Җырчы Илгиз Мөхетдинов: Мин татар булуым белән горурланам

703A3294[1]«Киләчәк буын, минем балалар татар телен белсен иде», — ди ул.

«ХЫЯЛ» продюсерлык үзәгенең яшь артисты Илгиз Мөхетдинов үзенең татар булуы һәм татар телендә җырлар башкаруы белән горурлануын әйтте.

«Татар телендә җырлар башкару минем өчен принципиаль. Мин үзем — татар. Татар телен белмәгән төрле милләт кешеләре җырымны ошата, фикерләрен язалар. Мин татар булуым белән горурланам. Татар теле минем өчен иң матуры булып калачак. Ул итальян, инглиз телләре кебек үк йомшак. Ул — минем әти-әнием теле», — дип сөйләде ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында.

Аның сүзләренчә, татар телендә төрле жанрларны башкарып була, төрле проблемаларны күтәреп була. «Киләчәк буын, минем балалар татар телен белсен иде», — дигән теләген әйтте ул.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 832

Комментирование запрещено