Самый популярный в мире мусульманский мультфильм «Билал» впервые стартует в эфире на татарском языке / “Билал” исемле дөньядагы иң популяр мөселман мультфильмы беренче тапкыр татар телендә күрсәтеләчәк

DSC_7546Под занавес Года родных языков и народного единства и в преддверии принятия 1100-летия ислама в Волжской Булгарии телеканал “Хузур ТВ” подготовил к эфиру самый популярный в мире мусульманский мультфильм «Билал» с татарской озвучкой.

В 9-й день месяца джумадаль-авваль (13 декабря), по этому случаю прошла пресс-конференция. Во встрече с журналистами приняли участие муфтий Татарстана Камиль хазрат Самигуллин, заместитель муфтия Татарстана, директор ИД «Хузур» ДУМ РТ Ришат Хамидуллин, главный редактор телеканала «Хузур ТВ» Исмаил Гиндуллин, а также актеры дубляжа, среди которых: Абри Хабриев, Алмаз Сабирзянов, Зульфат Зиннуров, Ильдар Киямов, Аслан Миргаязов.

«Билал» — историко-приключенческий полнометражный анимационный фильм, рассказывающий о биографии знаменитого сподвижника Пророкаﷺ -Билала ибн Рабаха (радыйаллаху анху). Мультфильм уже дублирован на 11 языков мира, теперь он «заговорит» и на татарском для зрителей телеканала «Хузур ТВ».

Участники пресс-конференции отметили высокую значимость и ценность данного проекта и подчеркнули, что мультфильм несет в себе большую воспитательную нагрузку, основан на духовных общечеловеческих ценностях и документальных фактах, а также, что имеет высокую привлекательность для детской аудитории. 

В озвучивании фильма участвовали известные артисты и актеры татарского театра: Данияр (Абри) Хабриев, Резеда Салахова, Ильдар Киямов, Зульфат Зиннуров, Алмаз Сабирзянов, а также школьник Аслан Миргаязов. В этом составе они создали 16 голосов для 14 персонажей мультфильма. Билал разговаривает в картине двумя голосами – Абри Хабриева и Аслана Миргаязова. 

Перед творческой командой переводчиков, редакторов, звукорежиссеров, укладчиков и дублеров стояла задача по переводу сценария с учетом разных языковых особенностей – фонематических, морфемных, лексических, синтаксических и лингвокультурных. Им предстояло трансформировать речь каждого персонажа на татарский манер и синхронизировать слова героев с их артикуляцией на экране, передать с помощью речи и голоса их характер, уложиться в тайминг речи и передать суть сюжета в соответствии с интеллектуально-возрастным уровнем аудитории. Дубляж был выполнен за 4 месяца. К работе было привлечено 15 специалистов. 

По сюжету мультфильма маленький мальчик Билал с детства отличался прекрасным голосом и рос в счастливой семье, окруженный любовью. Он мечтал стать великим воином, но его счастливое детство оборвалось, когда всадники-чужеземцы похитили его вместе с сестрой и продали в рабство. Дети попали в совершенно другой мир, построенный на жадности, жестокости и насилии. Билал вырос в страшном, злом мире, и это закалило его дух. Постепенно он приближается к исполнению своей мечты и вырастает храбрым и справедливым воином и, благодаря своему прекрасному голосу, войдет в историю человечества, как первый муэдзин, призвавший мусульман на коллективный намаз. 

Картина «Билал» признана лучшим инновационным мультфильмом на премии BroadcastPRO Middle East, вошла в десятку лучших фильмов 2018 года по версии крупнейшей кинематографической базы IMDb. Трейлер мультфильма в YouTube просмотрели свыше 10 миллионов человек.

В эфир мультфильм «Билал» на татарском языке выйдет на телеканале «Хузур ТВ» 1 января, в дни зимних каникул. Рекомендуется для семейного просмотра. 

На сегодняшний день телеканал «Хузур ТВ» вещает в 9 регионах России. В эфире представлены более 200 программ собственного производства, а также художественные фильмы, сериалы, познавательные и детские программы.На официальном канале в YouTube  количество подписчиков превысило 1 000 000 человек, более 170 млн. просмотров контента. Смотреть программы «Хузур ТВ» можно на кабельном телевидении, на сайте   huzurtv.ru, в бесплатном мобильном приложении из  App Store или Google Play.

dumrt.ru

***

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын йомгаклап һәм Идел буе Болгар дәүләтендә исламны кабул итүнең 1100 еллыгын каршылап, “Хозур ТВ” телеканалы эфирга чыгару өчен “Билал” исемле дөньядагы иң популяр мөселман мультфильмын татарчага тәрҗемә итте. Бу уңайдан, җөмәдәл-әүвәл аеның 9нчы көнендә (13нче декабрьдә), әлеге яңа медиапроект журналистлар өчен тәкъдим ителде. Аларның сорауларына Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин,  Татарстан мөфтие урынбасары, нәзарәтнең “Хузур” нәшрият йорты җитәкчесе Ришат Әхтәм улы Хәмидуллин, “Хозур ТВ” телеканалының баш редакторы Исмәгыйль Гыйндуллин, шулай ук тавышландыручы актерлар җавап бирде. 

 Очрашуда әлеге фильм рухи кыйммәтләрне, әдәп-әхлакны алга сөрүен, документаль фактларга нигезләнүен, теләсә кайсы татар баласы аңлый алырлык гади, йөгерек телдә эшләнүен, анимация дөньясында бик зур урын тотуын, фильмны татар телендә әзерләү һәм тавышландыру буенча тәрҗемәче һәм актерларның күп хезмәт куюларын билгеләп үттеләр. 

«Билал» – Пәйгамбәрнеңﷺ танылган сәхәбәсе Билал ибн Рабахның (радыйаллаху ганху) тәрҗемәи хәле турында сөйләүче тарихи-маҗаралы тулы метражлы анимацион фильм. Мультфильм дөньяның 11 теленә тәрҗемә ителгән инде, хәзер ул «Хозур ТВ» телеканалы тамашачылары өчен татар телендә дә «сөйләшәчәк». 

Фильмны тавышландыруда танылган татар артистлары һәм театр актерлары: Данияр (Әбри) Хәбриев, Резедә Сәлахова, Илдар Кыямов, Зөлфәт Зиннуров, Алмаз Сабирҗанов, шулай ук мәктәп укучысы Аслан Миргаязов катнашты. Бу составта алар мультфильмның 14 персонажы өчен 16 төрле тавыш яздырган. Билал картинада Әбри Хәбриев һәм Аслан Миргаязов тавышы белән сөйләшә. 

Тәрҗемәчеләр, редакторлар, тавыш режиссерлары һәм дублерларның иҗат командасы алдында сценарийны төрле тел үзенчәлекләрен – фонема, морфема, лексик, синтаксик һәм лингвистик үзенчәлекләрне исәпкә алып тәрҗемә итү бурычы торды. Аларга һәр персонажның сөйләмен татар сөйләменә якынлаштырырга һәм экранда геройларның әйткән сүзләрен авыз ачу рәвешләренә туры китерергә, аларның холкын сүз һәм тавыш ярдәмендә күрсәтергә, сөйләм билгеләнгән вакытка (тайминг) сыешырга һәм сюжетның асылын аудиториянең интеллект дәрәҗәсенә һәм яшенә яраклаштырырга туры килде. Дубляж 4 айда эшләнгән. Әлеге эшкә 15 белгеч җәлеп ителде.

Мультфильм сюжеты буенча, Билал исемле малай мәхәббәт тулы күркәм гаиләдә туган. Ул кечкенәдән үк искиткеч матур тавышы белән башкалардан аерылып торган һәм бөек сугышчы булырга хыялланган. Әмма көннәрдән бер көнне чит җирләрдән вәхши җайдаклар килеп, аларның авылын басып ала һәм апасы белән Билалны урлап китеп коллыкка сата. Шул рәвешле, Билалның бәхетле балачагы өзелә. Сабыйлар бөтенләй башка дөньяга килеп эләгә, комсызлык, явызлык, көчләүгә дучар була. Алга таба Билал куркыныч, мәрхәмәтсез дөньяда яшәргә мәҗбүр була, әмма бу аның рухын сындырмый. Әкренләп ул хыялын тормышка ашыруга таба бара һәм батыр йөрәкле, гадел сугышчы булып үсә. Гаҗәеп гүзәл, моңлы тавышы белән ул Ислам һәм дөнья тарихына җәмәгать намазына чакырган беренче мөәззин буларак кереп кара.

“Билал” картинасы BroadcastPRO Middle East премиясендә иң яхшы инновацион мультфильм булып танылган. Кинематографның иң зур базасы булган IMDb тарафыннан 2018 нче елның 10 иң шәп фильмнары рәтенә кертелгән. Мультфильм трейлерын YouTube’та 10 миллионнан артык кеше караган.

Татар телендәге «Билал» мультфильмы эфирга «Хозур ТВ» телеканалында 1 гыйнварда кышкы каникуллар вакытында чыгачак. Ул бөтен гаилә белән утырып карау өчен яхшы. 

Бүгенге көндә “Хозур ТВ” телеканалы Россиянең 9 төбәгендә күрсәтә. Эфирга “Хозур ТВ” телеканалы үзе әзерләгән, шулай ук нәфис фильмнар, сериаллар, кызыклы һәм балалар өчен программалар 200 дән артык программа чыгарыла. YouTube-тагы рәсми каналда язылучылар саны 1 миллионнан артып китте, контентны караучылар саны 170 миллионны тәшкил итә. “Хозур ТВ” тапшыруларын huzurtv.ru сайтында карагыз, App Store яки Google Play-да каналның мобиль кушымтасын йөкләп алыгыз.

dumrt.ru

Просмотров: 759

Комментирование запрещено