Хатыйп Миңнегулов: Мәүлә Колыйны өйрәнергә ярамаган вакытта лекцияләр укый идем

KSF_2186+_1«Казан ханлыгы дәүләтчелегеннән мәрхүм ителгән вакытта Мәүлә Колый электән булган традицияләрне яңартырга тырыша», — диде профессор. 

КФУ профессоры, әдәбият галиме Хатыйп Миңнегулов Совет чорында борынгы төрки әдәбият дәресләрендә XVII гасырның татар әдибе Мәүлә Колый турында студентларга лекция укуы турында сөйләде.

«Мәүлә Колыйны өйрәнергә ярамаган вакытта студентларга лекция укый идем. Татарларның фаҗигале тарихы бар. Дәүләтчелегеннән мәрхүм ителгән Казан ханлыгы халкы кырыла, елга буйларына куыла, качып китә. Иҗат кешеләре, дин әһелләре, шагыйрьләребез кача. Шушы вакытта әһелләребез электән булган традицияләрне яңартырга тырыша. Шулар арасында Мәүлә Колый шушы эшкә керешә», — диде ул.

Аның сүзләренчә, Мәүлә Колый элекке казанышларның шактый өлешен үзләштерә, иҗатында яңа төсмер бирә һәм киләчәк буынга тапшыра.

«Иҗатында бүгенге көнебез өчен аваздаш яклар күп: кешеләрне кайгырту, әхлак тәрбиясе бирү һ.б. Мәүлә Колыйны Фазыл Туйкә, Габдрахман Сәгъди, Галимҗан Ибраһимов, Шакир Абилов, Марсель Әхмәтҗанов кебек галимнәр өйрәнде», — ди галим.

Хатыйп Миңнегулов филология фәннәре кандидаты Раиф Мәрдановның Мәүлә Колыйның ике поэмасын тапканын әйтте. «Дәреслекләргә кертелде. Әмма хезмәтләре безнең халыкка тиешле дәрәҗәдә барып җитмәде. Дәреслектә Мәүлә Колый турындагы бүлекне мин язган идем», — диде Хатыйп Миңнегулов «Питрәч районы һәм Мишә елгасы буйлары: үткәннән — бүгенге көнгә кадәр» республика фәнни-гамәли, тарихи, туган якны өйрәнүчеләр конференциясендә.

Питрәч муниципаль районы башлыгы Илһам Кашапов сүзләренчә, Мәүлә Колыйның тормыш юлы һәм иҗади мирасы аз өйрәнелгән. «Мәүлә Колый иҗатында кешенең әхлакый сыйфатлары, ата-ана мәрхәмәте, мохтаҗларга карата мәхәббәт, һәр байлыкның нигезе — хезмәт, дип дан җырлый. Бөек шәхеснең исемен мәңгеләштерергә тиешбез», — диде ул чыгышында.

«1982 елда Питрәч районында табылган кулъязмага күз салсак, әтиемнең тамырлары Мәүлә Колый нәселенә барып тоташа. Аның иҗатында дин, мәхәббәт лирикасы да бар. Түгәрәк өстәлне оештыручыларга рәхмәт», — диде социология фәннәре докторы, Мәүлә Колыйның туганы Лариса Борһанова.

«Питрәч районында археологик, эпиграфик объектлар күп. Мәүлә Колыйның иҗатын чит илдә күрбәк беләләр, үзебездә иҗатын өйрәнүчеләр аз. Бу аның тормыш юлын, мирасын өйрәнүдә беренче адым гына. Аның суфичы буларак, психологик, фәлсәфи карашларын беләбез. Алга таба Россия күләмендә дә конференция булачак», — диде татар төбәкчеләре оешмасы рәисе, ТРның атказанган фән эшлеклесе Альберт Борһанов. 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 661

Комментирование запрещено