Энем Рафик истәлегенә

i11Халисә апам һәм Раил җизнәй уллары — Рафик иркәмә багышлыйм…

Рафик иркәм минем, апам улы, үстең авыл җирендә.
Бик яраттың мал-туарны, үстерештең аларны.
Печән салдың, су эчердең, бәрәңгесен вакладың.
Мал яратып, тырышып, ярдәмле бала булдың.

Кече чактан, кызыксынып, куяннар да үстердең,
Матур оялар ясап, шатланып карап йөрдең.
Малай чактан ат өстендә йөрергә син өйрәндең,
Колхоз атына атланып, ярышларда катнаштың.

Тырышлыгың аркасында алдынгылардан булдың,
Матур, кыйбатлы бүләкләр дә алгалап кайта идең.
Атлар ярышы барганда, бар кеше көтеп торды,
«Кайсы авыл аты беренче килер?» — диде.

«Үзебезнең Ярмәк авыл егетебез Рафик», — дип,
Туган, күрше, авылдашлар, барысы да шатланды.
Шәһәрдә торып карадың, «Автозаводта» эшләдең.
Фатир да бирделәр сезгә, тик җир-мал эшен сагындың.

Ярмәктә өй сатып алдың, туган йортың янында.
Гаиләңне алып киттең, урнаштыгыз авылда.
Ул өйне матур итеп зурайттыгыз, кордыгыз,
Бик ипле итеп, малларга абзар салып куйдыгыз.

Гаиләң белән, бергәләшеп, үстердегез аларны.
Сыер-бозау, ат-тайларны һәммәгез дә яратты.
Җир эшләре башкардыгыз, тырышлыкта булдыгыз.
Төрле-төрле яшелчәләр, чәчкәләр үстердегез.

Куяннарны олыгайгач та, үрчеттең сараеңда,
Улың ярдәмгә килде, өйрәнде мал карарга.
Атларны бик яраттың, хөрмәт белән үстердең,
Үзең үстергән ат белән ярышларга йөредең.

Халыкны да син тыңладың, ярдәм иттең аларга.
Эшче атларың белән булыштың җир эшендә.
Күптән түгел генә әле син катнаштың ярышта.
Кыйммәтле бүләк бирделәр һәм матур ефәк тукыма.

Тукымаңны миңа бирдең: «Тегәрсең, апам, күлмәк».
Әйе, алдым, бик шатландым, мине яратып биргәч…
Күлмәк тектем матур итеп, киеп кайтырмын, диеп.
Тик күлмәгемне күрә алмадың, ике ел кайталмадым.

Еллар тыныч булмады, мәшәкәтле дә иде,
Күлмәгемне киям иркәм истәлеге диеп.
Сагынуымны басам шушы бүләккә карап.
Дөньябызга тынычлык телим, һаваның чисталыгын.
Шатланып туган авылга кайтып йөрергә булсын.

i (1)11i11 i (2)

Галибә ИДИЯТОВА (ГАТИЯТУЛЛИНА).

Тольятти шәһәре — Иске Ярмәк авылы.

Просмотров: 1263

Один комментарий

  1. Чудесно. Близко. Родственно. Задушевно. Ностальгия по-прошлому…