«Исемең синең билгеле түгел, әмма батырлыгың — мәңгелек»

66f3fe7c4b4434d79f401c6189074e9dДекабрь башында Рос­сиядә өч хәрби дата бил­геләнеп үтә – Билгесез солдат көне, Мәскәү өчен сугышта Совет гаскәрләренең контр­һөҗүмгә күчүе һәм Ватан Геройлары көне.

Һәйкәл тора. Имеш,
                                 сөйлиләр,
Бу — билгесез солдат
                                   һәйкәле.
Билгесезме шушы бакыр
                                       кеше?
Билгесезме хәтер, әйт
                                        әле?!
Атакага күтәрелдек бергә,
Ега сукты әҗәл бер мәлне,
Вакытлыча янә терелдем
                                          мин,
Ул — мәңгелек сынга әйләнде.
Каршысында түтәл-түтәл
                                     гөлләр
Изге ялкын булып яналар,
Баш өстендә таңнан кошлар
                                    сайрый,
Эргәсендә сайрый балалар.
Ә артында аның чал бер
                                      хатын
(Ил әнисе улдыр, мөгаен.)
Ничәмә ел инде өнсез елый,
Салкын ташка бәреп
                                маңгаен…

- дип язган шагыйрь Мос­тай Кә­рим Билгесез солдат һәйкәле турында.

Ә бит сугыш елларында һә­лак булган Билгесез сол­дат­ларның каберләре әлегәчә табылып бетмәгән, эзләүчеләр ел саен меңләгән билгесез солдатларны табалар һәм күмәләр. Әйтерсең лә Җир-ана аларның батырлыгын хәзерге заман ке­шеләренә ачып күрсәтергә тырыша – менә нинди ямьсез ул сугыш, ди. Кызганычка, солдат сөякләре табылу гына аз, аларның исемнәрен эзләп табу тагын да зуррак кыенлыклар тудыра.

Шушы уңайдан 2006 елның 22 январенда президент Владимир Путин “Ватанны саклаганда һәлак булганнарның ис­тәлеген саклау” дип аталган 37 санлы карарга кул куйган һәм шуның нигезендә Бил­гесез солдатларның ка­бер­ләрен, исемнәрен эзләү һәм саклау эшләре белән Россиянең Оборона министр­лыгы шөгыльләнә башлаган. Алар “Мемориал” дип аталган интернет-проект эшләп чыгарганнар һәм табылган һәрбер Билгесез солдатны шунда теркәп баралар. Билгеле булганча, Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларның саны якынча 1,8 — 2,4 миллион кеше исәпләнә. Шунысы әйбәт — каберләр саны елдан-ел кими бара һәм бу эзләүчеләрнең нәтиҗәле эше турында сөйли.

Билгесез солдатларны тылда яшәгән халык та истән чыгармый. Быел җиденче мәртә­бә уздырылган Билгесез солдат көнендә дә Самараның Дан мәйданындагы “Кайгылы ана” горельефы янында тантана уздырылды. Үзәк хәрби округ, өлкә хөкүмәте вәкилләре, яшь армиячеләр һәм шәһәр халкы чәчәкләр салдылар һәм һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Үткән ял көннәрендә Рос­гвардия идарәсе хәрбиләре укучылар белән патриотик чаралар уздырдылар. Шулай, 49 санлы мәктәп юнармиячеләре белән очрашуда “Җир йөзендә батырлыкка урын бар” дип аталган чара уздырылган, ә 95 санлы Самара мәктәбендә Мәскәү янында барган каты сугышлар турында сөйләгәннәр.

Камышлы районының Иске Ярмәк авылы мәктәбенең 6 «Б» һәм 11нче сыйныф укучы­ла­ры өчен “Сугыш чоры җыр­ла­ры” дип аталган бик матур чара уздырылды, дип хәбәр итә­ләр класс җитәкчеләре Наилә Бәд­ретдинова һәм Фәния Гатина.

- Чара барышында укучылар сугыш җырларын тыңлап кына калмадылар, ял вакытында да, сугышка кергәндә дә җырларның солдат өчен патриотик тәрбия чарасы, илаһи көч булуына төшенделәр.

Патриотик җыр – ул сугышчы да, куркыныч корал да. Бөек Ватан сугышы да ин­де еракта калган, канкойгыч сугышны күргән, катнаш­кан кешеләр дә инде бакыйлыкка күчеп беттеләр. Ләкин халык батырлыгы беркайчан да истән чыкмый, халык күңелендә калган сугыш җырларында һәм шушындый матур чараларда саклана, — дип язалар авыл укытучылары. 

Эльвира РӘФЫЙКОВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 725

Комментирование запрещено