Тормыш дулкыннары

МаннановыТуган як каен­нарыдай гү­зәл, имән­дәй нык, их­тыярлы, һәр кыл­ган га­мәле белән гомер юлын бизәп, намуслы, вөҗданлы юл­даш булып яшәү­че­ләр бар. Әлеге язмам изге сыйфатларны үзе­нә мулдан җыйган, кайда гына хезмәт куй­­са да, һәр мизгелне ка­батланмас җыр итеп яшәгән, көчле рух­лы кеше булган Мә­җит Абделгазиз улы Маннанов һәм аның гаи­ләсе турында.

Похвистнево районының Га­ли авылында гомер кичерүче Абделгазиз һәм Минехаят Ман­нановларның гаиләсендә унике бала дөньяга килә. Алтысы сабый чакта төрле чирләрдән вафат булалар, калганнары үсеп, тормышта үз юлларын табып, гаиләләр корып, матур гына яшәп киткәннәр. Иң кече уллары Мәҗит 1939 елның карлы-буранлы февраль аенда дөньяга аваз сала һәм корычтай таза, эшкә батыр егет булып үсә. Дөрес, аңа ата канаты астында, муллыкта үсәргә насыйп булмый. Балага яшь ярым булгандырмы, юкмы, НКВД карчыгалары килеп, әтисен кулга алалар һәм төрткәләп алып чыгып китәләр. Заманаларның кырыслыгы, хокүмәтебезнең аң­лашылмаган законнары корбаны була Абделгазиз Манна­­нов. Колхозга керергә те­ләмәгән өчен кулак исемен күтәргән уң­ган-булган ир шул китүдән эзсез югала. Минехаят апа алты баласын кочаклап кала. Ул гына да түгел: өйдән куыла, мунчага күчәргә туры килә аңа. Ничек кенә шул балаларны җы­лытып, ашатып, киендереп үс­терде икән ул? Һичшиксез, ул батыр йөрәкле хатын булган. Ярый әле, олырак балалары кул арасына керә башлаган, эшләп, үзләренә ризык табарга сәләтле булганнар инде. Шулай да, кулак балаларын эшкә дә алмыйлар бит әле, иң авыр эшләр аларга тия. Мәҗит тә кул арасына керә башлагач ук, олы абый-апаларына булыша, эш арасында ачлык та, ялангачлык та онытылып тора. Ә еллар һаман алга чаба. Инде егет, буй җиткереп, солдатка киткән, Кара диңгездә хезмәт итеп кайткан да.

Армиядә шофер һөнәрен дә үзләштергән егетне мәктәпкә эшкә алалар. Колхозга  иң беренче ГАЗ-51 маркалы автомашина кайткач, осталыгы белән башкалардан аерылып торган Мәҗит Абделгазиз улын руль артына утырталар. Шулай, тормыш дулкыннары чайкала да чайкала, гомер шактый узган инде. Мәҗит Маннановның хез­мәт кенәгәсендә эшкә шофер итеп алыну турында бер генә язу бар. Ә хезмәт юлы 45 елга сузылган. Ул үзе инде 61 ел буе руль артында, дип сөйли. Язгы чәчү чорында — кырларга орлык, көзге урып-җыю вакытында икмәкне амбарларга ташый, малларга азык-төлек әзерләү кампаниясе вакытында да аңа тиңнәр аз булгандыр. Көзге пычрак, яңгырлы-буранлы юл­лар шофер кешенең җе­легенә үткән бит инде. Ләкин бернигә карамастан, Мәҗит Абделгазиз улы, үз эшен яратып, җитәкчеләрдән бихисап Мактау, Рәхмәт кәгазьләре, “Знак почета” ордены алып хезмәт иткән. Хезмәт аның өчен һәрвакыт зур энергия чыганагы булган. Хөкүмәт эшеннән соң җәмгыятькә файдалы хезмәткә дә вакыт тапкан. Авыл тормышына да үз өлешен керткән: староста, авыл Советы депутаты да булып эшләгән.

Гаилә тормышына килгәндә, Мәҗит Маннанов 1961 ел­ның декабрендә, туй атлары җиктереп, авылның иң чи­бәр, уңган, акыллы кызын — Фә­ния­не үз йортына килен итеп төшерә. Бөтен дөнья ап-ак карга күмелгәндә, ак бәхетләр яуганда, ак чиккән мендәрләргә утырып, мамык юрганнарга төренеп килә Фәния Вагыйз кызы. Сугышта вафат булган атасын бер мәртәбә дә күрмәгән, әнисе канаты астында  сугыш чоры михнәтләрен күреп үскән кыз гаилә тормышына аяк баса. Шул көннән бирле күпме сулар аккан, ничә кояшлы язлар, алтын көзләр, буранлы кышлар үткән. Тормыш булгач, кайгы-хәсрәтләре дә, шатлык-куанычлары да булгандыр. Тик иңне-иңгә терәп, авырын да, җиңелен дә бергә күтәреп янәшә атланганда барысын да җиңеп була икән.

Авыл тормышы җиңел булмаган, өйләр төзеп, балалар үстереп, мал-туар асрап, бакчада яшелчә үстереп, колхозда хезмәт итеп үткән гомер. Ләкин алар беркайчан да зарлануны белмәгән. “Мин сине яратам”, — дигән сүзләр әйтелдеме икән?! Маннановларның өенә барып, әңгәмә корып утырганда, олы яшьтәге кешеләрдән мәхәббәт турында сорарга батырчылык итмәдем. Бүген анысы мөһим дә түгелдер, бер-берсенә хөр­мәт белән караулары миңа, ят кешегә дә, сизелеп тора бит. Шулай да, ничек яшәдегез, дип сорарга мөмкинлек таптым.

“Аллаһыга шөкер, матур яшәдек. Төрле чаклар булгандыр, кызым, тормыш бит ул. Ләкин кул күтәрү, тавыш куптару дигән нәрсә булмады безнең гаиләдә”, - ди Фәния апа. Мәҗит абый да, үткән гомерләренә йомгак ясап, Хо­дайга шөкер итеп: “Бер-беребезне ярты сүздән аңлап, кадер-хөрмәт итеп, тавыш-гаугасыз яшәдек”, - дип сүзгә кушылды.

Гаиләдә бар да яхшы, хөрмәт итү, юл кую дигән сый­фат­ларның дәлиле — тәр­бияле, инсафлы балалары. Та­ту гаиләнең мәхәббәт җи­мешләре булып дүрт бала тупырдап үскәннәр. Маннановлар үз үрнәкләрендә балаларына тәрбия биреп, канатларын ныгытып, шушы нигездән очырганнар. Үзләре дә һәр эшкә җиң сызганып, батыр йөрәк бе­лән тотынганнар, балаларын да, оныкларын да шуңа өй­рәткәннәр. Кеше эшләп үлми, эштән курыкмагыз, тырыш булыгыз, дип  өндәгәннәр.

Уллары Наил һәм Рафаэль гаи­ләләре белән Оренбургта яшиләр, кызлары Зөлфия һәм уллары Фидаил туган авылларында төпләнгәннәр. Әби бе­лән бабайны куандырып, онык­лар һәм оныкчыклар үсә. Барысы да әти-әнисен хөрмәт итә, хәлләрен белешеп, ярдәм итеп торалар. Бәйрәмнәрдә Ман­нановларның өе һәм йорты умарта күчен хәтерләтә — гөж итеп тора.

Авылдашларының хөр­мә­тен яулаган, барысына да үр­нәк булып яшәгән Мәҗит һәм Фәния Маннановлар гаиләсе “Мәхәббәт һәм тугрылык” медале белән дә юкка гына бү­ләк­ләнмәгәндер.

Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, Маннановлар — динле гаилә, аларга 1997 һәм 2007 елларда хаҗга да барып кайтырга насыйп булган. Мәҗит хәзрәт җирле мәчеттә имам вазыйфасын башкара. Имам хезмәтенең никадәр җаваплы булуын мөэмин-мөселманнар гына аңлыйдыр. Авылның данын, дәрәҗәсен алга чыгару, балаларга, яшьләргә тәрбия бирү, халыкны Аллаһы юлына өндәү, мәетләрне соңгы юлга озату, никах укып, гаилә тормышына аяк бастыру — бу имамның берничә вазыйфасы гына. Санап китсәң алар бихисап. Үз дәрәҗәсен төшермичә, динебез алга барсын өчен, көчен, вакытын жәлләми Мәҗит хәзрәт. Аның тырыш хезмәтен бәяләп, Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин “Әл-Игътисам” медале белән бүләкләгән.

Декабрьдә Маннановлар­ның бергә гаилә корып яшәү­ләренә 60 ел тула, ә Фәния Вагыйз кызына — 80 яшь. Хөрмәтле хезмәт ветераннары Мәҗит абый һәм Фәния апа! Истәлекле гомер бәйрәмегездә, бриллиант туегызда йөрәк түреннән чыккан изге, иң ихлас  теләкләрне балаларыгыз, оныкларыгыз, туган-тумачаларыгыз, күршеләрегез, авылдашларыгыз исеменнән кабул итегез! Дөньяның барлык матурлыгын, кояш нурының иң җылысын, гомерләрнең озы­нын телибез. Бәхетләрнең чик­сезен, дөньянын бар шатлыгын тоеп, пар канатлы булып, йортыгызның нуры булып яшәгез! Балаларыгызның игелеген күрергә, алардан шатлык­лы хәбәрләр генә ишетеп, куанып яшәргә язсын. Өйләрегез ямьле, сыйларыгыз тәмле, исән­легегез нык булсын!

Маннановы 1Маннановы

Фәния КӘРИМОВА.

Автор фотосурәте.

«Бердәмлек».

Просмотров: 941

Комментирование запрещено