Равил Гайнетдин Рушан Әббәсовка «Әл Фәхр» орденын тапшырды

4DD0B323-EB66-460D-9A92-4EC4A1EA76BE_cx0_cy10_cw72_w1200_r1Мөфти шәех Рушан Әббәсовның Мәскәү өлкәсендә мөселман өммәте формалашуга сизелерлек өлеш кертүен билгеләп үтте һәм 15 ел элек аның тырышлыгы белән Ногинск шәһәрендә мәчет төзелүен искәртте. 

Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, РФ Мөфтиләр шурасы рәисе, РФ Президенты каршындагы дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек Советы әгъзасы, мөфти шәех Равил Гайнетдин үзенең урынбасары, Мәскәү өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Рушан Әббәсовка Россия мөселманнарының югары бүләген — «Әл Фәхр» мактау орденын тапшырды.

Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бүләкләү тантанасы Рушан хәзрәт Әббәсовка — 40 яшь, аның Мәскәү өлкәсе өммәтенә хезмәт итүенә 20 ел тулуга багышланган.

«Ислам диненә күпьеллык нәтиҗәле хезмәт иткәне, Мәскәү өлкәсендә үрнәк мөселман җәмгыяте тормышын оештыруы, халыкара мәйданда Россия мөселманнарының абруен ныгытуы өчен бүләкләнә», — диелә Указның текстында.

Россия мөселманнарының рухи лидеры Равил Гайнетдин искәрткәнчә, Рушан Әббәсов дини юлын балачакта ук, Мәскәү Җәмигъ мәчете каршындагы мәдрәсәдә аның укучысы буларак башлаган. Мөфти шәех Рушан Әббәсовның Мәскәү өлкәсендә мөселман өммәте формалашуга сизелерлек өлеш кертүен билгеләп үтте һәм 15 ел элек аның тырышлыгы белән Ногинск шәһәрендә мәчет төзелүен искәртте.

Рушан Әббәсов үзенең җавап сүзендә дини эшчәнлегенә югары бәя биргәне өчен Равил Гайнетдингә рәхмәт әйтте һәм Россия мөселманнарының рухи лидеры аның өчен һәрвакыт үрнәк булуын искәртте. 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 661

Комментирование запрещено