Хатирәләр яңартып…

2shutterstock_519392233-1200x675Балачак, яшьлек турында уйласам да, башларым әйләнеп китә. Эх, яшь чаклар, дәртле чаклар, кесә тулы борчаклар!

5-6 яшьлек чагыбызда җәй көне каз бәбкәләре саклый идек. Һәрбер йортта казлар үзләре утырып бәбкәләр чыгара иделәр. Тугай тулы бала-чага, барысы да үзенә күрә өйләр ясаганнар. Кайсысы дүрт таяк куеп яулыклар белән, кайсысы иске пленкадан. Мәш киләбез. Көне буе кояшта ятып кара әле! Арыта, алҗыта. Өйдән ашарга китерсәләр — куанасың инде.

Анда нинди генә уеннар уйнамый идек: уртада йөреш, лапти, чжик… Ниләр генә сөйләшми идек, әй Аллам! Шулай бер ай үткәнен сизми дә каласың. Бәбкәләр зур үскәч, көзгә кадәр күлгә җибәрәбез.

Бөтен халык та шулай эшли иде. Көз көне казлар үзләре кайта иделәр, адашмыйлар. Зурлар, матурлар. Эт мазар да, төлке дә  тими, кешеләр дә. Беренче  яуган кардан соң китә каз өмәләре: әле берсендә, әле икенчесендә. Җәйнең калган ике ае бакча утап, су кереп үтә иде.

Әй су буе, су буе,
Ярында таллар куе.
Талларында кошлар туе,
Кайтып булмый көне буе.

Фурманнарга утырып китә идек урманга печән җыярга, буш арада җиләк капкалыйсың. Андагы әйрәннең тәмлелеге — телеңне йотарсың менә. Көне буе йөгерә-йөгерә печән җыясың. Төш вакытында ашарга китерәләр (Яниәхмәт абый өмәсендә). Ашыйсың-эчәсең дә, тагын китәсең печән җыярга.

Кич инде, фурманга әз генә печән салып, җырлый-җырлый кайтасың. Гармунда уйнаган Равил абый Хәмәтшинның җырлары май булып ята инде менә. Без әле бала-чага, алар инде үсмер егет һәм кызлар. Кызларга нидер сөйлиләр, тегеләре көлтер-көлтер көләләр. Менә шулай, барысы да кичә генә булган төсле.

Кичләрен инде клубка барабыз. Безне ярты сәгатькә генә кертәләр иде. Әй, күзәтәбез, малай, кем-кем белән бии, кем-кем белән серләшә. Әллә ничә гармунчы: Рафаэль Нурмөхәмәтов, Дамир Каюмов, Ильяс Рәхмәтуллин, Мөхтәр Хәсәншин, Равил Хәмәтшин (бу гармунчылар берсе дә юк инде, искә алулар дога булып барсын). Әле берсе, әле икенчесе сыздыралар гына! Клуб бинасы гөрләп тора.

Ә кышларын, ак кар яугач, китәбез тауга чана-чаңгы шуарга. Тау яны көне буе бала-чага  тавышыннан гөрли иде. Трамплиннан шуа идек.

Таудан выжылдап төшеп китәбез,
Нәкъ апа торган җиргә җитәбез.
Җәлил дә шуа, Дамир да шуа,
Гөлсинә аларның артыннан куа…

Үзенә бертөрле ямьле, күнелле иде кыш көннәре! Кар күп ява, бураннар да атналап-атналап буранлый иде. Ялгыз әби-апаларның карларын көрәргә йөри идек. «Тимур командалары» бар иде ул чакларда. Аркылы пычкы белән утын кисеп, утын ярып, су ташып, идәннәрен юып, мәш килә идек. Әй, рәхмәтле иде дә әби-апаларыбыз! Бергә-бергә күңелле дә, армыйсың да. Эх, сагынып сөйләргә, искә төшерергә генә калды шул.

Яшүсмер чаклар җитте. Яшьлек, яшьлек! Эх, син тиле яшьлек! Ни күңелле, ни рәхәт тә соң, хыялында булса да сиңа бер әйләнеп кайтулар! Әйтерсең,  йөрәгендә кабаттан яшьлек яме туа. Табигать язың уянгандай, каныңда да яңа теләкләр, яңа хисләр уяна. Шундый бит ул кеше йөрәге! Аның да үз уянуы бар.

Беренче мәхәббәт… Нинди татлы ул. Ул бер дә истән чыкмый. Ничек итеп яраттым… Аңардан башка сулыш алып булмас төсле тоелды. Көн дә запискалар язышабыз (әле дә бар алар).  «Яратам сине» дип язган сүзләрен укыгач, акылдан шашам дип торам: йөрәк дөп-дөп тибә, чигәләр тарта. Кабат-кабат укыйм. Беренче хисләр, беренче мәхәббәт ничек килгән булса, шулай юкка да чыкты. Барсын да бәйнә-бәйнә язып булмый инде. Бу бит йөрәк серләре… Алар йөрәк түрендә саклана.

Җәйге каникуллар башлангач, 5-8 сыйныфларда һәр елны урман буена ял итәргә  барабыз. Укытучылар да безнең белән сәяхәткә чыга. Һәр бала үзенә ашарга алып килә. Ә Сабир абый (искә алулар дога булып барсын) белән учакта бәрәңге тәгәрәтә, тимер чәйнекләрдән чәй эчә идек. Ашап-эчеп алгач, төрле уеннар уйныйбыз, шаярабыз. Егетләр кызларга чәчәк бәйләмнәре җыеп бирәләр иде. И-их, яшьлек,  тиле яшьлек!

Җәйге ялларда практика үтү дә бар иде. Аны без мәктәп бакчасында булышып үткәрә идек. Анда нинди генә җимеш куаклары үсми иде: чия, крыжовник, кара, кызыл, ак карлыганнар, кура җиләге. Ә яшелчәләргә килгәндә, бәрәңге, кишер, чөгендер, шалкан, торма, кыяр-помидор… Ни генә үсми иде анда.

Боларның барысын да Сабир абый үстерә иде. Без инде булышабыз: утыртырга, су сибәргә, утарга, уңышны җыярга. Каян үсентеләрен алган икән укытучыбыз. Бер минут вакытын да бушка үткәрми иде. Ул  бит сугыш инвалиды. Бер аяклы көенчә бөтен нәрсәне дә җиренә җиткереп эшли иде, уфтанмый да.

Укытучыбыз белән үстергән җиләк-җимешнең файдасы да бар иде. Кыш буе мәктәптә бушлай туенабыз. Артык калган җиләк-җимешне авыл халкына сатып, мәктәпкә чаңгы-тимераяклар ала идек. Сабир абыйның бочкага тозланган кыяр-помидорлары телеңне йотырлык була иде.

Балачак, яшьлек искә төшсә, хатирәләрнең иге чиге юк инде аның, күзгә яшьләр килә. Эх, тиз үтә дә икән гомер! Таң ата да, кич була. Олыгаябыз  инде, оныклар үсеп килә. Тик урамнар буш, тау битләрендә дә эзләр күренми, бала-чага тавышы да ишетелми…

Розалия ГАФУРОВА.

Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 810

Комментирование запрещено