Индус Таһиров татар оешмаларына дөньядагы барлык татарны санап чыгарга тәкъдим итте

VVS00838«Татарларның төгәл санын белү өчен безгә җанисәпне үзебезгә башкарырга кирәк», — диде академик.

ТР Фәннәр академиясе академигы Индус Таһиров сүзләренчә, татарларның төгәл санын белү өчен дөнья буйлап урнашкан татар оешмалары җирле татарларны үзләре барлап, санап чыгарга тиеш.

«Җанисәп булып узды. Әмма хәзер татарның күпме икәнен белә алабызмы? Дөрес сан булачак дип әйтеп булмый. Татарлар дөньяда күпме икәнлеген белмибез. Тәкъдимем шундый: безгә җанисәпне үзебезгә башкарырга кирәк. Самара — шуңа ачык мисал. Алар үзләре татарлар санын исәпләп чыгарган. Ике ел җанисәп арасында татарлар 30 меңгә арткан», — диде ул Милли шура утырышында.

Индус Таһиров сүзләренчә шуннан соң гына биш миллион яки унбиш миллион булуыбыз турында әйтеп була. «Конгресс җитәкчелегендә шушы эшне башкарып чыгасы иде», — диде академик.

«Икътисад, милли мөнәсәбәтләр, дин мәсьәләсен алып баруда безгә һәрвакыт карап торалар, татарны мисал итеп күрәләр. Безнең арттан башкалар бара. Шуның өчен дә татарның өстендә җаваплылык зур», — ди ул.

Индус Таһиров фикеренчә, быелгы җанисәп вакытында барлык татар да актив булмаган. «Без аларны уятып бетерә алмадык. Алар үз сүзен әйтмәде. Татарны Россиянең бөтенлеген сафлый торган, аңа мисал тудыра торган милләт икәнен күрсәтә алсак, зур эш эшләр идек», — дип саный ул.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 868

2 комментариев

  1. Сон,гарак калдык шул, иртэрэк кирэк иде. Санау утте бит инде. Бетен танышлардан, туганнардан сорарга иде, санауда катнашканмы, юкмы.

  2. Бэлки дорестер дэ Индус абый эйтсэ дорес эйтэ ИсэнлекСЕЗГЭ