Белгеч: Казан татарларының 78 проценты үзен татар халкының аерылгысыз өлеше дип саный

kazan-3Казан татарлары «үз-үзеңне билгеләү» төшенчәсен тел, мәдәният, гореф-гадәт, дин белән тәңгәлләштергән. 

Социология фәннәре докторы Гөлнара Габдрахманова Казанда яшәүче татарларның 78 проценты үзләрен татар халкының аерылгысыз өлеше булуын беркайчан да онытмавын әйтте.

«Кешеләрнең 75 проценты үзләрен милли төркемнең бер өлеше итеп тоюны мөһим булуын әйтә. „Үз-үзеңне билгеләү“ сүзе нәрсәне аңлата, дигән сорау да бирдек. Казан татарлары „тел, мәдәният, гореф-гадәт, дин“ дип җавап бирде. Мондый җавапларны без рус халкыннан да ишеттек», — диде ул тикшеренү нәтиҗәләрен укыган чыгышында.

«Парадигмалар алмашыну шартларында татар белеме: теория, методология, практика» I Халыкара фәнни-гамәли семинарында Гөлнара Габдрахманова Оренбург һәм Уфа губерналарындагы татар авылларында массакүләм башкортлаштыру XVIII–XIX гасыр азагындагы дәүләт статистик материалларында теркәлгән булуын әйтте.

«Бу күренеш башкортларның күпләп тәшкил итү нәтиҗәсе түгел, ә татарларның бер өлеше башкорт хәрбиләренә күчү нәтиҗәсендә барлыкка килгән», — дип аңлатты галимә.

Аның сүзләренчә, татарлар башкорт хәрбиләренә аңлы рәвештә күчкән, ләкин татар халкы үз-үзен билгеләвен бервакытта да гамәлдән чыгармаган. «Шуңа күрә, татарларның үз-үзен билгеләвен озак вакытка сузылган тарихи күренештә түгел, билгеле бер вакыт аралыгында да өйрәнергә кирәк», — дип саный ул.

«Татар халкының үз-үзен билгеләү мәсьәләсен өйрәнүдә социологлар гына түгел, төрле төбәк тарихчылары, филолог, дин галимнәре дә кушылды. Татар халкының үз-үзен билгеләү төшенчәсен галимнәр генә түгел, журналист, блогер, администратор, җәмәгать эшлеклесе, хакимият органнары вәкилләре дә куллана башлады», — диде ул. 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 754

Комментирование запрещено