Кляүле станциясендә яшәүче милләттәшләремә - дин кардәшләремә мөрәҗәгать итәсем килә. Биредә татарлар бик аз булса да, динебезне күәтләп мәчетебез эшләп тора. Бик зур көч куеп, шундый матур итеп корылган Аллаһы йортының ишек-капкалары ябылмасын өчен аңа даими рәвештә ярдәм итеп торырга кирәк. Ул моңа мохтаҗ.
Барыбыз да исән-сау булыйк дип… Эшләребез, кылган гамәлләребез, изгелекләребез хәерле булсын дип… Әрвахларыбызның рухы шат булсын дип, садакаларыбызны шушы матур Аллаһы йортын тотуга тапшырыйк әле без...
Гыйбадәт йортыбыз станциядә яшәүче барлык мөселман-татарларыбызның күңелләренә иман байлыгы биреп торсын иде. Бер-беребезне хөрмәт итеп, бер-беребезгә ярдәмләшеп яшик, җирле татарларым.
Барыгызга да күңел байлыгы, исәнлек, шатлык-бәхетләр теләп калам. Кләүлебез өстендә моңлы азан тавышлары мәңге яңгырасын!
Сәмига ӘСӘДУЛЛИНА.
Кләүле станциясе.
Просмотров: 616