Хәния Фәрхи истәлегенә музей ачылган

260650167_189886153345303_1223958379846229968_nТатарстанның халык артисткасы Хәния Фәрхи 2017 елның 27 июлендә вафат булган иде. Әниләр көненә туры китереп аның хөрмәтенә Башкортстанның Тәтешле район үзәгендә музей ачканнар. Бу хакта «Матбугат.ру»га җырчының сеңлесе Фирүзә Ибәтуллинадан билгеле булды.

«Ходайга мең шөкер. Кояшымның музеен Аналар көненә өлгерттек. Кабул итеп ал, газиз Инәүем, бу бүләкне. Ходай насыйп итеп, сәламәтлек белән, йөрәк парәң Хәниягә җомга көн саен килергә насыйп булсын», — дип уртаклаша Фирүзә.  

matbugat.ru

Просмотров: 902

Комментирование запрещено