“Кешеләрне шатландырырга, гаҗәпләндерергә, аларга елмаю бүләк итәргә, күңелләрен күрергә яратты ул…”

IMG_20210830_10485711Милләттәшебез Әнвәр Сөнгатулла улы Гыйззәтуллинны Самар татарлары арасында күпләр белә торгандыр. Шәһәребезнең Җәмигъ мәчетен сала башлаган беренче көннәрдән үк ул гыйбадәтханәне төзүгә, аннары күп еллар аның эшчәнлегенә зур өлеш кертеп яшәгән кеше. Әнвәр әфәнде мәчеттә ревизия комиссиясе әгъзасы иде, кизү торучы булып та эшләде ул. Гыйбадәтханә йортындагы искиткеч гөлбакча да – Әнвәр әфәнде һәм аның хатыны Мәрьям ханым куйган тырыш хезмәтнең күркәм нәтиҗәсе. “Матурлыкны яраткан кеше таш бакчаны да гөлбакча ясар”, — диләр бит. Әйе, чәчкәләрне рухи дөньясы бай булган, нечкә күңелле кеше генә үстерә ала. “Кулыннан гөлләр түгелә”, — дип тә уңган, булдыклы кешеләр турында гына әйтәләр бит.

Үз вакытында Әнвәр абый үзенең күңел җылысын биреп утырткан хуш исле чәчкәләр, куаклар, агачлар мәчеткә килгән һәр кешенең күңелен күтәреп җибәрә, соклану хисләре уята. Гөлбакчага хозурланып торганда, күпләр шушы гүзәллекне булдырган кешеләргә рәхмәт укый торганнардыр.

Әйе, гомеренең соңгы көннәренә кадәр мәчеткә юлын өзмәде Әнвәр абый.

84 яше туларга ун көн кала, 14нче августта, Әнвәр Гыйззәтуллин якты дөнья белән хушлашты…     

Әнвәр абыйны искә алып, аның турында күп язарга була. Бай күңелле, миһербанлы, уңган, булдыклы кешенең хезмәт җимешләре дә, игелекле гамәлләре дә күп була бит ул.

Ә менә аның тормышын бизәгән тагын бер яраткан эше турында язып үтмичә мөмкин түгел. “Сәләтле кеше — һәрьяклап сәләтле”, диләр бит. Әнвәр абый Самар татарларына фокус күрсәтүче буларак та таныш иде бит әле.  35 ел буена шәһәребезнең танылган “Ялкынлы яшьлек” ансамбле концертларын үзенең тылсымлы номерлары белән бизәп торган кеше ул.

“Әнвәр әфәндегә мондый сәләт кайдан килгән булган икән?” – дип гаҗәпләнерләр, бәлки, күпләр. Татар сәнгате осталары арасында иллюзиячеләр еш очрамый бит!

IMG_20210830_104004

Кечкенә Әнвәр әти-әнисе белән

49 (1)

Әнвәр Гыйззәтуллин улы һәм оныклары белән

IMG_20210830_104759

Әнвәр абыйны иллюзия сәнгате кечкенәдән кызыксындырган. Ә армиядә хезмәт иткәндә  аңа бу оригинальжанр белән якыннан танышырга насыйп була. Эш шунда ки, аларның хәрби часте урнашкан Муром шәһәренә гастрольләр белән эстрада һәм кино артисты, фокусчы  Арютун Акопян килә. Фокусларын күрсәтер өчен аңа ярдәмче кирәк була, һәм Әнвәр өч көн танылган иллюзияче белән бергә чыгыш ясый. Рәхмәт йөзеннән Акопян егеткә ике фокусының серен ачып бирә.

Инде хезмәтен тутырып кайткач, тора-бара Әнвәр әфәнде, тамашачылар алдында чыгыш ясап, аларга үзе уйлап чыгарган фокусларны күрсәтә башлый.  Башта ул авиация заводының үзешчән сәнгать хезмәтчәннәре коллективында Киров исемендәге Мәдәният сараенда чыгыш ясый. Ә “Ялкынлы яшьлек” ансамбле оештырылгач, биредә 35 ел буена татар тамашачысына тылсымлы номерларын бүләк итә.

Бөтен фокусларын Әнвәр әфәнде үзе уйлап чыгара торган булган. Иллюзияче эшендә математик төгәллек, зиһен үткенлеге, артистизм таләп ителә. Тамашачы “хәйләне” сизмичә, сәхнәдән күрсәтелгән күренешкә ышанып калырга тиеш. Ә моның өчен кулларның җитез хәрәкәтләнүе, реквизитларның дөрес урнашуы кирәк.  Әлбәттә инде, Аллаһы Тәгаләдән бирелгән талант та кирәк. Һәм инде гомер буе шушы сәләтне үстереп, камилләштереп, шомартып, яңалыклар кертеп, бертуктаусыз эзләнеп тору да сорала.

48

Әнвәр әфәнде хатыны һәм оныгы белән

???????????????????????????????

Гыйззәтуллиннарның дус гаилә

IMG-20210906-WA0004

Әнвәр әфәнде (сулда) һәм Рәшит Кәримов

???????????????????????????????

Әнвәр һәм Мәрьям Гыйззәтуллиннар

??????????????????????????????? ???????????????????????????????

???????????????????????????????

Әнвәр Гыйззәтуллин нәкъ шулай эшли дә. Кеше күңеленә могҗизага (ягъни яктылыкка, яхшыга) ышану салырга тырышып яши ул. Тамашачыларның фокусларны балаларча сөенеп, чын күңелдән гаҗәпләнеп карап утыруы, нарасыйларның, күзләрен зур ачып, чын могҗиза күргәндәй, аптырап калуы Әнвәр әфәндегә ләззәт китерә, тормышына ямь өсти.

“Бөтен фокусларның сере бер, ә аларны күрсәтү ысуллары төрле. Иң мөһиме — үз көчеңә ышану кирәк, шул вакытта тамашачы да сиңа ышаначак”, — дип әйтә торган булган Әнвәр абый.

Милләттәшебезне искә алып, аның якыннары, дуслары күңел түрләрендәге иң якты истәлекләре-хатирәләре белән уртаклаштылар.

Әнвәр әфәнденең улы — Рәшит Гыйззәтуллин:

“Әти кешеләргә елмаю, шатлык бүләк итәргә, аларны гаҗәпләндерергә ярата иде. Шуңа күрә фокуслар белән мавыгып киткәндер дә инде ул.

Һәр чыгышка бик тырышып әзерләнде. Өебез тулы кулъяулыклар, тартмалар, җепләр һәм башкалар, һәм башкалар булыр иде. Инде күп еллар тамашачылар алдында чыгыш ясамаса да, фокус уйлап табуын, реквизитлар ясавын барыбер дәвам итте.

Гаҗәпләндерергә ярата иде шул әти… Әниебез чирләгәч, мине дә бик гаҗәпләндерде ул. Ник дисәгез, кызурак холыклы әтиебезнең никадәр йомшак, назлы да булуын күрдем мин. Ул әнигә карата шундый ягымлы хисләр күрсәтеп, аны карап, тәрбияләп яшәде! Ашарына да үзе пешерде, башка эшләрне дә, бер генә дә уфтанмыйча, башкарды. Әни белән 60 ел бергә гомер иттеләр алар.

Гәрчә миңа карата да ул беркайчан да дорфалык күрсәтмәде, тавышын күтәрмәде. Барысын да яхшылап аңлатып бирер иде.     

Әтидән үрнәк алырлык нәрсәләр күп булды. Мәсәлән, әтинең һәм аның энесе – Дамир абыйның үзара мөнәсәбәтләренә гел сокландым мин. Туганлык җепләре нык иде аларның. Дамир абый Мәскәүдә яшәсә дә, гел аралашып, күрешеп тордылар алар. Бер-берсен кайгыртып, ярдәмләшеп, күңелләрен күреп, бер-берсенең кадерен белеп гомер иттеләр. Мин ике улыма да аларны үрнәк итеп куям. Сез дә үзара шундый дус булып, бер-берегезне якын итеп яшәгез, дип әйтеп киләм.

Нәрсәгә тотынса да, әти һәр эшне җиренә җиткереп эшләде. Заводта да, мәчеттә дә үз хезмәтен намус белән башкарды.  

Әти белән мөнәсәбәтләребез яхшы булды безнең. Озаклап сөйләшеп утыра идек. Ә вафатына ике ай кала, ул миңа үзенең бәхетле кеше булуы турында белдерде.

Әтиемә әйтелмәгән сүзләр калды, дия алмыйм. Күп сөйләштек без. Әмма бер генә нәрсә – аның белән горурлануым турында үзенә әйтеп өлгерә алмадым шул…”

Әнвәр әфәнденең энесе — Дамир Гыйззәтуллин:

“Абыемнан мин ике яшькә кече. Ул мәктәпкә укырга кергәч, аның белән бергә мин дә белем алдым, дип әйтергә була. Аңардан карап, күп нәрсәгә өйрәндем. Беренче сыйныфка барганда, мин инде укый да, яза да белә идем.

Абый минем яклаучым да, саклаучым да булды. Балачагыбыздан алып, гомеренең соңгы көннәренә кадәр ул миңа ярдәм итте. Бигрәк тә авыр чакларымда, тугыз ел элек хатыным вафат булгач, аеруча нык булышты ул, минем белән гел элемтәдә торды, тынычландырды, юатты.

Бер-беребездән читтә яшәсәк тә, без гел аралашып, күрешеп тордык. Менә әле язын абыем янында ике ай яшәп киткән идем. Төрледән-төрле темаларга озаклап сөйләшеп утырдык без.

Абый кызурак холыклы булса да, миһербанлы, мәрхәмәтле, гадел кеше иде. Үпкә саклый, үч тота белмәде ул. Кешеләр белән дә яхшы итеп аралаша иде.

Үз вакытында ул мине “Ялкынлы яшьлек” ансамблена да җәлеп итте бит әле. Берникадәр вакыт аның белән бергә сәхнәдән фокуслар күрсәттек. Мин аның ярдәмчесе буларак катнаштым инде.

Абыем хатыны, улы Рәшит, ике оныгы, биш туруны (правнуки) өчен үлеп тора иде, үзләренә гел яхшы мөнәсәбәт күрсәтте.

Аның сабырлыгына, эчкерсезлегенә, намуслылыгына сокланып яшәдем.

Әнвәр абыемны бик яраттым мин. Аның үлеме безнең өчен көтелмәгән хәл булды. Әле яшәр кебек иде… Урыны оҗмах түрләрендә булсын”.

Самар Җәмигъ мәчете имамы Габделәхат хәзрәт Мингачев:

«Әнвәр әфәнде турында яхшы сүзләр генә әйтергә була. Мәчет бабайлары да аны мактап кына телгә алалар.

Туры әйтә торган, вәгъдәсендә торучан кеше иде ул. Бик эшчән, уңган, булдыклы, җаваплы. Мәчет бакчасын утыртып, аны яхшы итеп карап торды.

Мәхәббәтле иде Әнвәр әфәнде. Аллаһы Тәгаләгә ихлас күңелдән гыйбадәт кылды.

Урыны оҗмахта булсын, РаббыбызӘнвәр Сөнгатулла улы Гыйззәтуллинның рухын шат кылсын”.   

Үз вакытында “Ялкынлы яшьлек” ансамбленың алып баручысы булган Исмәгыйль Мостафин:

“Без Әнвәр абыйның улы Рәшит белән бер уку йортында – Самарның сәнгать академиясендә белем алдык. Ул балетмейстер һөнәрен үзләштерде, ә мин режиссерлык бүлегендә укыдым. Рәшит белән дуслашып киттек без.

Алар үз йортлары белән яшиләр иде. Мин  үзләренә кунакка барып йөрдем. Әнвәр абыйның хәләл җефете — Мәрьям апа, бик уңган ханым, безне ачык йөз белән каршы алып, төрледән-төрле тәмле ризыклар белән сыйлар иде. Нинди күңелле чаклар!

Әнвәр әфәнде — лаеклы нәсел дәвамчысы. Аның әтисе — Сөнгатулла абзый, әнисе — Мәзлүмә апа бик дини кешеләр булганнар. Сөнгатулла абый – мәчет әһеле. Совет чорында да алар, качып-посып булса да, намаз укыганнар, корбан чалганнар. Мәзлүмә апа, унике яшеннән ятим калып, балалар йортында тәрбияләнгән. Төрле авырлыкларга карамастан, ул анда да намазын калдырмаган.

Динебез Исламга ихтирам, мәхәббәт Әнвәр абыйга балачактан, әти-әнисеннән канына сеңеп калган булса кирәк. Ул да бит, Самар Җәмигъ мәчете әһеле буларак, күп еллар дин юлында хезмәт иткән кеше.

“Ялкынлы яшьлек”ансамбленда да Әнвәр абый Гыйззәтуллин белән туганнарча аралашып эшләдек без. Ул фокус күрсәтү серләренә үзлегеннән өйрәнсә дә, бу эшне һөнәрмәндләр дәрәҗәсендә башкарды. Тамашачыларны үзенә җәлеп итеп, хәйран калдыра иде. Һәр чыгышын кызыклы, күңелле итеп әзерләргә көч куйды. Ул бит оригиналь жанр белән шөгыльләнде. Ә татар сәхнәсендә – бу бик сирәк күренеш. Моны ул бик яратып, тырышып башкарды.

Әнвәр абый энтузиаст, шәфкатьле, хәйләсез, ихлас күңелле кеше иде. Аның туганнары да шундыйлар. Әгәр гастрольләр белән, әйтик, Әбдери авылына барабыз икән, Әнвәр әфәнденең анда яшәүче туганнары безне кунак итмичә калмыйлар иде.

Малаена, оныкларына яхшы тәрбия бирде ул. Аларны үз үрнәгендә үстерде. Дин юлында булулары да Әнвәр әфәнденең тәрбиясеннән килә, дип уйлыйм.

Мин Әнвәр әфәндегә бик рәхмәтле. Ул миңа гел ярдәм кулын сузды, тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашты, аталарча мөнәсәбәт күрсәтте. Әнвәр абый кешеләрне шатландырырга яратты. Тәрбияле, тәртипле кеше, лаеклы шәхес иде ул”.    

Самар Җәмигъ мәчете коменданты Рәшит Кәримов:

“Әнвәр әфәнде мәчет төзелешендә беренче көннәрдән үк катнашып, күп еллар дин юлында хезмәт куеп яшәде.

Олылар белән дә, яшьләр белән дә уртак тел таба белде. Гыйбадәтханәдә кизү торганда да кешеләргә ачык йөз күрсәтте, авыр сүз әйтмәде. Сабыр кеше иде ул.

Әнвәр әфәнде миңа акыллы киңәшләре белән һәрвакыт ярдәм итте. Без бик дус идек. Аралашып яшәдек. Яхшы кеше иде ул. Аллаһы Тәгалә аның рухына кылган догаларыбызны кабул итсен”. 

Миләүшә ГАЗИМОВА.

 «Самар татарлары» журналы, № 3 (32), 2021 ел.

  

 

 

  

Просмотров: 887

Комментирование запрещено