“Аның киң күңеленә бөтен дөнья сыйган, диярсең…”

001 — копияКамышлы районының Рус Байтуганы авылында гомер итүче Минсәхи кызы Нурания Абзалованы инде бик күп еллар белсәм дә, мин бу ханымга һаман да сокланып туя алмыйм. Гомумән, аңа көн саен сокланырга мөмкин. Аның белән аралашкан саен үзенә карата гаҗәпләнү, хөрмәт хисләре туа тора.

Нурания апаның киң күңеленә бөтен дөнья сыйган, диярсең. Үз милләтенең язмышын тормышының һәр мизгелендә кайгыртып, башкаларның күңелен күреп, ярдәм кулын сузып, юмартлык күрсәтеп яши ул.

Бер кешедә шулкадәр күңел байлыгы булсын да, шундый олы йөрәк типсен әле – исләрең китәр! Бер яктан Нурания апа йомшак, нечкә күңелле, хискә бирелүчән ханым булса, икенче яктан ул – үткен, максатына ирешүчән, чая кеше. Әгәр шушы капма-каршы сыйфатларга ия булмаса, ул тормышында шушындый зур уңышларга ирешә алыр идеме икән?

Шунысы да игътибарга лаек – рус мәктәбендә белем алып, укыганда “Әлифба” китабын кулына да тотып карамаган Нурания апа татар телен камил белә, ана телендә матур мәкаләләр яза. Ә аның татар сөйләмен ишетсәгез сез! Аһәңле, тәмле итеп сөйләшә ул.  

Гомумән, Аллаһы Тәгалә Нурания апаны үзенчәлекле, башкалардан аерылып торучы, аерым сәләтләргә ия булган шәхес итеп яралткан. Гәрчә язмамны укыганда, сез үзегез моңа инанырсыз.

 “Без мәктәптә рәхәтләнеп татарча сөйләшә алмадык”

“Нурания апа, балачагыгызга кайтып килик әле”, — дигән соравымны әңгәмәдәшем шатланып кабул итте.

“Ии, Миләүшә, без барыбыз да – балачактан, дигән гыйбарә яши бит. Бу – хак сүзләр. Кечкенә чакларым бер дә күз алдыннан китми минем. Хатирәләремне оныкларыма да сөйләп торам. Мин Камышлыда туганмын. Биш яшь тулгач, әти-әнием туган авыллары – Татар Байтуганына кайтып урнаштылар. Камышлыда алар йорт салганнар иде, әти ат караучы булып эшләде, әнием райсполкомда идән юып йөрде. Шушы өйне Татар Байтуганының Бигәш тавы итәгенә күчерделәр. Ничә ел шунда яшәгәч, өйне су баса башлады һәм аны мәчет янына тагын күчерделәр.    

Авылда татар мәктәбе бар иде. Без күчеп килгән елны ул ябылды. Миңа рус мәктәбенә укырга керергә туры килде. Ике көннән соң өйгә кайттым да: “Бүтән мин мәктәпкә бармыйм!” – дип елыйм. Русча бер сүз белмим бит, укытучы сөйләгәнне дә аңламыйм. Шунда әнием миңа бик тә акыллы сүзләр әйткән иде: “Белем – үзең өчен юлдаш, дустың өчен – хәзинә, дошманың өчен – корал”. Ул вакытта моның мәгънәсенә төшенеп бетмәсәм дә, әниемнең күз карашыннан белем алырга кирәклеген яхшы аңладым. Ул үзе бер көн дә укымаган һәм гыйлем алуның никадәр мөһим булуын бик яхшы белгән, күрәсең.

Гомумән, әти-әниемнең тәрбиясен бәяләп бетергесез, аларның үгет-нәсыйхәтләрен күңелемә сеңдереп, гомер буе үтәп яшим мин. Ата-анам бик дини кешеләр иде. Апаларым Гөлсинәгә, Гөлфиягә, миңа кечкенәдән догалар өйрәттеләр, Ислам диненә зур хөрмәт, мәхәббәт тәрбияләделәр.

Балачак елларыбыз авыр вакытка туры килде. Динне бетерделәр, ә мәктәптә татарча бер сүз әйтергә ярамый иде. Рәхәтләнеп ана телеңдә сөйләшмә әле! Бу хәлләр, әлбәттә, җанны телгәләде. Хәзер, шөкер, иреклек. Шуңа күрә яшьләребезгә киңәш йөзеннән шуны әйтәсем килә – туган телегезне өйрәнегез, аңарда курыкмыйча, рәхәтләнеп сөйләшегез. Бу – нинди зур бәхет бит!

Мәктәптә татар телен үзләштермәсәк тә, әти-әниебез безгә аны бик яхшы өйрәттеләр. Мин аларга бик рәхмәтле. Артык акча булмаса да, “Пионерская правда”, “Сельская жизнь” гәҗитәләрен, “Азат хатын” журналын гел яздырып алдык. Әни бәлеш сала да күршеләрне сыйланырга чакыра. Әти барыбызга да тәрбия темасына кагылышлы язмаларны кычкырып укый – кыз кеше нинди булырга тиеш, хатынга, киленгә үз-үзләрен ничек тотарга. Аннары әни: “Йә, аңладыгызмы!” – дип мөһер сугып куя. Әни безгә гел шуны әйтеп килде: “Кызым, дошманыңа ачуың килсә дә, аңа начарлык теләмә. Раббым, Үзең хөкем ит, дип әйт”. Нинди дөрес сүзләр бит бу!

Байтуганга күчеп килгәч, әтием мал дәвалаучы табибның ярдәмчесе булып эшләде. Әни бит инде колхоз эшендә кайнады. Әти атларны аеруча нык ярата иде. Бу миңа да күчкән. Безнең йорт кешедән өзелмәде. Авыл халкы әтигә малларын карарга китерә иде.

Әтиебез — сугыш ветераны. Фронтта яраланган аягы гомере буе сызлап, үзен интектерде. Әни сугыш вакытында звено җитәкчесе булган. Тырышлыгы, уңганлыгы, эшчәнлеге өчен үзенә “чаткы” исеме биргәннәр. “Бөек Ватан сугышы елларында тылда күрсәткән фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнде ул.

Ашлык сукканнар алар. Әни шул вакытларны гел искә ала иде. Йөрәгенә шулхәтле үткән булгандыр инде. Ач-ялангач. Авыр эш. Ульяновский өлкәсенең Кузоватов районында окоп казыган өчен үзләренә өчәр килограмм он биргәннәр. Әни шуңардан коймак пешергән. “Андый тәмле коймакны башка гомеремдә дә ашаганым булмады”, — дия торган иде. Ач булганга, ул коймак бигрәк тә тәмле булып тоелгандыр инде.

Әниебез әтине хөрмәт итеп, зурлап, ир итә белеп яшәде. Атабызның баш булуын күрсәтеп тәрбияләде ул безне. Берәр нинди карар кылырга булса, әтиегез ни әйтер, дия торган иде. Әтидән башка табынга утырмадык без, ашны да, иң беренче, аңа бирә иде әни. Һәм без дә нәкъ шулай ук. Гаиләдә ата кешенең абруе зур булырга тиеш, дип саныйм мин.

Әтиебез 1998 елда, 72 яшендә вафат булды. Әниебез 2005 елда, 82 яшендә үлде. Әни: “Бу дөнья белән алмагачлар чәчәк атканда хушлашсам иде”, — дип теләп утыра иде. Мин аңа: “Кем инде алмагачлар чәчәк атканда китә”, — дим. Аның сүзләре Аллаһы Тәгаләнең “Амин” дигән вакытына туры килгән, күрәсең, 20 майда, алмагачлар шау чәчәктә утырганда, якты дөньядан китте ул. Кышын, салкында кабер казучыларны җәфаламас өчен шулай теләгән булгандыр инде.

Мин әти-әниемә үз гомеремә сокланып яшим. Алардагы кешелеклелек, гаделлек, дөреслек, тормыштан ямь таба белү, туганлык хисләрен саклау! Шулкадәр авырлыклар аша үтеп, шушы сыйфатларның берсен дә югалтмаганнар бит!” – дип балачак хатирәләрен яңартты Нурания ханым.

“Студент чакларыгызны да шулай яхшы хәтерлисезме?” – дип сорыйм үзеннән.

“Студент еллары – аерым бер күңелле чак бит инде ул. Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, Шенталы медицина училищесына укырга кердем. Әни мине озата барды. Тантаналы линейкада укытучыларга карап торды да: “Бу кешеләрнең күзләре бигрәк нурлы, кызым”, — диде. Бер атна укыгач, өйгә шатлыклы хәбәр белән кайттым. Әнине кочакладым да: “Укытучыларның күзләре нурлы, дигән идең. Татарлар икән бит алар!” – дим. Ул укытучыларым белән хәзер дә аралашам мин.

Эх, нинди мөгаллимнәр укытты бит безне! Хирургия буенча дәресләр алып барган Әнвәр Салманович Суфьянов кына ни тора! Аның яхшылыгы, аның һөнәрилеге, гыйлемлелеге. Андый укытучылар күбрәк булса иде. Шундый төпле белем бирәләр ки, студент эскәмиясеннән яхшы белгечләр чыгаралар алар.

Әнвәр абый Суфьяновның лекцияләрен һич онытасым юк. Инде укып бетереп, эшли башлагач та, миңа ерактан Әнвәр әфәнденең акыллы күзләре карап тора сыман иде.

Әнвәр абый белән бәйле бер кызыклы хәлне дә искә аласым килә. Без ирем Фәргат белән алтынчы сыйныфтан ук дуслашып йөрдек. Мин училищеда укыганда үзен армиягә алдылар. Аны озатырга бардым һәм Әнвәр Салмановичның дәресенә керә алмыйча калдым. Әле дә хәтерлим – ул көнне “Столбняк и его профилактика” дигән теманы үзләштергәннәр. Әнвәр абый миннән: “Нигә дәрестә юк идең?” – дип сорады. Мин: “Егетемне армиягә озаттым”, — дим. Аның: “Егет ул ир түгел әле. Егетне озату – ул бер нәрсә, моны барысы да булдыра. Аны көтеп алу кирәк”, — дигән җавабын хәзер елмаеп искә алсам да, ул чакта бер дә кызык булмады шул миңа. Шушы тема буенча җавап бирер өчен сигез тапкыр бардым мин Әнвәр абый янына! Сигезенче мәртәбә килгәч: “Әгәр сез бүген дә миңа билге куймасагыз, биредә куна калам, китмим!” – дидем.

Әнвәр әфәнде белән бүген дә аралашып яшибез.

Фаинә Нәгыймовна Хәбибова, Әнвәр Сөләйманович Әхмәтшин да бик көчле укытучылар иде”, — дип исенә төшерде күңелле студент чакларын Нурания апа.

 “Бер рәхмәт мең бәладән коткарыр”

Нурания Абзалова 41 ел буена фельдшер булып эшләп, бер ел элек лаеклы ялга чыккан. Медицина белгечлеген сайлап алуы да очраклы түгел аның. Моңа кешеләргә ярдәм итү теләге этәргән аны.

“Кечкенә чагымда кем генә булырга хыялланмадым мин – агроном, зоотехник, укытучы… Бертуган апам Гөлфия медицина училищесында укыганда авылга кайта да безгә, фәлән-фәлән кеше шундый хәлдә иде, табиблар аңа ярдәм итеп, үлемнән коткарып калдылар, дип сөйли. Ә мин үз-үземә: “Кара әле, нинди кирәкле, әһәмиятле һөнәр икән бит бу!” – дип, апам кебек, медицина хезмәткәре булырга карар кылдым”, — ди бу турыда Нурания апа.

Һәм аңа үз гомерендә күпләрне шулай ук үлемнән коткарып калырга туры килә, чөнки кешегә беренче медицина ярдәмен күрсәтү, чыннан да, бик тә мөһим нәрсә бит ул.

Укуын тәмамлагач, аны юллама буенча Бозбаш авылына эшкә җибәрәләр. Шул ук елда ул армиядән көтеп алган егете Фәргаткә кияүгә чыга. Татар Байтуганында каенана-каенатасы белән яшәп, Бозбашка эшкә йөри.

“Мин беренче киленнәре идем. Фәргатнең әти-әнисе мине үз кызларыдай кабул иттеләр, ике энесе дә гомер буе “апа, апа”, дип кенә тордылар. Миңа да алар үз әти-әниемдәй булдылар. Бик яхшы кешеләр иде. Аллаһыга шөкер, дус яшәдек без”, — дип җылы сүзләр белән искә ала каенатасы белән каенанасын Нурания апа.

Аннары яшь гаиләгә башта Татар, аннары Рус Байтуганыннан өй бирәләр.

Нурания ханымның апасы Гөлфия — Татар Байтуганы, ә үзе Рус һәм Чуваш Байтуганында хезмәт күрсәтәләр. Апасы пенсиягә чыккач, Нурания апа өч ел буена өч авылда да берүзе эшли.

“Фельдшер эше – солдат хезмәте ул. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ярдәмгә килергә әзер булырга кирәк. Төн уртасында да чыгып киткән чаклар бик күп булды. Иремә рәхмәт. Теләсә кайчан машинада илтеп кайта иде.

001003 16 image_6483441 (5)

Кешеләр бит бездән һөнәри ярдәм генә түгел, ә рухи ярдәм дә көтәләр. Бигрәк тә олы яшьтәгеләр проблемалары, кичерешләре белән уртаклашалар. Аларга сабырлык күрсәтергә, үзләрен тыңларга, киңәш белән ярдәм итәргә, тынычландырырга кирәк. Татар халкы: “Яралы җанга яхшы сүз дә – дәва”, — дип юкка гына әйтми бит. Шуңа күрә кешеләрне җылы сүз белән дә дәвалый белергә кирәк. Шулай булганда аларның күңеле күтәрелә, хәлләре яхшыра, тизрәк тереләләр.

Эшемне бик яратып башкардым мин. Ә инде кешеләрнең терелүен күрү без, медицина хезмәткәрләре, өчен зур бәхет һәм шатлык булып тора. Халык онытмый, хәзер дә рәхмәтләрен белдерәләр, хәл белергә кереп чыгалар, шалтыратып, бәйрәмнәр белән котлыйлар. Алар бит чын күңелдән рәхмәт әйтәләр. Әнием: “Бер рәхмәт мең бәладән коткара”, — дия торган иде. Аллаһы Тәгалә шушы кешеләрнең ихлас рәхмәтләрен, изге теләкләрен кабул итеп тә, миңа Үз ярдәмен бирә торгандыр”, — дип сөйли Нурания Абзалова.

Милләттәшебез медицина эшчеләре, югары профессиональлектән тыш, мәрхәмәтлелек, түземлек, кешелеклелек, хөрмәт кебек сыйфатларга ия булырга, кеше хәленә керә, аларны тыңлый белергә тиеш, шул ук вакытта таләпчәнлек тә кирәк, дип саный.

Хезмәтенә күрә – хөрмәте. Нурания Абзалованың лаеклы эшенә югары бәя биреп, үзен күп санлы Мактаунамәләр белән бүләкләгәннәр. Самар өлкәсенең һәм Россия Федерациясенең сәламәтлекне саклау министрлыклары тарафыннан бирелгән Мактаунамәләре дә бар аның. “Ел профессионалы” бәйгесендә “Самар өлкәсенең иң яхшы фельдшеры” номинациясе, ә “Халык тануы” конкурсында “Иң яхшы земство фельдшеры” номинациясе лауреаты да ул. Самар өлкәсе Губернаторының Мактаунамәсен дә кадерләп саклый Нурания апа. Ә 2020 елда аңа “Самар өлкәсенең Атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре” исеме бирелә.

 “Минем өем ни хәлдә?”

Нурания Абзалованың эшчәнлегенә, аның активлыгына сокланмый мөмкин түгел. Ул бит әле — “Әлифба” китабының авторы,  татар мәгарифен үстерүгә бәяләп бетергесез зур хезмәт керткән танылган шәхес Сәләй Гатат улы Вагыйзовның туган авылы — Татар Байтуганында аның хөрмәтенә йорт-музей ачкан кеше.

Сәләй ага Вагыйзов һәм аның хатыны, хезмәттәше Рәмзия апа Вәлитова — татар мәгарифенә 50 елдан артык хезмәт иткән “Әлифба”ныңһәм 40ка якын башка уку-укыту әсбапларының авторлары.

“Нурания апа, мин — мәктәптә Сәләй ага Вагыйзов белән Рәмзия ханым Вәлитова төзегән “Әлифба”ны укып үскән кыз бит. Шуңа күрә бу тема миңа да бик якын. Шушы бөек шәхес хөрмәтенә музей ачу идеясе ничек барлыкка килде? Бу күләмле эшне ничек башкарып чыга алдыгыз?” – дип сорадым милләттәшебездән.

Ул бәйнә-бәйнә сөйләп китте:

“1998 елда Татарстан телевидениесеннән бер тапшыру күрсәттеләр. Казан Кремлендә “Әлифба”ның авторы Сәләй Гатат улы Вагыйзовның 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтәләр. Сәләй әфәндегә сүз бирделәр, һәм ул үз чыгышында: “Мин – Байтуган малае”, — диде.

Дөрес, үзем бу тапшыруны карамадым. Миңа бу турыда авылдашым Ракия апа хәбәр итте. “Син ишеттеңме, “Әлифба”ның авторы Байтуган кешесе икән бит”, — диде ул. Шуннан мин туган авылының тарихын яхшы белүче әниемнән бу турыда сораштым. Ул миңа: “Почмак йортта Сәләй исемле бер малай үскән, Казан ягына киткән дә зур кеше булган икән. Тик син, балам, белер-белмәс моны сөйләп йөрмә. Башта дөресен бел. “Әлифба” – бик әһәмиятле китап бит ул”, — диде.

Шуннан мин бу турыда апама да сөйләдем. Элек авылыбызда татар мәктәбе бар иде, дигән идем бит. Апам шунда эшләгән укытучылардан “Әлифба” китабын табып алып кайтты. Авторлары Сәләй Вагыйзов һәм Рәмзия Вәлитова, дип язылган.

Шуннан мин, тәвәккәлләп, Сәләй әфәнде укытучы булып эшләгән Арча педагогия көллиятенә хат яздым. Ике атнадан соң миңа Сәләй Вагыйзовтан җавап хаты килеп төште. Шатлыгым эчемә сыймады! Ул минем хатыма бик куанган. Бик күп сораулар язган. Туган авылында соңгы мәртәбә 1969 елда булган икән. Шулай без аның белән хат языша башладык.

Ә 1999 елда Сәләй ага безне Арчага “Әлифба” музеен ачу тантанасына чакырды. Без анда икенче көнне генә бара алдык. Сәләй әфәнде, камышлылылар, байтуганлылар килә дип, төне буе күз йоммаган. Хатыны Рәмзия апа безгә: “Үзе дә йокламады. “Рәмзия, син ничек йоклап ятасың, минем авылдашларым килә бит”, — дип, мине дә йоклатмады”, — дип сөйләде.

Безне Арча педагогия көллияте бусагасында каршы алдылар. Сәләй әфәндегә берничек тә 90 яшь бирерлек түгел иде. Төз гәүдәле, пинжәк, галстуктан басып тора. Беркайчан да онытылмаслык очрашу булды бу. Безнең белән Камышлыдан татар теле методисты Рәмзия Мирзаевна Сәлахова барган иде. Ул бик матур хатын инде. Сәләй Вагыйзов, безне күргәч, кайсыгыз Абзалова була, дигән сорау бирде. Без Рәмзия апа белән, алдан сөйләшкәндәй, бертавыштан: “Үзегез белегез”, — дип җавап бирдек. Ә ул: “Мин беркайчан да кешедә ялгышмыйм”, — диде. Шуннан Рәмзия Мирзаевна алдына килеп басты да, күзләренә туры карап: “Бик чибәр хатын, әмма сез Абзалова түгел”, — ди. Аннары миңа карап: “Күзләре дә кечкенә, буе да кечкенә, ә үзендәге үткенлек, ә үзендәге күңел байлыгы”, — диде. Безнең исебез китте. Кайдан шулай белә алгандыр инде ул!

Аннары Сәләй абый миннән: “Әлифба”ның кайсысын укыдың?” – дип сорады. “Әлифба”ны укымадым”, — дигән җавап ишеткәч, аның күзләре мөлдерәмә яшь белән тулды. “Искиткеч, “Әлифба” укымаган кеше мине эзләп табарга булган. Мин олырак кеше көткән идем”, — дип тә әйтеп куйды.

Димәк, аның күңеле кемнедер көтеп яшәгән. 90 яшьлек юбилеенда чыгыш ясаганда да: “Мин – Байтуган малае”, — дип юкка гына әйтмәгәндер ул. Нинди дә булса нәтиҗәгә өмет иткәндер.

Гомеремә бер үкенечем бар. Шунда куна калмадым. Сәләй ага белән бу беренче һәм соңгы очрашуыбыз булды. 2005 елда ул якты дөньядан китеп барды.

Без аның белән шул көнне озак сөйләшеп утырдык. Ул миннән авыл урамнары, Песи тыкрыгы, Алтын тау турында сорашты. Безнең китәр вакытыбыз килеп җитте. Машинага утырабыз. Шулчак моңа кадәр безне каршы алган төз гәүдәле, 90 түгел, 70 яшь кенә бирерлек Сәләй аганың кинәт ничектер бәләкәйләнеп, картаеп киткәнен күрдем. “Кунып китегез инде”, — дип үтенде ул. Калырга булган икән…

Ә машина кузгалып китәргә торганда, Сәләй абый яныма килде дә, яшь тулы күзләрен миңа төбәп: “Өемне сорамадым бит. Минем өем ни хәлдә?” – дигән сорау бирде. Аның шушы үзәкне өздергеч сүзләре әле дә колагымда яңгырый.

Кайтып барганда башыма сыйдыра алмадым – шундый шәхеснең безнең авылда туып-үскәне турында үзебездә белмиләр дә! Ә мин Арчада аның турында шундый сүзләр ишеттем бит. Андагы укытучылар миңа: “Авылыгыз дөньяга нинди бөек кешене бүләк иткән!” — диделәр.

Өе исән иде Сәләй аганың, әмма бикле, ташландык хәлдә…

Сәләй Вагыйзов белән очрашу, анда аның турында ишетеп кайткан сүзләр, мәшһүр якташыбызның: “Минем өем ни хәлдә?” – дигән соравы миңа тынгылык бирмәде. Күрешүебездән соң без Сәләй абый белән хат язышуыбызны дәвам иттек. Ул авылын бик сагына, йорты турында гел сораша иде.

Сәләй абый белән Рәмзия апаның язмышы бик аянычлы. Сәләй ага сугышта әсирлектә булган, аннары, Ватанга хыянәт итүдә гаепләнеп, 10 елга Печора елгасы тирәсендәге лагерьга җибәрелгән. Аның белән очрашкач: “Сәләй абый, шушындый авыр тормыш юллары үткәнсез, ничек түзә алдыгыз икән?!” – дип сорадым. “Яманлыкка гел яхшылык белән кайтардым”, — дигән иде ул миңа. Көчлеләр генә шулай итә ала бит!   

Ә бервакыт телевизордан Туфан Миңнуллинның чыгышын тыңладым. Ул анда шундый сүзләр әйтте: “Кеше чит җирләрдә нинди генә уңышларга ирешмәсен, аны туган ягында белмиләр икән, димәк, ул бернәрсәгә дә ирешмәгән”. 

Шуларның барысы турында да уйланып йөрдем мин. Ә 2012 елда ирем белән Бакирово шифаханәсенә ял итәргә баргач, анда “Туган авылым” бәйгесендә катнашып, авылыбыз, бездә Сәләй Вагыйзов туып-үскәне турында сөйләдем. Шулай дип әйтүем булды, андагы халык мине ялт-йолт фотога төшерә, сораулар яудыра башлады. Һәм бөтенесенең бер уртак соравы булды: “Сез аның өен сакладыгызмы?”

Шуннан мин йокымнан уянып киткән шикелле булдым. Сәләй абый үз йорты турында биргән теге сорауга тагын шушы сорау да өстәлде. Һәм мин, җиң сызганып, эшкә керештем. Сәләй Гатат улы Вагыйзовның туган авылы – Татар Байтуганында, аның йортында мәшһүр якташыбызның музеен булдыру турында хатлар яза башладым – Бөтендөнья татар конгрессына, җәмәгать эшлеклеләренә, эшкуарларга һәм башкаларга, һәм башкаларга.

2015 елда Арча педагогия көллияте алдында “Әлифба”га һәйкәл куелды. Без ачу тантанасына бардык. Анда шагыйрь, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча комитет рәисе Рәзил Вәлиев та килгән иде. Мин аңа Татар Байтуганында Сәләй Вагыйзов музеен булдырырга теләвебез, моның өчен исәп-хисап счетын ачуыбыз, инициатив төркемне җитәкләвем турында сөйләп бирдем. Ул исә миңа Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка хат язарга тәкъдим итте.

Шуннан Президентка хатны ничек языйм, нәрсә языйм икән инде, дип уйлап йөрим. Уй-фикерләр килми генә бит. Бер көнне эштән кайттым да телевизорны кабыздым. Ә анда диңгезне күрсәтәләр. Аның шаулавы! Президентка хат язарга шул диңгез шаулавы җитмәгән булган бит миңа, бу миңа илһам бирде! Уй-фикерләр үзеннән-үзе килә, сүзләр үзеннән-үзе туа тора.

Хатымда шундый сүзләр бар иде:

“Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич!

Мин сезгә изге Байтуган авылыннан язам. Иң борынгы авылларның берсе ул. Нигә изге, дисәгез, бездә “Әлифба” китабының авторы Сәләй Гатат улы Вагыйзов туган. Без аның белән күрештек. Бу беренче һәм соңгы очрашуыбыз булды. Аның: “Минем өем ни хәлдә?” -  дигән соравы күңелемә бер генә дә тынгы бирми.

Милләтнең тамыры – тел, тел ачкычы – “Әлифба”. Тел булмаса, милләт югала.

Тормыш – ул диңгез кебек. Анда төрле милләт дулкыннары. Башка милләт дулкыннары ачулык белән безне диңгездән куып чыгарсалар да, без, ярга чыгып, анда яткан ташларга бәрелеп, алардан көч алып, яңадан диңгезгә төшеп, татар милләте дулкыннары булып калабыз…”

Хатымны язып бетердем дә, күңелем тулып, елап җибәрдем.

Ә туган көнем алдыннан миңа  Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары  Марс Тукаев шалтыратып, бик тә шатлыклы хәбәр җиткерде: “Президент Рөстәм Миңнеханов Сәләй Вагыйзов музеен төзергә акча бүлеп бирү турындагы карарга кул куйды”. Бу сүзләрдән соң түбәм күккә тиде.

Сәләй Вагыйзовның ташландык өен сүтеп ташлап, яңа өй төзедек. Шунда бар күңелем белән Аллаһы Тәгаләдән: “И, Раббым, шушы музейны гөрләтеп эшләтергә насыйп ит”, — дип сорадым. Төзү – ул бер нәрсә бит, музейга сукмак өзелмәсен иде, дип борчылдым мин. Аллаһыга шөкер, музеебыз эшләп килгән шушы биш ел эчендә нинди генә төбәкләрдән нинди генә кешеләр килмәде. Унтугыз фән кандидаты, сигез профессор, “Халык укытучысы” исемен йөртүче мөгаллимнәр, Сәләй Вагыйзовның укучылары, яшьләр, балалар һәм башкалар.

Кызганычка, Сәләй әфәнденең үзенә туган авылын кайтып күрергә насыйп булмады шул. Ә аның улы — Камил абый безгә берничә тапкыр килде. Гаиләсе белән дә кайтты. Бик тыйнак кеше иде үзе. Гомере буе космонавтика өлкәсендә эшләгән. 2020 елда ул вафат булды.

Татар Байтуганы каршындагы тауга тимер калайдан ясалган “Әлифба” язуын урнаштыргач та килгән иде Камил абый. Бу язу Самар өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең президенты Ильяс Шәкүров биргән акчага куелды. Әлеге оешманың әгъзасы Фәһим Йосыпов оештыру эшләрен үз өстенә алды. Аларга мин бик рәхмәтлемен.

Шул вакытта килгәч, мин Камил абыйны кунак иттем. Үзен урманга җиләк җыярга алып бардым. Эх, нинди матур чаклар иде! Сандугачлар сайрый, урманның хуш исе башны әйләндерә. Шунда Камил абый миңа болай дип әйтеп куйды: “Беләсеңме, Нурания, әти миңа Байтуганның җиләкле аланнары турында сөйли иде бит. “Камил, моны мин нигә сөйлим – син бит моны беркайчан да күрмиячәксең”, — дия иде”.

Табигать турында сөйләшүебезне дәвам итеп, мин Камил абыйга ак каеннар яфрак ярган чакны үлеп яратуым турында әйттем. Шулчак ул балаларча елап җибәрде. Сәләй әфәнденең авылны нәкъ шул чакта бик күрәсе килгән булган икән бит…

Музеебызда Сәләй ага белән Рәмзия ханымның кулъязмалары, китаплары, киемнәре, аларның эш өстәлләре урын алды. Арчага барган саен буш кул белән кайтмадым мин.

Үземне бәхетле татар хатын-кызы, дип саныйм. Сәләй Вагыйзов миңа үз куллары белән тапшырган “Әлифба”ны аеруча кадерләп саклыйм.

Быел музей алдына асфальт җәйделәр. Районыбыз башлыгы Рафаэль Баһаутдиновка рәхмәтләр яусын. Ул һәрвакыт игътибарлы, ярдәм кулын суза. Музей алдындагы чишмәгә эшкуар Наил Кәлимуллин биргән акчага зур самавыр куйдык. Музей йортында чыршылар, агачлар утырттык, бик күп чәчкәләр үстерәм. Ирем, балаларым, апам Гөлфия белән җизнәм Мәсгуть бик зур ярдәм күрсәтеп торалар, үзләренә мин бик рәхмәтлемен.

Музейның бер бүлмәсе Сәләй Вагыйзовка багышланса, икенчесендә рус, татар, чуваш милләтләре тормышына кагылышлы экспонатлар, ветераннарыбызга, Бөек Ватан сугышына кагылышлы материаллар урын алды. Шуны да әйтеп үтәсем килә – Сәләй Гататовичның бүлмәсен җиһазлауда Казанның Ш. Мәрҗани исемендәге 2 санлы татар гимназиясе директоры, Татарстан Республикасының Халык укытучысы, Атказанган укытучысы, Сәләй Вагыйзовның укучысы Камәрия Хәмидуллина һәм гимназиянең мөгаллимнәре бик зур эш башкардылар.

Матур традициябез дә бар – яшьләр туйларында кунаклары белән бергә музеебызга килеп китәләр.

Музейны булдыруда ярдәм иткән һәрбер кешегә, Президент Рөстәм Миңнехановка, Бөтендөнья татар конгрессына, районыбыз башлыгы Рафаэль Баһаутдиновка, Арча педагогия көллияте мөдире Гөлнара Гариповага, эшкуарларга, якташларыма, авылдашларыма Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләре яусын.

Арча педагогия көллиятенең элеккеге директоры, Сәләй ага белән Рәмзия ханымның бик якын дуслары Илдус Габдрахман улы Сәгъдиев дә безгә зур ярдәм күрсәтте. Музей ачылуга ул бик нык куанды. 2018 елда музейга килеп тә китте.

Эшкуар Марсель Йосыпов Арча педагогия көллияте каршына куелган “Әлифба” һәйкәленең миниатюрасын ясатты, ул музеебызда урын алды. Шулай ук ул Сәләй Вагыйзовның дәрәҗәле исемнәре язылган мемориаль такта һәм Сәләй аганың зур фотосурәтен ясатып, музей диварына элдерде.

Барысына да исәнлек, озын гомер, бәрәкәтле маллар телим. Кылган игелекле гамәлләре өчен Аллаһы Тәгалә савапларын арттырып кайтарсын, беркайчан да Үзенең ярдәменнән, киң рәхмәтеннән ташламасын”.

Сәләй Вагыйзов музей-йортын ачып, аны гөрләтеп эшләткәне өчен Нурания апаны игътибарсыз калдырмыйлар. Милләттәшебезгә «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен» “Бөтендөнья татар конгрессы» халыкара Берлеге медале тапшырылган. Фатыйх Мортазин исемендәге Самар өлкәсе иҗтимагый премиясенә дә лаек булган ул. Өлкәбез мөфтие Талип хәзрәт Яруллин кулыннан Мактаунамә дә алган. Ә Арча районы администрациясе һәм Арча педагогия көллияте тарафыннан Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.

мама 2 34 i

 “Күңелемнең бар көчләрен куеп, ямен табам ачы тормышның…”

Талантлы кеше һәрьяклап талантлы инде ул. Нурания апа язу сәләтенә дә оста бит. Әле сигезенче сыйныфта укыганда, 1975 елда, район гәҗитәсендә аның беренче мәкаләсе басылып чыга. Бөек Җиңүнең 30 еллыгына багышлап, “Никто не забыт, ничто не забыто” дигән иншасы белән конкурста беренче урынны яулый ул һәм аның язмасын  гәҗитә битенә урнаштыралар.

Язу сәләте аңа әнисеннән күчкән икән. Ул, яза белмәсә дә, күңеленнән бик матур шигырьләр иҗат итә торган булган.  

Нурания Абзалова Самар шәһәренең “Сәлам”, “Бердәмлек” татар, “Волжский комсомолец”, “Социальная газета”, “Самара сегодня” рус гәҗитәләре белән хезмәттәшлек итә. “Ватаным Татарстан” гәҗитәсенә дә мәкаләләр язгалый. Бу басмалар үткәргән төрле конкурсларда катнашып, еш кына беренче урынны яулый. Әйтергә кирәк, татар телендә дә, рус телендә дә яхшы яза ул.

Нурания һәм Фәргат Абзаловлар ике бала – Илюсә белән Илшатны тәрбияләп үстергәннәр. Дүрт оныклары — Альбина, Алсу, Ильяс, Инсаф әби-бабалары өчен зур куаныч булып торалар. Альбина, әбисе эзеннән китеп, табиб һөнәрен сайлаган, медицина университетының өченче курсында белем ала.

“Кызыбыз белән улыбыз, Аллаһыга шөкер, тәртипле булып үстеләр, йөзебезгә кызыллык китермәделәр. Алар безнең – ныклы таянычыбыз. Динебез Ислам таләпләрен үтәп яшәргә тырышалар. Киявем Нияз белән киленем Нәргизә дә безгә үз балаларыбыздай якын. Кода-кодагыйларыбыз – бик яхшы кешеләр. Тәүфыйклы, акыллы, уңган, кешелекле балалар тәрбияләгәннәре өчен без аларга бик рәхмәтле”, — ди Нурания апа.

“Тормышыгызда иң бәхетле вакыйгалар нинди булды?” – дип кызыксындым аңардан.

“Әти-әни исән чаклар иң  бәхетле вакытлар иде. Аларның тормыш мәктәбен үтмәсәк, шушындый уңышларга ирешә алмас идем. Үзләрен догадан калдырмыйм, корбаннар чалабыз. Балаларның, оныкларның исән-сау булып тууы – бик тә зур бәхет.

Гомумән, тормыштагы һәр мизгелне татып яшәү – минем өчен бәхет.  Әниемнең шундый сүзе бар иде: “Һәр аткан таңны куанып каршы ал, кояш батканда, дога кылып, озатып кал”. Тормышның һәр мизгеленең тәмен тоеп, булганына канәгатьлек күрсәтеп, Раббыбызга шөкер кылып яшәргә кирәк.

Күңел байлыгы булу да – бәхет. Күңел байлыгы бар икән, аны башкаларга да өләшеп була.

Сәләй ага Вагыйзовның музеен ачуны да зур бәхеткә саныйм мин.

Бу соравыңа, Миләүшә, үзем язган шигъри юллар белән дә җавап бирәсем килә бит әле:

“Уйларымда кайтам яшьлегемә,
Гел чәчәкле, ямьле илемә.
Күз алдымда ак яулыклы әнием,
Әтием дә капка төбендә.
Якты дөньяларга туганга мин
Рәхмәтлемен сезгә мең кабат,
Күңелемдә изге сүзегез яши:
“Таш белән атучыга, кызым,
Син аш белән ат”.
Шулай итәм дә гомер агышында,
Әллә шуңа табам уңышын.
Күңелемнең бар көчләрен куеп,
Ямен табам ачы тормышның.
Газизләрем күчте мәңгелеккә,
Изге эзләр безгә калдырып.
Күңелемдә яши якты хыял –
Без дә күчә алсак иде ул илләргә,
Балаларга калдырып шундый яктылык”.

“Нурания апа, намазга да баскансыз икән. Моңа кем яисә нәрсә этәргеч бирде?”

“Апам һәм җизнәм белән без 1988 елдан бирле бер йортта яшибез. Апам күптән намаз укый. Аның янына кергән саен, ул миңа: “Сеңелем, намазга басарга кирәк. Аллаһы Тәгалә сиңа бу дөньяда бөтен нәрсәне дә бирде. Син дә Аңа рәхмәтле булырга, Аның таләбен үтәргә тиеш”, — дип килде. Нәкъ апам мине намаз укырга өйрәтте, аңа моның өчен бик рәхмәтлемен. Чыннан да, бөтен нәрсә – Аллаһы Тәгаләдән бит. Барысын да Ул гына бирә. Намазга басканыма куанып бетә алмыйм”.

“Тормышта кемнәргә таянып яшисез?

“Иң беренче, Раббыбызга таянам. Безне әти-әни дә шулай өйрәттеләр. Ирем Фәргаттән башка тормышымны күз алдына да китерә алмыйм. 42 ел бергә без. Ул булмаса, мин бернәрсәгә дә ирешә алмас идем. Ирем һәрвакыт янымда, һәрвакыт ярдәм итә. Дөреслекне яратучы, бер дә алдый белми торган кеше. Мин аны бик хөрмәт итәм. Өстәвенә, бик уңган да. Нәселе шундый аның. Умартачы династиясен дәвам итүче дүртенче буын ул. Мине дә умартачы серләренә өйрәтте. Менә инде 30 ел умартачылык белән шөгыльләнәбез.

Балдан, аны сатып алган табыштан башкаларга да өлеш чыгарабыз. Күп балалы гаиләләргә ярдәм итәбез. Кләүле районының Черный Ключ авылындагы картлар йортына даими рәвештә булышабыз. Иремә рәхмәт, беркайчан да: “Бирмә”, — димәде. Әнием дә: “Кая барсаң да, буш кул белән барма”, — дия торган иде. Кем ярдәм сорап килә икән, берсен дә борып җибәрмибез. Аллаһы Тәгалә юмарт кешеләрне ярата бит.  

Ирем турында сүз кузгаткач, бер мөһим нәрсәне әйтмичә булдыра алмыйм – Сәләй Вагыйзов Фәргатнең бабасының икетуганы булып чыкты бит!

Балаларым, апам Гөлфия белән җизнәм Мәсгуть тә  - ышанычлы терәгем. Дусларым күп булмаса да, алар гомерлек. Байкалда яшәүче дустым Гөлсинә, Шенталыда гомер итүче иптәшем Люда – таянырлык кешеләрем”.

“Нурания апа, сезнең буш вакытларыгыз бер дә калмыйдыр инде?”

“Андый чаклар килеп чыкса, мәкаләләр язам, китап укыйм. Чәчкәләр үстерәм, тәмле ашлар пешерәм. Хәл-әхвәл белергә, әби-чәбиләрнең күңелен күрергә, кешеләрне туган көннәре белән котларга яратам”.

“Тормышыгыздан канәгать булып яшисезме?”

“Аллаһыга мең шөкер, бик канәгатьмен. Мин — бик бәхетле хатын. Бәхет – ул исән-сау, ирең, бала-оныкларың, туганнарың яныңда булып, алсу таңнарны каршы алып, үз аягыңда йөреп, кешеләргә ярдәм итеп, газиз милләтемә хезмәт итеп гомер итү. Алга таба да Раббым шулай яшәргә язсын”.

“Амин, Нурания апа. Бәхетегез кимемәсен”.

мама 5 IMG_1946 IMG_0368 image_6483441 image_6483441 (2) image_6483441 (1) EPSN0184 i (3) i (13) i (17) 004 — копия 002 — копия

Миләүшә ГАЗИМОВА.

 «Самар татарлары» журналы, № 3 (32), 2021 ел.

 

 

 

 

 

 

 

 

  

 

  

 

     

 

     

 

 

 

 

       

 

 

      

   

Просмотров: 973

Комментирование запрещено