Дөньяны шаккатырган Камилә Вәлиева: Хатын-кызлар белән ир-егетләрне чагыштыру дөрес түгел

01-7Камилә Вәлиева бар дөньяны шаккатырды. Фигуралы шуу буенча Гран-при ярышларының Сочида узган этабында Казан кызы берьюлы өч рекордны яңартты. 15 яшьлек спортчының киләсе ел башында буласы Олимпия Уеннарында да җиңү яулый аласына бик азлар гына шикләнә. Күз генә тимәсен!

Кыска (87,42 балл) һәм ирекле (185,29) программаларда дөнья рекордын яңарткан Камилә, аңлашыла инде, гомуми сумма (272,71) белән дә үзенең элеккеге күрсәткечләрен узып китте. Мондый саннар белән ир-егетләр ярышын да отып була! «Миңа хатын-кызлар белән ярышу ошый. Хатын-кызлар белән ир-егетләрне чагыштыру дөрес түгел», – ди Камилә.

15 яшьлек спортчының чыгышы күп белгечләрне таң калдыра. «Әйтерсең, ул бөтенләй башка планетадан! Һәрхәлдә, хәзер шулай тоела», «Ул – бөтен дөньяның хәзинәсе. Юкка гына Олимпиада фавориты булып саналмый», «Тутберидзе командасының фанаты түгелмен, әмма моңа кадәр Камилә кебек спортчының булмавын танырга туры килә», «Әле ярый, бераз җитешсез яклары бар. Алайса, ул кеше түгел, лабораториядә ясаганнар дип уйлар идең» – әнә шулай дип язалар аның турында.

Аңлашыла инде, Камиләне яратмаучылар да җитәрлек. Казан кызының чыгышында хисләрнең аз булуын әйтәләр, хөкемдарларның артык яхшы бәя бирүен язалар. Олимпиада якынлашкан саен мондый фикерләр арта гына торачак. Камиләгә бозда шуудан бигрәк, әнә шул басымга каршы торырлык көч тупларга туры киләчәк. Ярыш саен рекорд белән гаҗәпләндергән татар кызын киләсе атнада Осакада узачак Гран-при финалы көтә. Декабрь ахырында Россия чемпионаты булачак. Гыйнвар уртасында – Европа чемпионаты. Әнә шул сынаулардан соң төп вакыйга – Пекинда узасы Олимпия Уеннары килеп җитә. Хәтерләсәгез, 2018 елда узганында Россия спортчылары нибары 2 алтын медаль отып, шуның берсен татар кызы Алинә Заһитова яулаган иде.

vatantat.ru

Просмотров: 767

Один комментарий