Табигатебезне чисталыкта тотыйк

image-132Ата-бабаларыбыз Бөек Ватан сугышында гомерләре, сәламәтлекләре бәрабәренә киләчәк буын кешеләре өчен аяз күк йөзе, тыныч тормыш яулап алганнар. Ә без туган җиребезнең — киң кырларыбызның, җиләк-җимеш бирә торган урманнарыбызның, авыл-шәһәрләребезнең кадерен беләбезме? Шул турыда уйланыйк әле.

Урманнарда, табигать кочагында булганда онытылып китмибезме? Саф һава сулап кайтабыз дип, арыш капчыгы хәтле сумкаларыбызга ашамлык-эчемлекләр төйибез дә, җиңел машиналарыбызга утырып, «пикник»ка китеп барабыз. Ә кайтканда сумкаларыбыз бермә-бер җиңеләя. Аннан ашамлыклар гына түгел, плас­тик шешәләр дә, целлофан капчыклар да, консерв калайлары да “төшеп кала”. Кайтыр юлга чыкканда артыгызга борылып карарга онытмагыз, икенче юлы бу урынга киләсегез килмәс, дип уйлыйм. Ә кайбер хуҗалар йортта җыелган чүпләрен дә, машиналарына төяп, чәчәкле урманнарга илтеп ташларга кыенсынмыйлар.

Быел без тормыш иптәшем Искәндәр белән Камышлы авылы паркында җыештыручы булып  эшләдек. Парк бик матур, агачлар, аллы-гөлле чә­чәкләр үсеп утыра, балалар өчен уен мәйданчыклары бар, спорт сөючеләр өчен тренажерлар урнаштырылган. Чүп-чар, шешәләр өчен махсус савытлар куелган.

Ләкин, ни кызганыч, культура паркында ял итүче кайбер авылдашларыбызга культура җитеп бетми икән әле, чүпләрен җиргә ташлап калдыруны кулайрак күрәләр. “Нигә соң туңдырма кәгазьләрегезне, пластик шешәләрегезне чүп савытларына ташламыйсыз?”  дигән сорауга, күз дә йоммыйча, моның өчен акча алып эшли торган кешеләр бар бит, җыештырырлар әле, дип жавап кайтаралар. Шаккатырлык хәл! Дөрес, барысы да андый түгел, билгеле. Әмма араларында югарыда язып үткән килбәтсез кешеләр байтак.

Һәр елны район администрациясе халык өчен зур җыелыш оештыра. Анда хакимият җи­тәкчеләренә ата-аналар: «Без­гә ял итү урыны, балаларга уен мәйданчыклары кирәк, урамнарга чәчәкләр утыртмыйсыз», — дип шаулашалар. Ярар, хакимият барысын да булдырды. Парк та булды, балалар мәйданчыгы да… Хәзер инде культуралы ял урыны даулаган ата-аналар морадларына ирештеләр, күрәсең, балалары комлыкта уйнаган вакытта, эскәмияләрдә, бер дә оялмыйча, хәмер эчеп утыралар, буш шешәләрен шунда ук ташлап, кайчакта  ватып ук калдыралар. Балалар күрер, ватык пыяла аякларын җәрәхәтләр, дип бер генә дә уйламыйлар, күрәсең. Балаларга нинди үрнәк бирәләр алар? Бу сабыйлар кем булып үсәрләр? Комлыктан вак кына пыяла кыйпылчыкларын җыеп алып та булмый бит әле. Бер-бер хәл булса, кемне җавапка тартырга? Һаман шул район җитәкчеләрен яисә җыештыручыларны гаеп­ләрләрме?

Район үзәгенең Центральный урамында да яз саен матур-матур чәчәкләр утыртыла. Ә мәктәптән кайтып баручы укучылар шул клумбаларга конфет-шоколад, печенье, туңдырма кәгазьләрен ташлап калдыралар. Ата-ана тәрбиясе җитмәгәндә, һич югында, әйләнә-тирә дөнья дәресләре керә бит мәктәптә. Укытучылар да өйрәтмиме икәнни, дигән сорау туа.

Әти-әниләр, әби-бабайлар!  Балаларыгызны, оныклары­гызны мәктәпкә озатканда, үз-үзләрен урамда тоту ка­гый­дәләренә, әйләнә-тирә та­би­гатькә, авылыбыз пөхтә­легенә игътибарлы булырга өйрәтсәгез иде. Табигатебезне, урманнарыбызны, урамнарыбызны чисталыкта тотыйк, йорттан чыккан чүп-чарны, сорт­ларга бүлеп, юк итәргә өйрәник.

…Соңгы елларда никтер яңгырлар яумый, җил-да­выл­лар гомер буе җыйган мал-мөлкәтебезне юкка чыгара, өй түбәләрен алып ташлый, янгыннар чыга, яман чирләр барлыкка килә, дип зарланабыз. Бу сынауларны табигатьме, Җир-анамы, әллә инде Аллаһы Тәгалә үземе ваемсызлыгыбыз, белдексезлегебез, эчке шапшаклыгыбыз өчен бирәдер, мөгаен. Катырак җәза бирмәгәе…

Җәмилә МИНЕГАЛИМОВА.

Камышлы авылы.

 «Бердәмлек».

Просмотров: 865

Комментирование запрещено