6 декабрьдә Казанда XII Дөньякүләм «Белем җәүһәрләре» татар интернет-проектлары бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Безнең «Камышлы хәбәрләре» газетасының инстаграмдагы рәсми аккаунты «Татарстан Республикасыннан читтә эшләп килгән иң файдалы һәм популяр интернет-проект» номинациясендә җиңү яулады.
Дөнья күләмендә уздырылган бәйгедә безне бик югары бәяләделәр. Чиксез рәхмәтлебез!
Хөрмәтле укучыларыбыз! Безнең белән бергә булганыгыз өчен зур рәхмәт әйтәбез! 1 меңнән артып киттек. Тагын да артырбыз, дип ышанабыз. Бергә булыйк!
«Камышлы хәбәрләре» газетасының инстаграмдагы рәсми аккаунты.
Просмотров: 754