечкенәдән җырлыйсың. Моңлы тавыш сиңа кемнән күчкән? 

— Әни ягыннан дәү әнием Мәрьям матур җырлый. Авылга кайтканда аның башкаруында мөнәҗәт, бәет, татар халык җырларын тыңлап үстем. Әле дә күрешкәндә сирәк булса да икәүләп җырлыйбыз. Дәү әни белән дәү әти Чистай районы Каргалы авылында яши. Аларга 87 яшь.

— Зур сәхнәгә ничә яшьтә чыктың?

  — Беренче тапкыр 6 яшемдә Камал театрында җырчы Асылъярның тәүге концертында чыгыш ясадым. Аннары Габделфәт абый Сафин концертларында катнаштым. Төрле конкурслар, “Созвездие-Йолдызлык” бәйгеләрендә көч сынашып, 13 яшемдә Гран-при алдым. Шул бәйгедә Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов миңа бүләкне үзе тапшырды.  

— Алайса, кечкенәдән җырчы булам, дип үскәнсең?  

— Әйе, балалар бакчасында бәйрәмнәрдә дә гел җырлаталар иде. Үсә төшкәч, җырчы һөнәре белән генә чикләнеп калмыйм әле, дидем. Әтием дә, тагын бер белгечлек алырга кирәк, дип әйтә килде. Шуңа КФУга да кердем. Инглиз, төрек һәм гарәп телләрен өйрәнәм.

— Сине төрле проектларда күрәбез.  

— Зур бәйгеләрдән “Голос. Дети” проектын аерып әйтер идем. Минем өчен ул зур сынау, тәҗрибә туплау булды. Җиңүчеләр рәтенә эләгермен дип уйламадым. Максатым — татар җырын яңгырату иде. Аллага шөкер, нәтиҗәдә җиңдем дә.

— Сиңа кайсы җыр күбрәк танылу алып килде?  

— Мине “Су буйлап” татар халык җыры танытты. Аны хәтта чит илләрдә дә тыңлыйлар, беләләр.    

— Гел милли киемнән чыгыш ясыйсың. Бу үзең тудырган образмы?  

— Сәхнә киемнәрен әти-әни белән бергә киңәшләшеп, дизайнерлар белән сөйләшеп тектерәбез. Татар милли бизәкләрен яратам, шуңа киемнәремдә гел кулланам. Татар кызлары ике толым белән аерылып тора, чәчем озын булгач, миңа бу образ якын.  

— Бүген иҗатыңда нинди яңалыклар бар?  

— Композитор Луиза Батыр-Болгари белән берничә җыр яздырып, клип чыгардык. Барысын да “Ютуб” каналымда күзәтеп була. Башкортстаннан яшь композитор Радмир Шәйхетдинов белән берничә җыр әзерләдек. Хәзер Искәндәр абый Мостафин белән эшлибез, татар халык җырларыннан торган альбом чыгарырга исәплибез. Күптән түгел “Яшерен сөю” дигән җырыбыз туды һәм клип яздырдык. Санкт-Петербургта Капелла залында булачак “сольный” концертыма әзерләнәм. Пандемия генә үзгәрешләр кертмәсә… 

matbugat.ru

Просмотров: 1008

Комментирование запрещено