Яңа Ярмәктә әниләргә багышланган концерт узды

QBYTjhA5SR4Яңа Ярмәк авылы клубында «Иң якты кояшым син, әнием!» дип аталган концерт үткәрелде. 

Ана назы — җирдә ул мәңгелек,
Мәңгелек җыр — бишек җырыгыз.
Без узасы юлда маяк булып
Гомер буе балкып торыгыз.

Әниләр көне… Бу бәйрәм беркемне дә битараф калдыра алмыйдыр, мөгаен. Нәкъ әниләр көнендә барлык аналарга рәхмәт сүзләре әйтәсе килә. Тик нинди генә җылы сүзләр әйтсәк тә, җитмәс төсле… Әниләр көне – искиткеч көн. Безнең һәрберебез әниебезне котлап, аның сәламәтлеге һәм кәефе ничек булуы белән кызыксынырга тиешле көн!

Кадерле әниләргә багышлап Яңа Ярмәк авылы клубында «Иң якты кояшым син, әнием!» дип аталган концерт үткәрелде. Бәйрәм кичәсен котлау сүзләре белән башлап җибәрдек. Әниләрне бәйрәм белән Ярмәк җирлеге башлыгы Минсәгыйть Низаметдинович тәбрикләп үтте.

Әниләребезне бәйрәм белән котлап матур җырлар, шигырьләр, дәртле биюләр башкардык. Төрле-төрле конкурларда да катнаштылар әниләребез. Әниләр сынатмадылар, рәхәтләнеп күңел ачтылар.

Хөрмәтле әниләргә ныклы сәламәтлек, озын гомер, тыныч тормыш, бәхет телибез!

OOSrTWcFnf8 QBYTjhA5SR4

azzL2l-XTh8f1_tivrsLzg SaULrA_qTsE vDbfGavYLZ8 xZ60z4c5DRc

Клуб мөдире Алия ХӘМИДУЛЛИНА, китапханәче Асия ҖӘЛӘЕВА.

Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.

 

Просмотров: 1073

Комментирование запрещено